Җырчы Гөлназ Асаева яңа тәҗрибә туплый: ул ТНВ каналында «Мин беләм» дигән яңа интеллектуаль тапшыру алып барачак. Иҗат төркеме 2 чыгарылыш төшерергә өлгергән инде.
«Авыр булды, әмма команда белән бу тапшыруны матур итеп ерып чыгарбыз, дип уйлыйм», – дип бүлешә Гөлназ Асаева беренче эш көне турында.
Асаева ТНВ каналына биргән интервьюсында зур җаваплылык тоюын, көннән-көн үзен камилләштерергә җыенуын да әйтә.
Тапшыруның беренче кунаклары Рөстәм Гайзуллин, Эльвира Вильдан, Илнар Йосыпов, Алсу Фаракшина, Айнур Сөйләйманов, Әбри Хәбриев булган.
чыганак: https://t.me/tatartoday/68263 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday