Айсылу Габдинованың гаиләсенә кайгы килгән

Җырчы Айсылу Габдинованың гаиләсенә кайгы килгән – әбисе үлгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итә. 

«Нәнәй китеп барды… Дөнья тоткабыз, киңәшчем, сердәшчем, аңа шалтыратсаң шундый рәхәт булып китә иде. Бала табар алдыннан да, шалтыраткан иң соңгы кешем ул иде. Шундый бушлык эчтә, аңлатып бетерерлек түгел. Бик якын идең миңа, нәнәем. 90га якын балага дөньяга килергә булышкан легендар Зоя апа. Тыныч йокла!» – дигән җырчы.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153269/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле