Архивы авылтормышы - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Әнием турындагы хатирәләрем барыннан да элек ипи һәм сөт белән бәйле» [хәтер]
Илленче еллар азагы бу. Миңа җиде яшьләр чамасы. Иртән сарык бәтиләреннән гайре мине уятучы да юк, туйганчы йоклыйм диярлек. Салкын тимәсен дип, кышларын бәтиләрне берничә атна өйдә тоталар, мич артындагы аралыкка биклиләр. Менә шуннан чыксалар гына алар иркенләп уйный-шаяралар , йоклаганда, хәтта өстемә сикереп менеп һәм нәни тоякларын тырпайтып, юрган аша тәнемдә сикерә-бии башлыйлар.//Татарстан яшьләре//

Берсендә шулай юрган астында уянып киттем. Юрган аша рәхәт бер җылылыкның аякларга, бөтен тәнемә сарылганын тоям. Шулай булмый ни! Иртүк торып, әнкәй мичкә яккан ич, ипи салырга җыена. Мичтә чарт-чорт килеп утын яна, мич авызында канат кагынып ялкын телләре биешә…

Утыннар янып беткәч, көл-күмер ише нәрсәләрне күмер савытына себереп бушатканнан соң, әнкәй кайнар мич түренә агач көрәк белән түм-түгәрәк йомарламнарны урнаштыра. Берәр сәгать чамасы уза микән, борыннарны кытыклап, өй эченә яңа пешкән ипи исе тарала. Авыздан сулар килә, түземсезләнеп әнкәйнең мичтән ипи түгәрәкләрен тартып чыгарганын көтәсең. Иң тәмлесе ипи кыерчыгы, әлбәттә! Шул кыерчыкны «миңа, миңа!» дип, абый белән кайчакны чәкәләшеп тә алабыз.

Әни кулындагы сөлге белән көле-мазар калмасын дип, кызгылт йомры ипиләрнең иң әүвәл төбен сөрткәли дә ак җәймәгә тезеп сала. Аннары инде күкрәгенә терәп хәләл ипине кисәргә керештеме… хуш истән башлар әйләнеп китә! Бүгенгедәй хәтеремдә: ипи уртасындагы тары бөртегедәй вак-вак күзәнәкләр арасында бармак башы тикле итеп туралган бәрәңге шакмаклары да елтыраша… Ипекәйгә бәрәңге шакмаклары кушу традициясе күптән онытылды булса кирәк. Андый ипине минем бүтәнчә һәм бүтән җирдә беркайчан ашаганым булмады.

Ә инде сөткә килсәк…

Җәй уртасы. Көн кичкелеккә авышкан, көтү кайткан, тузан басылган. Сыер-сарыклар абзарларына ябылган.

Мондый чакта Кояш бату кебек күренешләр минем өчен – тылсым, могҗиза. Кояшның кая таба төшеп батканын ныграк аңлар өчен абзар түбәсенә үрмәләргә уйладым. Абзар ишеге яныннан узып киттем дигәндә генә «шып» тукталдым. Чөнки ярымачык ишекләрдән сөзелеп, саркылып кына әллә ниткән моң, музыка авазлары ишетелә иде. Колакларны шәмрәйтеп тыңлый башладым. Тальянда уйнарга өйрәнгәнлектән, мин инде җырга-моңга битараф түгел. Менә кемдер барабанга таякчыклар белән йомшак кына кагыла кебек: «Бам… Бум!» Бераздан әлеге ритмнар скрипка моңнары белән алышынды: «Сз-з, бз-з…» Әйе, кемдер нәкъ менә скрипка кылларында талгын бер көйне сыздыра кебек. Таң калып тыңлыйм бу авазларны – абзар түбәсе дә, Кояш баешы да онытылды минем өчен. Түзмәдем, сак кына хәрәкәтләр белән абзар эченәрәк уздым. Карасам: әни чиләк төбенә гөбердәтеп сөт сава икән! Ялтыр чиста чиләгенә, ап-ак сызыклар, күбекле тамчылар булып, әллә сөт ява, әллә моңнар түгелә?..

Бераздан ул миңа мөлдерәмә тулы чиләгеннән бер стакан парлы-җылымса сөт салып бирде. Урман-болыннардагы һәр үләннең, чәчәкләрнең тәмен сөзеп эчтем шул чакта…

Минем әни философ булмаган, билгеле. Әмма аның ипи пешергәндә һәм сыер саугандагы һәр булмыш хәрәкәте фәлсәфи мәгънәгә, тормыштагы матурлык дөньясына бер ишарә булган, күрәсең…

Рашат НИЗАМИ.

Запись «Әнием турындагы хатирәләрем барыннан да элек ипи һәм сөт белән бәйле» [хәтер] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Авылда канәгать булып, бергә тормыш итә торган хатын эзлим” [язмыш]
Кайсы хатын белән генә танышма – машина кирәк, байлык кирәк. Мин авылда яши торган бер гади кеше, бер байлыгым да юк, авылдан китә дә алмыйм. Үземә 51 яшь, әни белән яшим. //Безнең авыл гыйбрәте//

Әни үзе генә яши алмый, 90га җитте. Сәгать саен кан басымын үлчәп, даруын каптырып торырга кирәк. Башка бертуганарыма кунакка баргач та, озак тормый, шундук әйдә кайтып киттек дияргә тотына. Дөрес, үзем генә булсам, авылда ятмаган да булыр идем дә бәлки, ләкин ияләнгән җирдән чыгып та китәсе килми шул.

Казаннан бер хатын белән танышкан идем. Ул хәтта авылга кунака кайтырга, күрешергә ризалашты. Мин әзерләнеп, яхшылап каршыладым үзен. Яшәп калыр дигән әлләни зур өметтә тормадым инде, ләкин шулай да…

Үзем төскә-биткә ямьсез түгел, холкым да начар булмагач, кем белә бит. Авылдан Сабага кадәр туганым белән машинага утырып төшеп, ул хатынны автобустан каршы алдык. Без көткән автобус та килеп җитте, теге хатын төште. Әле авылга да кайтасы бар бит, юлдагы кешенең тамагы кипкәндер дип, берәр кафега кереп, чәй эчеп алырга тәкъдим иттем моңа. Туганым безне икебезне генә калдырып китеп барды, кайтырга чыкканда шалтыратырмын дидем.

Шуннан соң без бу хатын белән якындагы кафега кереп киттек. Утыргач, уенын-чынын кушып: “Очрашу хөрмәтенә берәр кызыл нәрсәме, әллә коньяк алыйммы соң?” – дидем. Ул шундук җанланып китте дә: “О, юк, мин кызылны эчмим, алсаң акны гына ал”, – диде. Үземә дә, аңа да ак аракы салдырып килдем. Хәйран озак утырдык без анда, сүз иярә сүз чыга бит ул.

Аракыны тагын алып килдем, аннары тагын бер, ике арада йөреп кенә тордым. Үземнең аяклар бутала башлады инде, ә бу хатынга берни юк! Җибәрә дә, җибәрә. Авылга кайтып җиткәндә шактый исереп беткән идек инде, анда кич тә җитте. Бездә бер-ике кичне кунды да ул, кайтып китте.

Шактый сөйләштек без аның белән, ул да тормышны күп күргән, иреннән уңамаган. Үзе һаман эшләп йөри, балаларга ярдәм итәм дип каядыр заводта интегә. Бурычларын каплаша, туй үткәргән кредитлары да шактый зур ди әле.

Ул хатын артык юан да иде, шуңа күрә озатканда мин аңа берни дә әйтмәдем, кешенең йөзенә бәреп: “Син миңа ошамадың”, – дип әйтеп булмый бит инде. Ул да миңа бер сүз дә әйтмәде. Авылда яшисе килмәде инде аның. Югыйсә, авылда да хәзер шәһәрдә кебек яшибез: мал асраучылар сирәк, бәрәңге дә утыртмыйлар хәтта. Мин үзем эш булганда төрле шабашкаларга йөрим, әле түбәләр яба идек, бу арада эше дә юк. Тиз генә эшләп кайта торган эшләрдә йөрим, әнине ташлап китеп булмый.

Ихатада тавык ише вак-төяк кош-корттан башка нәрсә тотмыйм. Бакчага дүрт чиләк бәрәңге утыртсаң да, 25 чиләкне алам. Шул җитә безгә, артып та кала әле. Калганы барып үреп-череп кенә бетә аның. Монда безнең юллар асфальт, Тимершык юллары өр-яңа. Районы үзәгеннән 15 минутлык юл инде безнең авылга. Тормышны бергә алып барырдай хатын эзлим. Иренмәгәннәр шалтыратсыннар.

телефон редакция дэ: т. 8-9178557152 (Лилия), 8-9377717608 (Алсу).

Запись “Авылда канәгать булып, бергә тормыш итә торган хатын эзлим” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..