«Ай кызы» СВОга киткән

Башкорт телендәге беренче сериал исегездәме? «Ай кызы» Эльмира Юлдашева СВОга алгы сызыкка киткән.

Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисткасы Эльмира Юлдашева СВОга барырга карар кылган. Бу хакта ул «Башинформ»га сөйләгән. Актриса сүзләренчә, ул махсус операция бурычларын турыдан-туры алгы сызыкта башкарырга планлаштыра, шуңа күрә бүген БПЛА операторына өйрәнә.

  • Мин — үз Ватанымның патриоты. Ватаныбызны сакларга кирәклегенә шикләнгән ир-егетләр өчен үрнәк буласым килә. Хезмәттәшләремнең минем карарны хуплавына мин бик шат. Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге эш урынымны саклап кала, — дип хәбәр итте Эльмира.

Эльмира Юлдашева үзенең рухы сугышчан булуын, әмма барыбер күңел кичерешләре барлыгын билгеләде.

  • Әлбәттә, бик борчылам. Ләкин мин — көчле кеше, тормышта күпне күрдем. Барысы да килеп чыгар дип уйлыйм. Якыннарыма миңа ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлемен, — дип сөйләде актриса.

Эльмира Юлдашева республикада беренче башкорт сериалы «Ай ҡыҙы»ның төп героинясы буларак билгеле (режиссеры — Әнвәр Нурмөхәммәтов), шулай ук ул — «Башкортстанның атказанган артисты».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2024-11-27/ay-kyzy-svoga-kitk-n-4026269

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле