Архивы Айрат Шәймиев - Tatar Today - татар яңалыклары.

Forbes Шәймиевләрнең Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә ничәнче урында булуларын әйтте. Күрсәгез гаҗәпләнерсез
Forbes төзегән Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев уллары беренче өчлеккә кергән. Былтыр алар дүртенче урында иде.

Forbes-ның Русиядә чыгучы журналы Татарстан дәүләт киңәшчесе, элекке президент Миңтимер Шәймиев гаиләсенең керемен 2,8 млрд доллар дип бәяләгән. Былтыр бу гаилә 2,48 млрд доллар белән дүртенче урында иде.

“Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең уллары Радик һәм Айрат төбәкнең иң бай кешеләре статусын гына саклап калмады, капиталларын арттырды да. Бер ел эчендә аларның гомум байлыгы 320 млн долларга артып 2,8 млрд долларга җитте”, дип яза Forbes.

Басма язуынча, аларның һәркайсы ТАИФ төркеменең 19,5% хиссәсенә ия. Әлеге төркемгә “ТАИФ-НК” нефть эшкәртү, “Түбән Кама нефтехим”, “Казаноргсинтез” һәм ТГК-16 ширкәтләре керә.

Айрат Шәймиевнең улы Тимур “МНКТ” ширкәтен җитәкли, аның кулында ширкәт хиссәләренең 30 проценты. Тимур Шәмиевның гомум байлыгы 50 млн доллар дип исәпләнә. Аңа 30 яшь.

Радик Шәймиевнең кызы Камилә 2014 елның маена кадәр ТАИФ хиссәләрнең ике процентына ия булды, ә 2015 елга кадәр мөдирләр шурасына керә иде. 27 яшендә ул Forbes-ның Русиядәге иң бай хатын-кызлары рейтингында тугызынчы урынга эләкте. “Рейтингка эләккәч, еладым. Чөнки бу барысына да үз тырышлыгы белән ирешкәннәргә карата гаделсез булып күренде”, дигән иде Камилә Шәймиева Tatler журналына интервьюда. Хәзер ул Doc+ медицина стартапы белән шөгыльләнә, АФК “Система”га караган “СГ-Трейдинг” ширкәте җитәкчеләр шурасына керә.

Русиянең иң бай гаиләсе булып бишенче ел рәттән Гуцериевлар кала. Быел Forbes гаиләнең байлыгын 5,65 млрд доллар дип бәяли. Икенче урында 5,18 млрд доллар белән Ротенберглар гаиләсе.

Алтынчы урында Мәскәүдә туып үскән татар кешесе Мәгъдәт Рәхимкулов гаиләсе. Ул 2000-нче елларда Маҗарстанда Газпром һәм банк эшләре белән шөгыльләнгән, 2007 елда кире Русиягә кайткан. Аның һәм уллары Тимур белән Русланның гомум байлыгы 1,35 млрд доллар дип бәяләнә.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись Forbes Шәймиевләрнең Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә ничәнче урында булуларын әйтте. Күрсәгез гаҗәпләнерсез впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..