Узган атнада Мәскәүдә Гүзәл Уразова һәм аның тормыш иптәше Илдар Хәкимов концертлары узган иде.
Гүзәл Уразова чыгышларыннан бик кәнәгать калганга охшап тора. «Мәскәү, сез үзегез дә беләсез! Бу – онытылмаслык булды», – дип язып, җырчы башкаладагы тамашалардан видео күрсәтте.
Гүзәл Уразованы олылар да, бәләкәйләр комплиментларга күмә. Мәсәлән, бер мәктәп укучысы сәхнәгә чәчәк бирергә күтәрелгәч, Гүзәл Уразованы: «Сез – просто пушка-бомба», – дип гаҗәпкә калдыра.
Тагын бер малай исә, сәхнәгә менгәч, каушап кала. Җырчының: «Исемең ничек?» – дип сораганына җавап бирә алмыйча, ул үксеп елап җибәрә. Гүзәл кочагына алып тынычландырганнан соң гына, бу егет исемен әйтеп, яраткан җырчысына бүләген тапшыра алган.
чыганак: https://intertat.tatar/news/guzal-urazova-yanyna-saxnaga-mengan-malai-elap-ibargan-5869566 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday