Җиңү көнендә Казанда «Катюша» җырын татарча җырлаячаклар

-- Лейла

Быел 9 Майда «Катюша» җырын русча гына түгел, татарча да җырлап булачак.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче активист тәкъдиме белән 9 Майда данлыклы «Катюша» җыры Казанда татарча, шулай ук Татарстанда яшәүче башка халыкларның телләрендә яңгыраячак, дип хәбәр итә «Комсомольская правда» газетасы. Казандагы Халыклар дуслыгы йорты әлеге идеяне тормышка ашыру өчен иң кулай урын дип табылган.

Акциягә республика территориясендәге башка Дуслык йортларының да кушылуы ихтимал.

ТНВ

Бәйле