«Нинди генә сүзләр язмыйлар бит!»

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова үзеннән канәгатьме?

Бу хакта ул журналист Илгизә Галиуллинага сөйләгән:

  • Яшүсмер вакытта һәркемнең үзенә охшамаган яклары булгандыр. Хәзер аны үзгәртергә мөмкинлек тә бар. Нәрсәне үзгәртергә теләр идегез?
  • Без бик мәхәббәтле гаиләдә үстек. Әти-әни безне кочаклап, сөеп, назлап торды. Аларның җылысын тойдык. Бәлки, шуңа күрә дә комплексларыбыз күп түгелдер. Дөрес, хәзер тышкы кыяфәтне үзгәртергә юллар шактый. Мин тешләремне турайтыр идем, мөгаен. Кемдер, теш арасын тигезләргә кирәк, ди, ә кемдер, киресенчә, ул — синең “изюминка”, дип әйтә. Иремнең дә: “Теш араң матур”, — дип әйткәне бар. Безгә “минус” кебек тоелган сыйфатларыбыз башкалар өчен бик матур булып тоелырга мөмкин бит. Шәхсән үзем тешләремне генә бераз үзгәртер идем. Тулаем алганда, мин үземне яратам.

Дәү әни: “Балам, Аллаһы Тәгалә сиңа матурлыгыңны биргән, шуңа шөкер ит”, — дип кабатлый иде. Хастаханәләрдә, интернатларда еш чыгыш ясыйбыз. Шунда барып, гыйбрәт алып кайтам, сау-сәламәт булуыма, ике кулым, аякларым булуына шөкер итәм. Тормышта барысы да без теләгәнчә генә бармый.

Мәрхүм әтиемнең дә малай тәрбиялисе килгән. Ә без өч кыз үстек. “Юк инде, дүртенче балага бармыйбыз. Өч алтыным бар. Дөньяда иң бәхетле кешеләрнең берсе мин”, — дип әйтә иде әти. Ул барыннан да канәгать була белде. Аның бу сыйфаты миңа да күчте. Җырчы кешегә нинди генә сүзләр язмыйлар бит. Берсен дә укымыйм, игътибарга да алмыйм.

чыганак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/sirina-zainetdinova-mine-kyzdyryp-ibaru-kyen

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле