Архивы Айгиза - Tatar Today - татар яңалыклары.

Айдар Галимовның кызы Айгизә: “Ни өчен мин шундый булып туган?”
Җырчы Айдар Галимовның кызы Айгизә үзенең “Инстаграм” битендә күзләре турындагы дөреслекне ачып салган, дип яза Акчарлак басмасы.

– Мин үземне борчыган әйберләр турында яза башладым. Һәм беләсезме, шуннан соң миңа күпкә җиңелрәк булып калды.

Бу юлы күзләрем турында язам. Ул – минем балачагымның иң авыр темасы. “Очлы телле” кешеләр һәрвакыт табылып кына торды. Беләсезме, шул чакта “начар кешеләр”нең (җинаятьчеләрнең) искиткеч матур күзле булуларына ачуым килә иде. “Күзләр – күңел көзгесе булгач, ни өчен соң мин шундый күзләр белән туган?!” дип уйлый идем. Туганда минем сул як күзем бөтенләй ябык булган. Әни беркайчан да аның ни өчен шулай булуы турында миңа сөйләмәде. Ләкин мин һәрвакыт күпне белергә теләгән кечкенә Шерлок булдым һәм әнинең күз табиблары белән сөйләшкәнен яшерен тыңлап тордым. Бу авыру – тумыштан килгән птоз дип атала. Дөресрәге, минем күз кабагында күзне ачу һәм ябучы мускуллар юк. Бары тире генә. Шуңа күрә, киләчәктә мин танылгач, матбугатларда мине: “Бигрәк инде, 3 яшендә беренче пластик операция ясаткан!” дип язарлар әле.

Күпләр мине күз кыса дип уйлый. Шуңа да мин җилбәзәк кебек күренәм. Ә чынлыкта мин яртылаш күземне аскы мускуллары белән ябам. Өске күз кабагы тегелгән. Йоклаганда мендәргә капланып йоклыйм, чөнки төнлә ярым ачык күзем белән янымда йоклап яткан кешене куркытуым бар.

“Ни өчен синең бер күзең кечкенә?” диючеләргә: “Кечкенә түгел, ә яртылаш ябык”, дип җавап бирәм. Хәзер инде бу минем өчен кимчелек түгел, ә бер үзенчәлек.

Запись Айдар Галимовның кызы Айгизә: “Ни өчен мин шундый булып туган?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..