Архивы Айгөл Набиуллина - Tatar Today - татар яңалыклары.

Айгөл Нәбиуллина: “Аллам сакласын, чирләп китсәң, чит илдә син кемгә кирәк?”
“Монда, башка еллардагы кебек үк, гадәти тормыш. Үземне элеккеге тормышка кире кайткан кебек хис итәм. Бернинди вирус та юк шикелле. Халык рәхәтләнеп ял итә. Кеше бик күп. Чит илгә чыга алмагач, кеше бирегә киләдер, мөгаен…”

“TV BEZ” каналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина пандемия булуга карамастан, кызы Әминә белән Анапага ял итәргә киткән. Айгөл белән элемтәгә кереп, андагы вәзгыять турында сораштык.

– Айгөл, ялга барырга ничек тәвәкәлләдең?

Иң элек, Әминәне лагерьгә илтергә уйлаган идек. Тик үзен генә җибәрергә шикләндек. Ә минем белән ул барыбер күзәтү астында. Шуңа күрә ирем Илдар сакланып кына йөрегез дип, ял итәргә барырга тәкъдим итте.

– Анда да Казандагы кебек саклану чаралары бармы?

Казанда барысы да бик җитди. Аэропортта тән температурасын тикшерәләр. Самолетта да битлекне салырга ярамый. Анапага килүгә исә, барысы да битлекләрне салды. Монда бөтенләй башка тормыш. Шунысы гына бар: отельдә көн саен иртән температураны тикшерү мәҗбүри.

– Ни өчен Анапаны сайладың?

Сочи, Абхазия, Анапа – вариантлар күп иде. Ләкин Анапа – балалар өчен иң уңайлысы дип уйладым. Монда тулаем комлы пляжлар. Бер атнага килдек. Беләсеңме, гадәти тормыш мохитен тою күңелдә уңай хисләр уятты. Биш ай буе изоляциядә утырганнан соң, бу миңа үзенә күрә бер экзотика сыман.

– Анапада нинди вәзгыять? Кеше бер-берсенә шикләнеп карамыймы?

Монда, башка еллардагы кебек үк, гадәти тормыш. Үземне элеккеге тормышка кире кайткан кебек хис итәм. Бернинди вирус та юк шикелле. Халык рәхәтләнеп ял итә. Кеше бик күп. Чит илгә чыга алмагач, кеше бирегә киләдер, мөгаен. Ни өчендер бер-береңнән шикләнү, читтәрәк тору дигән нәрсә юк. Кеше көч җыеп, курыкмыйча ял итәргә чыгып киткән икән, бу – үзе батырлык. Шикләнүчеләре өйдә утырадыр. Битлек кию бөтенләй юк.

– Айгөл, бу ял күпмегә төште?

Бәясе кыйммәт түгел – 33 мең сум. Бу бәягә юл, яшәү һәм өч тапкыр ашату кергән. Юлламаны таныш туроператор аша июнь аенда ук алып куйдык. Россиянең Кара диңгез буендагы курортлары рәсми рәвештә ачылгач, бәяләр күтәрелә башлады.

– Ялгышмасам, хәзер чит илгә бару мөмкинлеге дә ачылган…

Әйе, шулай. Әлбәттә, чит илгә барып ял итәсе килә. Ләкин анда бару шикләндерә, чөнки, Аллам сакласын, чирләп китсәң, чит илдә син кемгә кирәк? Монда, үз илеңдә булгач, күңелгә тыныч.

– Айгөл, яңа гына ачылган “TV BEZ” каналының бүгенге хәле ничек?

Безнең телевидение узган елның ноябрьдә генә ачылды. Дөньяга чыгып, баш калкытып килгән вакытта, ягъни мартта бөтен нәрсә тыелды. Сүз дә юк, ниндидер керемнәр турында уйларга да мөмкин түгел. Әлбәттә, телевидениебыз эшли, Аллага шөкер. Әмма зур үсешкә барып булмый. Хәзер онлайн трансляцияләр бик актуаль. Туры эфирда онлайн спорт чаралары һәм башка тапшырулар эшләдек. Арендасына да түләргә кирәк бит. Чыгымнарны капларлык булса да, эшләргә тырышабыз.

Фото: Шәһри Казан

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Айгөл Нәбиуллина: “Аллам сакласын, чирләп китсәң, чит илдә син кемгә кирәк?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сөенечле хәбәр: “Казан кичләре” концерты кире кайта, тик филармониягә түгел[интервью]
//Юлия Насыбуллина //

Исегезгә төшерәбез, быел май аенда “Мәйдан” ТНВга кушылганнан соң, телеканалның күп тапшырулары ябылуы хакында Эдуард Үтәгәнов сөйләгән иде. Шул исәптән, меңләгән тамашачы үз итеп өлгергән “Казан кичләре” проекты да кыскартуга эләгеп зәңгәр экраннардан төшеп калды. “”Казан кичләре” проектының авторлары белән сөйләшкәннән соң бу тамаша яшәргә тиеш, дигән фикергә килдек. Үзебез өчен яңа иҗат мәйданы таптык, “Казан кичләре” хәзер “Ленин” мәдәният сараенда узачак”, дип Фәнил Вакказов Татар тудейга сөйләде.

“Беренче концерт 2019 елның 30 гыйнварына планлаштырылган. Җырчыларның исемлеген барлап бетергәч, тагын берничә көннән билетлар сатуга чыгачак”, диде Айгөл Набиуллина.

– Фәнил, белүемчә, проект авторлары барысы да диярлек “Мәйдан”нан китте. Хәзер концертны кем оештырачак?

– Оештыручылар һаман шул ук, “Мәйдан” каналында эшләгән иҗат командасы.

– Сез эшләгән концертны “Мәйдан” күрсәтәчәкме соң?

– Алар белән бүгенге көндә сөйләшүләр бара, мөгаен, ул шунда күрсәтелер. Тамашачы әлеге проект белән “Мәйдан” каналы аша танышты һәм ул шул каналда кала алса, шәп булыр иде, минемчә.

– Концерт залы үзгәргән икән. Тамашачы филармония залына килергә күнеккән иде…

– Үзебез өчен яңа иҗат мәйданы таптык, “Ленин” мәдәният сараенда бик сыйфатлы ремонт ясалган, сәхнә һәм тамаша залы да бөтен заман тәлапләренә туры килә. “Казан кичләре” проекты белән бу урынны тагын да җанландырып җибәрергә уйлыйбыз, Алла боерса. Бүген анда булып кайттым, юлларны бик уңайлы итеп ясаганнар, Яңа Савин һәм Мәскәү районнары аша бик тиз барып җитеп була, җитмәсә, метро тукталышы да комплексның капка төбендә генә. Тамашачылар кыенлык кичермәс дип уйлыйм.

Запись Сөенечле хәбәр: “Казан кичләре” концерты кире кайта, тик филармониягә түгел[интервью] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..