Гөлназ Сәфәрова әбисен Казанга каникулга алып килгән [фото]

«Кунакка  тормышымның инспекторы килде. Минем иң, иң, иң яраткан кешем! Элек мин әбигә каникулларга кайта идем, хәзер әби миндә Казанда каникулларда!!! Кая алып барыйм икән бәбкәмне тагын?».

Менә шундый матур сүзләр язып,  Гөлназ Сәфәрова яраткан әбисе белән төшкән фотосын инстаграм битендә урнаштырды. Гөлназның битенә язылучылар әлеге фотоны бик ошатты, үз әбиләрен дә искә алды. Араларында: «Сез, Гөлназ, бик бәхетле, чөнки әбиегез исән-сау», дип язучылар да булды.

Ә инде кая барырга дигән сорауга, кулланучылар: «динозаврлар карарга барыгыз, Биләр, «Әкият» курчак театрын күреп кайтыгыз» дип, киңәш бирделәр.

Бәйле