Зөлфия Вәлиева: «Әти-әнинең яшь булуы горурлык бит ул»

Зөлфия Вәлиева, Татарстанның халык артисты әти, әнисе турында.

– Мин дөньяга аваз салганда әнигә – 19, әтигә 21 яшь булган. Әти-әнинең яшь булуы горурлык бит ул, шунлыктан балачакта бераз масаеп та ала идем әле. Энем Рөстәм белән яшь аермабыз ел ярым гына булгач, безне хәтта игезәкләр дип тә йөртәләр иде. Әни кибетче иде, шат күңелле, рәхәт кеше. Шәхсән мин үзем дә яшьтән үк бу һөнәр ияләрен бик яраттым. Әти хәзер дә дары заводында эшли. Алтын куллы кеше, үз хезмәтенең чын остасы. Бик матур гомер кичерәләр. Миңа балачакта ук: «Кызый, тик утыр, кычкырып көлмә, кеше көлдермә», – дип кисәтү ясаулары хәтеремдә, шук булганмын инде. Минем бөтен нәрсәне вакытында беләсем килә иде, белгәнемне башкаларга җиткерүдән дә тартынмадым. Артистлыкка, мөгаллимлеккә омтылуым да юктан гына түгел.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/154048/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле