Ниһаять, “Бәби көтәбез әле” җырына төшерелгән клип дөнья күрде [видео]

Ниһаять, Лилия Муллагалиева башкаруында “Бәби көтәбез әле” җырына төшерелгән клип дөнья күрде! Әлеге клипны төшерүдә татар эстрадасы артистлары: Лилия Муллагалиева үзе, Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова һәм Айгөл Шәйхетдинова гаиләләре катнашты.

Клипны кыш көне үк,  җырчыларның бәби көткән вакытларында төшерә башлаганнар. Ә соңгы күренешләр яз көне, бер-бер артлы сабыйлар туганнан соң, төшерелеп беткән.

Әлеге клипның төп геройлары – Лилиянең улы Ильяс, Гүзәлнең улы – Марсель, Замирәнең улы – Данил, Гөлназның кызы – Асылбикә, Айгөлнең кызы – Риана. Клипта җырчы Чәчкәне дә күрергә мөмкин, ул да шушы көннәрдә әни булырга тора.

Фото Акчарлак.сom  сайтыннан алынды

Бәйле