«Бәби алып кайтырга без күптән әзер!»

Ринат Рәхмәтуллинның бик мәшәкатьле чаклары: концертына әзерләнә.

Җырчы шәхси темага кагылган сорауларга да җавап биргән.

«– Лилия белән кайда яшисез?

– Казанда. Буа районының Түбән Наратбаш авылындагы өйне дә ташламыйбыз, әле менә кичә генә кайтып килдек. Өйне гел карап торабыз, кирәк җирен төзекләндерәбез, ишегалдын, бакчасын тәртипкә китерергә тырышабыз. Кайткан арада гына әллә ниләр эшли алмасак та каралган өй барыбер икенче.

– Лилия, авылга кайткач, ниләр эшләргә ярата соң?

– Бигрәк тә мине ярата ул, мине! Төрмәдә утырганда атна саен күтәренеп, “свидание”гә” бер ул килә иде бичара. Мине күргәч — бер елый, кайтып киткәндә — тагын үкси. Көтеп алды бит! Тормышымның иң авыр чагында терәк булды миңа. Куркып та калмады, кеше сүзенә дә исе китмәде. Мин чыккач, минем белән эшләргә дә ризалашты – администраторым хәзер ул.

– Әти-әнисе, туганнары ничек кабул иттеләр соң? Кияү дигәне, беренчедән — җырчы, икенчедән — “тарих”лы…

– Әби-бабасы, әти-әнисе мине яраткан киявебез дип кенә йөртәләр. Кайчан кайтып кермә, ачык йөз, тәмле сый, урын түрдән миңа.

– Хатының бәбигә узып куйса?

– Бәби алып кайтырга без күптән әзер! Тырышачакбыз да, дияр идем әле. Нигез тоткасына бала бик тә кирәк», — дигән Ринат.

Хыялларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз!

чыганак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rinat-raxmatullin-xatynym-belan-ias-aermabyz-25-eldan-artyk-bulsa-da-ilbazak-dip-uilamagyz

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле