“Кызыгызга ир кирәкмиме?”

Концертка килгән егет Гүзәл Уразовадан шулай дип сораган. Гүзәл җавапсыз калмаган. 

Шул егет “рафаэлло” конфеты тотып сәхнәгә менә. Җырчы белән егет арасындагы әңгәмә башлана. Халык егетнең һәр җавабыннан шаркылдап көлә.

– Егетләр дә килгән әле монда, – ди Гүзәл.

– Хәтерлисезме мине? Кичә концертта булган идем, – дип җаваплый егет.

– Бүген тагын килдегезме ни?

– Әйе! Кәеф күтәрелде.

– Исемегез ничек?

– Вилдан.

– Вилдан, кичә шәп булган иде. Бүген ничек?

– Тагын да шәп.

– Вилдан, син өйләнгәнме?

– Юк.

– Димәк, бүген өйләнеп кайтып китәсең инде.

– Сезнең кызыгызга ир кирәкмиме?

– Кем белгән аны. Сорармын. Куркыттың әле мине…

– Син эшлисеңме, укыйсыңмы?

– Укыйм.

– Вообще маладис егет!

чыганак: https://intertat.tatar/news/ike-kon-rattan-koncertka-kilgan-eget-guzal-urazovaga-kyzygyzga-ir-kirakmime-5868888

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле