28 июль көнне җырчы Гүзәлемнең гомер бәйрәме — 24 яшь тулган туган көне булып үзды. Әлеге бәйрәм турында җырчы инде алдан хәбәр итеп, инстаграм битенә үзенең 5 яшендә төшергән видеосын да урнаштырган иде.
Бәйрәм көннең иртәсеннән бирле Гүзәлем матур теләкләр кабул итә башлады. Интернет челтәрендә дә котлау сүзләре чыга барды, җырчының телефоны да шалтыратулардан тынмады. «Теләкләрегез өчен зур рәхмәт! Ә котлауларны мин яңа телефоннан кабул итәм», дип бүлеште ул инстаграм битендә. Күрәсең, Салават Миңнеханов сөйгәненә туган көнгә яңа гаджет бүләк иткән.
Салават Миңнеханов Гүзәлемне интернет челтәрендә дә тәбрик итте:
Син минем доньям! Туган конен белэн @guzelem_official ????
Фото опубликовано САЛАВАТ МИННИХАНОВ (@salavat_minnikhanov)
Җырчыларның администраторлары, фанатлары да читтә калмады:
Ә инде күңелләргә үтеп кереп, күпләрне сокландырган котлау Гүзәлемнең сеңлесеннән булгандыр. Аның җылы сүзләре, ихлас теләкләре беркемне дә битараф калдырмады:
Көн азагында Гүзәлем үзе дә дусларына, коллегаларына, яраткан тамашачысына рәхмәтләрен, теләкләрен әйтте: