Архивы авыл укытучысы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Укытучы биергә дә тиеш түгелме?
Самара өлкәсенең Шигон районындагы авылда информатика укыткан Ксения кичен шәһәрдәге төнге клубларның берсендә шәрык биюен башкарган. Бу видеоны кемдер челтәргә сала, укытучы турында мәгълүмат тарала.

«Шәрык биюен биесәң, шуның белән шөгыльлән. Син бит Укытучы!» дип гаеплиләр аны. «Моны укучылар күрергә мөмкин бит!» — дип язалар. Бу видео чыкканнан соң җитәкчелектә укытучы белән сөйләшкәннәр һәм ул эшеннән китеп барган.

“Интертат” язуынча, җитәкчелек укытучының бу адымын педагог эшенә туры килми торган дип бәяләгән. Ксения клубта Джавхара псевдонимы белән чыгыш ясаган. Шәрык биюе белән ун ел шөгыльләнә икән. Ә мәктәптә ярты ел гына эшләгән. Әти-әниләр дә, мәктәп җитәкчелеге дә бу шөгылемне беләләр, дигән ул. «Ксения мәктәпсез яшәр, ә менә кем балаларга информатика укытыр. Авыл мәктәбенә килергә теләүчеләр бармы әллә. Видеоны Ксениядән көнләшкән кешеләр салган», — дигән авылда яшәүче Татьяна. Ксения эшеннән киткәч, аны яклап язучылар арткан.

Мәгълүмат Кызыл таң

Запись Укытучы биергә дә тиеш түгелме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Авыл укытучысы – 2018” титулын яулаган Алсу Хәмидуллина: “Укытучылар бердәм форма кия, ә укучылар?”
– 1 сентябрь көнне чәчен кызыл төскә буяп килгән укучымны кире борып җибәрмәдем. Әле дә шулай йөреп тора. Укучылар бердәм форма кия, – ди “Авыл укытучысы – 2018” республика бәйгесендә җиңү яулаган Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина. Аның белән авыл мәктәбе, авыл укытучысының бүгенгесе хакында сөйләштек

– Алсу Фәритовна, мәк­тәп­ләрдә туган тел дәрес­ләрен иреклегә калдыру авыл мәктәбенә ни дәрә­җәдә йогынты ясады? Укытучы буларак, дә­рес­лә­ре­гезнең эчтә­леген үзгәртер­гә мәҗбүр итмә­деме? Ба­лаларның уку теләге сүн­мәдеме?

– Мәктәбебездә барлык ата-аналар да, шул исәптән урыс балаларының әти-әни­ләре дә туган тел итеп татар телен сайлады. Ди­мәк, теле­безгә карата мөнә­сәбәт яхшы дип әйтергә нигез бар. Туган тел дәресе атнага 2 сәгать укытыла. Дәрес эчтә­легенә әллә ни үзгәрешләр керде дип әйтә алмыйм. Ә менә әдәбият 1 генә сәгать булганлыктан, күп эш өйдә мөстә­кыйль укуга кайтып калды. Балалар да моңа ияләнә алмыйлар әле. Бер атна эчендә өй эшләре дә онытылып бетә. Контроль йомшаргач, укуга кызыксыну да кими.

– Укучылар елдан-ел китап укудан бизә бара. Әдә­биятка мәхәббәт уяту­ның нинди заманча юллары бар?

– Китап укымау мәсьә­ләсе мине дә борчый. Телефон, компьютер китапны бө­тен­ләй кысрыклап чыгарды. Шу­ңа күрә төрле чаралар кул­ланып карыйм. Быел “Туган тел” мастер-класслар бәйгесендә катнашканда да, нәкъ шушы темага тукталып, буктрейлер төзү технологиясен тәкъ­дим иткән идем. Аны татарчалаштырып китап­на­мә дип тә йөртәләр, ягъни үзең телә­гән бер әдәби китап турында видеоязма әзерләү. Бу – яңалык түгел, хәзер интернетта бик күп төрле буктрейлерлар бе­лән танышырга мөмкин. Укучыларыма башта әзер эш­ләр белән танышырга тәкъдим итәм. Аннары үзлә­ре дә шуны төзеп карыйлар. Аз булса да, файдасы бар дип саныйм. Уку­чыларымның төр­­лесе бар. Мәсәлән, татар әдәбия­тын­нан республика олимпиадасында призер булган Аделия Садыйкованы яңа китаплар белән дә кызыктырырга тырышам. Гүзәл Яхина­ның “Зө­ләйха күзләрен ача” китабын укучыларым бик кызыксынып укыды.

– Республикада авыл мәк­тәпләрен кыскарту процессы тәмамланып ки­лә. Оптимизация сезнең мәк­тәпләргә дә кагылдымы?

– Бу мәсьәләдә безнең район бик сак эш итте. Башлангыч мәктәпләр ябылмады. Бу бик дөрес эшләнде дип саныйм, чөнки башлангыч сыйныф укучыларының дәрес­ләре иртә бетә, алар 7 дәрес укыган 11 нче сыйныф укучысын көтеп утыра алмый бит инде. Мин үзем район үзәген­дәге мәктәптә эшлим. Бездә 370 бала укый. Ун авылдан автобус белән килеп укыйлар. Ике тапкыр тукланалар. Авылыбызда бассейн, спорт мәк­тәбе, музыка мәктәбе, мәктәп­тән тыш белем бирү үзәге, төрле түгә­рәкләр эшли. Балалар өчен бөтен шартлар тудырылган.

– Илебез мәктәплә­рен­дә чәчен зәңгәр, ал төскә буяган укучыларны мәк­тәпкә кертми башладылар. Соңгы тапкыр Санкт-Пе­тербургта Укытучылар кө­ненә чәчен яшелгә буяп килгән кызны кире бордылар. Авылда борынына алка таккан, чәчен аллы-гөл­ле төскә буяган, кыска итәк кигән укучылар очрыймы? Киенү әдәбенә карата фикерегез ничек?

– Мин, әлбәттә, мәктәптә төрле төскә буялган, тузган чәчләргә, модалы киемнәр­гә каршы, чөнки мәктәп ул тәртип урыны булырга тиеш дип саныйм. Тик 1 сентябрь көнне чәчен кызылга буяп килгән укучымны кире борып җибәрмәдем. Әле дә шулай йөреп тора. Безнең мәктәптә катгый рәвештә форма таләп ителә. Авылда исә борыннарына алка таккан яшьләр күргәнем юк.

– Бөтенроссия җәмә­гать фикерен өйрәнү үзәге укытучыларга бердәм фор­ма кертү буенча тик­шерү уздырган. Россия хал­­кының 65 проценты укытучыга дресс-код кер­түне хуплый. Ә сез ничек уйлыйсыз, кирәкме бу?

– Безнең мәктәптә укыту­чыларның бердәм форма кия башлавына 4-5 ел инде. Ике тапкыр тектердек. Мин моңа каршы түгел, үзем даими рәвештә шуның белән йө­рим. Бик матур һәм уңай­лы булды.

– Соңгы вакытта бигрәк тә шәһәр җирендә мәктәп белән әти-әниләр идарә итә башлады. Авылда мондый проблема кү­зәте­лә­ме?

– Авыл җирендә укытучыга хөрмәт, ихтирам саклана әле. 20 ел эшләү дәве­рендә бер ата-ана белән дә каршылык килеп чыкканын хәтер­ләмим. Киресенчә, һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Узган ел сыйныфым бе­лән “Иң тату сыйныф” бәй­гесендә катнашып, районда 3 нче урын алдык. Бәйгегә әзерләнгәндә, әти-әниләр ике атна буе репе­тиция­ләргә йөрделәр. Кайсы баннер ясата, кайсы авыл буйлап алъяпкыч эзли, шә­һәрдән шарлар алып кайта. Сценарийларын бергә язып мәш килдек. Гел аралашып торабыз, өйләренә дә йөрим, җыелышларны да калдырмыйлар. Кичтән килә алмасалар, икенче көнне иртән булса да килеп китә­ләр. Алар бе­лән бер сүздә булмасаң, алга китеп булмый. Сыйныфыбызда иң актив укучыларны бү­ләк­ләү традициясен кертеп җибәр­дек, бүләкләр тапшырабыз.

– Бәйгеләрдә катнашу өчен вакыт та кирәк бит әле… Бу ел сезнең өчен би­грәк тә уңышлы булды кебек?

– Олы Кайбыч мәктәбендә 20 ел эшлим. 2018 ел биг­рәк тә уңышлы булды. “Туган тел” мастер-класс бәй­ге­сен­дә 1 нче урын алдым. Укучым Садыйкова Аделия татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында призер булды. “Авыл укытучысы” бәй­гесендә җиңдем. Иң зур бүләк һәм уңыш – республи­кабызның Диния нәзарәте оештырган “Минем халкым, минем динем” бәй­гесендә җиңеп, хаҗ сә­фәренә баруым. Бәйгеләр­дә катнашу вакытны ала, билгеле, ләкин мөмкинле­гең­не сынап карау һәм нә­ти­җәсе уңай булу – үз-үзеңә булган ышанычны арттыра, мәктә­беңне, райо­ныңны танытырга мөмкин­лек бирә. Мин үз һөнәремне, фәнем­не, балаларны яратам. Без­нең коллектив бик белемле, көчле. Җитәкчеләребез дә – искиткеч кешеләр.

– Гаиләдә балаларыгызны ничек тәрбия­ли­сез? Начар билге алсалар, ачуланасызмы? Хезмәт тәр­бия­сенә ничек өй­рә­тә­сез?

– Өч кызыбыз да Олы Кайбыч мәктәбендә укый. Бергә шау-гөр килеп чыгып китә­без, шулай кайтып ке­рә­без. Икенче кызым Зөһ­рә­нең сыйныф җитәк­чесе дә – үзем. Тәрбияне әтиләре белән бер сүздә булып бирергә тырышабыз. Дини гаилә буларак, кызларым барысы да яулыктан йөри, намаз укыйлар. Мин үземне кырысрак әни дип саныйм. Билгеләренә бик аптырамыйм. Шулай да, мөмкин­леге булып та, начар билге алсалар, ачуланам, билгеле. Кызлар өйдә бөтен эшне эшлиләр хәзер. Идән, са­выт-саба юалар, җәй көне чүп утыйлар, су сибәләр. Тер­лек­ләребез булмаса да, та­вык-чебеш асрыйбыз. Укытучы балалары башкаларга да үрнәк булырга тиеш.

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Запись “Авыл укытучысы – 2018” титулын яулаган Алсу Хәмидуллина: “Укытучылар бердәм форма кия, ә укучылар?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..