«Миңа иртәгә не надо! Миңа бүген надо!»

Иртәгә булмаска мөмкин! Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсенә концертыннан өзек куйган. 

«Минем мәктәптәге укытучым: «Чәй ясап куйдым да 2 минуттан әйләнеп килдем, суынган, хәтта чәйне дә вакытында эчәргә кирәк», – ди. Вакытында! Чәйне дә эчәргә кирәк…

Хәзер мин төркемемдәге егетләргә аңлатам, яратасың икән, соң әйт инде. Бүген әйт! Чөнки иртәгә башка кеше килеп әйтә дә, бу дивана ияреп китә. Күпме көтәргә була инде аны? Әйтерсең лә кешенең ике гомере бар.

Гафу сорарга кирәк икән, анысын да бүген сорарга кирәк. Гафу итәме, юкмы? Аермасы юк! Авызын салындырып торсын, ә син гафу сора. Таулар төшеп киткән кебек булсын!

Миңа журналистларның яратып бирә торган соравы бар. «Сез ничек гел яхшы кәеф белән йөрисез?» – дип сорыйлар.

Ә нишләп минем кәефем начар булырга тиеш соң әле? Минем аяк-кулым исән-сау, минем концертларда йөрерлек кәефем бар. Мин иртәгә нәрсә булачагын белмим, ишәк белсен. Миңа бүген «кайфово». Минем бүген яшисем килә, минем бүген җырлыйсым килә. Миңа иртәгә кирәкми, миңа бүген кирәк», – дип сөйләде җырчы.

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәреннән

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле