Билгеле алып баруы, якташыбыз Зәмирә Рәҗәпова кайда йөргән шулай җәфаланып?
Хәзер уйлыйм да исем китә. «Менә мин синең яшьтә печән чаба идем», «көянтә белән ике 10 литрлы чиләк белән су ташый идем», – дип, кайчак балаларны сүгәм. Әни тыңлап тора да: «Аллаһка шөкер, диген. Әллә син баланың шулкадәр авыр эш белән интегүен күрү җиңел дип уйлыйсыңмы?» – ди. Шул чак әни моңсуланып китә. «Бигрәк аямаганмын инде сезне», – дип үзен битәрләп ала. Мин әйтәм: «Кая барасың, болай да дөнья йөген берүзең тарттың бит», – дим. Ул маллар шул безнең тамак тук булсын, өс-башыбыз бөтен булсын, югары белемебез булсын өчен асралган бит.
Хәзер исә гел иркәләнеп беттек. Кайчак, машина багажнигыннан ашамлык төягән пакетларны алып менү өчен, поселокка керү белән, Макска шалтыратам, янәсе, авыр, чыгып ал гараждан пакетларны. Әллә дөрес, әллә дөрес түгел бу кыланыш, кем белсен», – дип язган Зәмирә социаль челтәрдә.
«У моей мамы было тяжелое детство, у нее дома не было воды», — дип язган ди бер бала иншасында. Аның каравы, чын мәгънәсендә «детство» булганын үзебез генә беләбез хәзер.
чыгынак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-11-20/sigezleg-b-kl-nep-saz-eryp-4017092 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday