Архивы Айдар Тимербаев - Tatar Today - татар яңалыклары.

Айдар Тимербаев кемнәрнең иҗади әтисе? Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Ризат-Зинирә аның турында ачылып ниләр сөйләде?
// Татар Тудей // Татар Бүген // Алсу Әхмәт //

Айдар Тимербаевның популяр композиторларның рәтендә булуы-үзенең тамашачы белән гел элемтәдә булуы белән дә бәйле. Җырчылар белән генә түгел, тамашачы белән дә аралашырга һәрвакыт әзер ул. Югыйсә, үзен Instagramдагы шәхси битендә @aidardus дип атамас иде. Гыйнвар уртасында Казанның Уникс концертлар залында узган, автор-башкаручы, композитор Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлардан торган концертны тамашачы октябрь аенда ук билетлар сатып алып зарыгып көтте. Тамаша вакытында композиторга Атказанган артисты исеме таныклыгы һәм мәртәбәле медале тапшырылды. Сәхнәдән, Айдар Тимербаев иҗат иткән, күп кенә хит җырлар яңгырады.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова, Айдар Тимербаев минем өчен дус кына да түгел, ул минем өчен сердәшчем дә, дип сөйләде Татар Тудейга.

— Моннан бер өч-дүрт ел элек, тормышымда авыр вакыйгалар булган чакта, кулда җырлар калмаган вакытта мин Айдарга мөрәҗәгать иттем. “Хәлләр четерекле, миңа җырлар кирәк, ләкин минем өчен җырлар язарга да ярамыйрак”, дигәч, ул: “Мин курыймыйм. Сиңа туры килерлек җырларым бар, һәм махсус синең өчен язарга әзермен”, дип канатландырды мине. Шул вакыттан бирле хәлләремне белешеп тора, гел ярдәм итәргә әзер. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ул минем өчен җан дустым, хәтта, бәлки башка бер кеше белмәгән серләремне белүче улдыр да әле.

Парлы җырчылар Ризат һәм Зинирә Рамазановларның иҗат юлы да Айдар Тимербаев белән башланып китә. Композитор беренче мәлдә җырчыларның продюсеры була. Җырчылар Тимербаевны ягымлы итеп “Безнең иҗади әтиебез”, дип йөртә.

— Тормышта да, иҗатта да без гел бергә. Кирәк вакытта ул безне тотып сүгә дә, яклый да, саклый да. Җырга аранжировка ясаган вакытта һәрвакыт аңа тыңлатабыз, ул гел тикшереп кенә тора, дип әйтте Татар тудейга җырчылар.

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова Айдар Тимербаев белән ничек танышып киткәнен сөйләде.

— Айдар абый иҗаты белән, халыкта популяр булган аның җырларын ишетеп таныштым. Күп кенә вакыт аның иҗатын күзәтеп бардым, аннан концертларда якыннан танышып аралашып киткәч, җырларын җибәрә башлады. Ул миңа җибәргән җырларның кайберәүләрен шунда ук ошатып алдым. “Гүзәл, минем дүрт-биш ел яткан җырларым бар, тыңлап карачы, бәлки сиңа яраклары булыр”, дип кызык итеп әйтә ул. Айдар абый, җырның ертыгы булмый, җибәр, бәлки алар нәкъ мине көтеп ятадыр, дип әйтәм.

Тамаша барышында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәхнәгә менеп, Айдар Тимербаевка Татарстанның атказанган исеме таныклыгын һәм медален тапшырды.

— Айдар әле бик изге эш белән дә шөгыльләнә-ипи пешерә. Аннан да кадерле нәрсә юк. Шуның өчен, аның ипиләрен ашаганнан соң гел җырлап кына яшисе килә. Аның иҗаттагы тырышлыкларын дәүләт җитәкчелеге дә күрә, рөхсәт итегез, аңа Татарстанның атказанган исемен тапшырырга, дип сүз тотты Рәис Миңнеханов.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Айдар Тимербаев белән булган конфликтын искә төшерде.

— Айдар абый белән бер биш-алты ел чамасы таныш. Ул миңа “Ике болыт” белән “Эх, дөнья камчысы” җырын иҗат иткән иде. Аннан соң, икебез дә кызу холыклы булгач, безнең арада конфликт килеп чыгып, аның белән бер ел чамасы аралашмый тордык. Ләкин шундый нотада аерылышып калуыбызны теләмәдем, һәм гомүмән, ир-ат кешегә мондый нәрсә килешмәгәнлекне аңлап, мин Айдар абыйга хат яздым. Әйдә дуслашыйк, мин яшь кеше, әгәр гаеп миндә икән, гафу ит, дип. Айдар абый да, энем шунда нокта куик, гаеп икебездә дә бар, дип, җавап кайтарды. Шул вакыттан бирле бергә иҗат итәбез, аның җырлары минем репертуарымда бик күп, диде Татар Тудейга Фирдүс.

Илсөя Бәдретдинова популярлыкны югалтмас өчен күпме акча түләгәнен әйтте [видео]

Запись Айдар Тимербаев кемнәрнең иҗади әтисе? Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Ризат-Зинирә аның турында ачылып ниләр сөйләде? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Вадим Захаров: «Шушы җегетләргә мактаулы исем бирсеннәр иде»
Җырчы Вадим Захаров бик күп җырлар авторлары Айдар Минһажев һәм Айдар Тимербаев белән күрешеп, алга таба планнар корып, нинди темаларга җырлар язу турында сөйләшеп утырган. Бу хакта ул Инстаграмда хәбәр итә.

“Шушы җегетләргә мактаулы исем бирсеннәр иде, алар бит татар эстрадасына бик зур эш башкаручылар, килешәсезме, дуслар? Коллегалар да кул куяр дим мин”, ди Вадим Захаров.

Бу пост тамашачылар арасында бик күп уңай комментарийлар җыйган.  Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов аларга кушылып: “Үземнең исемне бирәм если что” дип язган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ике шэхес белэн! Минем биик куп жырларымнын авторлары Айдар Минхажем хэм Айдар Тимербаев @aidardus ! Курештек эле, алга таба планнар кордык, нинди темаларга жырлар язу турында, гомумэн биииик озак кына сойлэшеп утырдык. Шушы жегетлэргэ мактаулы исем бирсеннэр иде, алар бит татар эстрадасына бик зур эш башкаручылар , килешэсезме дуслар? Коллегалар да кул куяр дим мин……

Публикация от  Вадим Захаров (@vadimzaharov_offigennyi) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2019-04-22T16:45:45+00:00">22 Апр 2019 в 9:45 PDT</time>

Запись Вадим Захаров: «Шушы җегетләргә мактаулы исем бирсеннәр иде» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хитлар авторы Айдар Тимербаев: “Мин теләп тә, җырымны башкармаган кеше — …”
Гаҗәеп кеше икән ул — бөтенләе белән ачылып китеп, күңелдәгесен чайпалдырып түгәргә дә курка, әмма ихласлыгы-гадилеге киресен эшләргә дә ирек куймый. Күңел бураннары, гел шома бармаган тормыш юлындагы сынауларны үтеп, бүген танылу алган шәхестә эреләнү-кәпрәюнең исә тамчысы да юк. “Әни бәгърем — бик нечкә-йомшак күңелле кеше, кечкенәдән аңлата килде: кәпрәю-тәкәбберлектән ерак торыгыз!” Композитор, күп хитлар авторы Айдар Тимербаевның күңел тәрәзәсе әнә шул әнкәй фатыйхасы белән ачыла.

Айдар абыйны күпләр дистәләгән хитлары (җырларның саны 500 тирәсе — Г.Җ.) аша танып белсә дә, шактый музыкаль проектларда җиңеп чыккан композитор буларак хөрмәт итсә дә, Айдар абый үзен композитор дип санамый икән.

— Юк, сеңлем, мин композитор түгел, — ди ул, көлә-көлә. — Җырга көй язу — хоббием. Аны кәсепкә куеп, мөһер сугып дәлилләп йөрмим. Тулып өлгергәч кенә, җитлегеп туган көйләр алар. Беркемгә дә заказга җыр язмыйм, дияр идем — дуска-туганга багышлаганнары бар икән. Әмма алар — бик якыннар исемлегендәгеләр…

— Сез бик теләп тә, җырыгызны башкармаган җырчы бармы?

— Равил Харисов җитәкләгән “Мирас” төркеме белән Җәмилә беренче җырларымны башкарды. Тора-бара шигырь язудан туктап, профессиональ авторларга мөрәҗәгать итә башладым. Тезелешеп, җырларыма чират тормадылар. Илтеп бирәм: “Ярар, тыңлап карармын”, — диләр дә ачып та карамыйлар… Әмма тора-бара үзгәрде. Җыр сораучылар, яратып башкаручылар артты. Ә менә мин теләп тә, җырымны башкармаган кеше — Зәйнәп Фәрхетдинова. Калганнар җырлады. Салаватта гына 16 җырым бар.

— Биш йөзгә якын җыр, дидегез — шуларның үзегез өчен иң-иңнәре нинди?

— “Кагылма кеше ярына”, Вадим Захаров башкаруында “Көттермәсәк иде әнкәйләрне”, “Ак барс — чемпион”. Җырларны сатып та бирәм, бүләк иткән чакларым да бар. Моңа өстәп, Зинира-Ризат Рамазановларның продюсеры да булып эшлим — тагын бер тармакта үземне сынап карыйм…

— Студент еллары Айдарны композитор буларак кына ачып калмаган, башларны әйләндереп, мәхәббәт кочагына да алып ташлаган.

— Әйе, анысы — тормышымдагы иң зур табышым. Гөлнара белән студент вакытта, ул тулай торакка иптәш кызы янына килгәч таныштык. Миңа — 19, аңа 16 яшь иде. Икенче көнне Милли-мәдәни үзәктә дебют концертым буласы иде. Чәчәк тотып килгән Гөлнараны озата кайттым. Беренче күрүдә үк бөтен ягы белән дә ошаган матур кызга шунда әйттем: “Барыбер минеке булачаксың, сиңа гына өйләнәм”. Шулай булды да — өч ел очрашып йөргәннән соң, укуны тәмамлагач, өйләнештек…

— Улларыгыз зур егет икән инде.

— Олысы Азатка 22 яшь, КФУның юридик факультетының магистратурасында белем ала, җомга намазларын калдырмый. Безгә бөтен яктан ярдәм итә. Кечкенәсе Булатка 8 яшь. Музыка мәктәбенең фортепиано классына, футболга йөри. Анысын өлкәнәеп алып кайткач, бигрәк тәмле — кочаклап кына ятабыз…

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА.
(Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 10 гыйнвар санында укый аласыз.)

Запись Хитлар авторы Айдар Тимербаев: “Мин теләп тә, җырымны башкармаган кеше  — …” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..