Хәзер табиблар аның хәлен яхшырту өчен мөмкин булганның барын да эшли.
Ульяновск хастаханәсе табиблары изге апостол Андрей Первозванный хастаханәсендә бала табарга җыенган хатын-кыз организмына анестезия урынына ялгыш башка препарат керткән. Хәзер медиклар аның хәлен яхшырту өчен мөмкин булганның барын да эшли.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, игезәк бала тудырган хатын-кызны Ульяновск өлкә клиник хастаханәсенә күчергәннәр. Министрлык әлеге очрак буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә хәбәр ителгән.
чыганак: https://tass.ru/proisshestviya/22514185 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday