“Эшлисе килми…”

Аһ… Илсөягә ни булган?

“Эшлисем килми. Че делать? Кем минем белән, смайлик куегыз әле”, – дип язган җырчы социаль челтәрдә.

Смайликлар ару гына тезелгән. Эшлисе килми торганнар бар икән ул! Җырчының хәленә кереп, аңа киңәш бирүчеләр дә күп.

“Минем әти мәрхүм: “Эш алыштыру ял була”, – дия торган иде. Булмаса, эшегезне алыштырып карагыз. Кайда кеше җитми хәзер? Магазинга сатучы, балалар бакчасына – тәрбияче, нянечка, почтага – почтальон, мәктәпкә – укытучы, фермага – савучы – менә шуларның берәрсенә барып, 3 көн эшләргә кирәк.”

“Мин эшкә бер тапкыр да теләп бармадым. Нефтьче булып 33 ел эшләдем. Акча дип йөрдем. Күңел күреп, җанга ял итәргә татар-башкорт мәдәният үзәгендә җырлап, театр уйнап кайта идем.”

“Уң кулыңны өскә күтәр дә, резко аска селтәп төәереп җибәр. Кайвакыт мин шулай итәм эшлисе килмәгәндә”, – дип язганнар җырчының виртуаль дуслары.

Белдек хәзер. Ә сез эшлисе килмәгәндә нишлисез, дуслар?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-09-17/eshlise-kilmi-3931530

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле