Төрек артисты Төхвәтуллиннарны да, Фирдүсне дә көтеп тормаган

«Великолепный век» йолдызы Бурак Озчивит Татарстанга килгән иде.  

Алия белән Ришат Төхвәтуллиннар, шулай ук Фирдүс Тямаев  (ул да төрек сериаллары фанаты икән) иртәнге 4тә төрек артисты белән очрашу өчен аэропортка барган.

Аларга иртән актер Казаннан Төркиягә очачак, дип хәбәр иткәннәр.

Төхвәтуллинар гаиләсе һәм Фирдүс Тямаев артист белән фотога төшәргә өлгерү өчен аэропортка ашыккан, әмма өлгермәгән. Бурак Озчивит очып киткән…

Алия бу хакта бик күңелсез генә хәбәр итә. «Нык обидно,  үзе шушында килеп, шунда да күрә алмагач»,  — дип еламый гына инде. Үзе тагын килер әле, дип өметен дә өзми. 

Төркия сериаллары йолдызы Татарстанга ял итәргә түгел, ә эшләргә  килгән. Ул үз карьерасында беренче тапкыр Русия фильмында — популяр «Елки 11» франшизасының дәвамында  төшәргә ризалашкан. Фильмны гадәттәгечә берничә новеллага бүлгәннәр, шуларның берсен «Золушка» дип атаганнар һәм Әлмәттә төшерергә булганнар.

Сүз уңаеннан, бу шәһәр инде икенче тапкыр фильм-франшиза төшерү өчен мәйданчыкка әверелә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-08-27/t-rek-artisty-t-hv-tullinnarny-da-fird-sne-d-k-tep-tormagan-3899669

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле