Лия Шәмсина бәбиен кайда табырга җыена?

Танылган саксофончы, музыкант Артур Mаузер һәм җырчы Лия Шәмсиналарның тиздән әти-әни булачагы хакында хәбәр иткән идек.

«Лиянең бәби көтүен ел башында белдек. Билгеле инде, икебез дә бик сөендек. Мондый җаваплы адымга төптән уйламыйча гына барып булмый. Рухи яктан да, матди яктан да әзер булырга кирәк. Белгәнегезчә, 2020 елда гаилә корып җибәргәч тә без Гарәп Әмирлекләрендә яшәп алдык. 2021 елда туган якларыбызга кайтып, үз эшебезне башларга карар кылдык, яңа кафе ачып җибәрдек. Шөкер, хәзер инде бар да җайга салынды, тотрыклыланды, төпле нигезебез булды. Әти-әни булырга да тулысынча әзербез.

Аллаһ насыйп итсә, сабыебыз Казанда дөньяга килер дип ният итәбез. Без Татарстаныбызны бик яратабыз, читкә китәсе килми», – дигән яшьләр.

Сабыйларының нинди җенестән булуын һәм нинди исем сайлауларын яшь пар әлегә сер итеп калдырган.

чыганак:https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/artur-mauzer-ham-liia-samsina-babilaren-kaida-tabacaklaryn-aittelar

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле