Елга төбендәге машинада әтисе, әнисе һәм кызы мәете табылган

Волгоград өлкәсендә 2 көн дәвамында Саратов өлкәсеннән килгән гаиләне эзлиләр. Алар кисәк кенә туганнары белән элемтәгә чыкмый башлый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир белән хатын һәм аларның кызы машинада сәяхәт итә, Волгоград аша баралар. Алар белән элемтә Николаев районында өзелә. Туганнары полициягә мөрәҗәгать итә.

16 сентябрьдә гаиләне табалар – әтисе, әнисе һәм кызы һәлак булган.

«Мәрхүмнәр белән машина Еруслан елгасы төбендә табылды, йөк-пассажир кичүе тирәсендә», – дигән тикшерүчеләр.

Әнисе, әтисе һәм сеңлесенең телефоннары эшләмәве турында мәрхүмнәрнең туганы 15 сентябрьдә полициягә хәбәр итә. Федераль трассада видеокүзәтү камералары аша аларның юлын ачыклыйлар.

Машинаны соңгы тапкыр 14 сентябрьдә кич белән теркәгәннәр. 20.30 сәгатьтә Саратов номерлары куелган машина зур тизлектә Еруслан елгасы ягына таба китеп бара.

«Транспорт чарасы максималь рөхсәт ителгән тизлекне шактый арттырып, юлның 580нче километрын уза», – дигән тикшерүчеләр.

Аннары машина камераларга башка эләкми.

Трасса янында су кичүе бар. Тикшерүчеләр водолазларны җәлеп итә. Машина елга төбендә табыла. Аның түбәсе җимерелгән. Салонда 3 мәет – барысы бер гаилә кешеләр була.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://www.volgograd.kp.ru/daily/27634.5/4985569/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле