Бер тәүлек эчендә ике егет суга батып үлгән

Казанның Киров районында бер тәүлек эчендә ике егет суга батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Кичә кичен Киров районында коткаручыларга Изумрудное күлендә бер ир-атның суга батуы турында хәбәр кергән.

Вололазлар төнлә 12 метр тирәнлектән егетнең үле гәүдәсен яр буена алып чыккан. Ул тиешсез урында коенган.

МЧС идарәсеннән кисәтелгәнчә, теләсә кайсы җирдә суга керергә яки чумарга, “су коену тыела” дигән кисәтүне күрмәмешкә салышырга, махсус “калкавыч”ларның теге ягына йөзеп чыгарга, салган баштан яки йөзә белмәгән килеш суга керергә ярамый.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/vtoroj-za-sutki-paren-utonul-v-kazani

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле