Татарстанда кисәтү игълан ителде

Татарстан Гидрометеоүзәге, республикага бик көчле яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз якынлашу сәбәпле, кисәтү игълан иткән. Һава торышы инде бүген үк кичен бозыла.

“9 августта кичен һәм 10 августта көндез Татарстанда, Казанда урыны белән яшенле ,көчле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә җил, урыны белән боз яву көтелә”, – диелгән синоптиклар хәбәрендә.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда. шимбә – 10 августта алмашынучан болытлы һава. Төнлә – урыны белән кыска вакытлы, көндез – көчле яңгырлар явып үтәчәк, шулай ук яшен булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә җил. Көндез һава температурасы +19…+24, төнлә +17 градус тәшкил итәчәк.

Сүз уңаеннан, Гидрометеоүзәк башлыгы Феликс Гоголь әйтүенчә, август аенда Татарстанда һава температурасы һәм явым-төшем күрсәткеченең нормадан тайпылмавы фаразлана.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148793/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле