Түбән Новгород өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 28 июньдә биредәге хастаханәдә ботулизм йоктырган сырхау вафат булган. Ул 17 июньдә чиктән тыш авыр хәлдә хастаханәгә салынган булган.
Моңа кадәр Костромада ботулизмнан 21 яшьлек егетнең гомере өзелүе турында хәбәр ителгән. Ул Түбән Новгородка сәфәре барышында фасольле салат ашап чир йоктырган булган. Сәламәтлек саклау министрлыгы ботулизм белән зарарлану очраклары арту сәбәпле, гигиена таләпләрен үтәргә, консервларны сак кулланырга киңәш итә.
чыганак: https://kazanfirst.ru/news/vtoroj-zarazhennyj-botulizmom-paczient-skonchalsya-v-bolnic ze ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday