Архивы Анателе - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Үз башында булмаса, нинди телдә укытсаң да, надан кала ул бала»
Мин гади бер татар баласы. 20 яшемә кадәр авылда яшәдем, белемне дә авыл мәктәбендә алдым. Шуңа да рус телен камил беләм, дип әйтеп булмый иде. //Безнең гәҗит//

Армиядә хезмәт иткәндә без татарлар күп идек. Әмма аралашу, сөйләшү күбесенчә русча булды. Менә шунда инде мәктәптә алган белемнәремне тормышта рәхәтләнеп кулландым дисәм дә була. Армиядә русчам да чарланып, эшләү дәверемдә миңа бик ярдәм итте. Шуны да әйтеп үтәсем килә, без укыган Күзкәй авылы урта мәктәбендә көчле, тәҗрибәле укытучылар иде. Рус теле һәм әдәбиятын таләпчән, белемле Роза апа Әхмәтшәкүрова укытты. Авылыннан беркая чыкмаган балага ул рус телен шундый итеп сеңдерә белде, соңрак, тормыш юлымда ул биргән белем бик нык ярдәм итте. Эшләгәндә төрле документлар тутырасы булды. Алар, билгеле инде, рус телендә. Мин беркайчан да югалып калмадым, татарлыгымнан оялмадым. Руслар белән иркен аралаштым, дус яшәдек һәм әле дә дус яшибез.

Хәзер барган шау-шу татар белән русны аера, дошманлаштыра. Татарча укыса, балабыз надан кала, диючеләргә сүзем шул: үз башында булмаса, нинди генә телдә укытсаң да, надан кала инде ул. Үз телләрендә шыр хата белән язган русларны да очратканым бар.

Татар авылында яшәп, русча начар белдек, кыен булды дип, үз оныклары белән дә вата-җимерә рус телендә сөйләшкән карт-карчыклар бар. Монысы инде наданлыктан, милли аңның түбән булуыннан килә.

Хәниф ГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Запись «Үз башында булмаса, нинди телдә укытсаң да, надан кала ул бала» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ана теле” бәйрәме: әкиятче Фәнис Җиһанша, хәләл һамбургерлардан сый [репортаж]
Казанның “Сабыйлар” балалар үзәгендә шимбә, 18 февраль көнне Азатлык радиосы оештырган Ана теле бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты. Туган телгә багышланган китаплар ясау, дәү әнигә туган көненә рәсем, оештыручыларга чәчәкләр һәм йөрәкләр төшкән серле хатлар, салават күперләре, чәчәкләр, роботлар, Томаслар һәм тракторлар – болар барысы да Туган тел бәйрәмендә һәр балаларның нәрсә яратканын, нинди дөньяда яшәвен ачып салды. Иң мөһиме – болар барысы да татар телендә иде. //Azatliq.org//

“Капкалы”, “Аша-ашама” дигән уеннар ярдәмендә балалар һәм олылар бер-берсе белән якынрак танышты. Әкиятче килеп кергәндә бәйрәмгә килүчеләр инде зур бер гаилә кебек ястыкларга менеп утырды да тын калды. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша балаларны Галәветдиннең сихерле лампасы дөньясына алып китте. Балалар әкиятче сорауларына җавап бирде, кунакның зур сихерле капчыгыннан татлы күчтәнәчләр чыкты. Балаларның аны чәйгә чакыруына карамастан, әкиятче китәргә ашыкты. Ул арада күрше бүлмәдә чәй-кәһвәләр кайнады, хуҗалар өстәл әзерләде.

Фәнис Җиһанша

Табында бу юлы татар бәйрәме өчен көтелмәгән ризык – һамбургер. Балаларның күбесенең һамбургерларны беренче тапкыр ашап каравы иде – Казанда һамбургерлар ясаучылар күп, әмма аның бер генә урында хәләл иттән ясалуын ата-аналар да белми булып чыкты. Кайберләре кабартма эченә тыккан кәтлитне шундук сыпыртты, башкалары өйләренә алып китәр өчен төреп куйды – өстәлдә тагын башка тәм-томнар да бар иде.

“Чыннан да балалар рәхәтләнеп ял итте. Безгә мондый мохит бик әһәмиятле. Дәүләт бакчаларына йөргән балаларыбыз күбрәк русча сөйләшә. Монда алар рәхәтләнеп сорауларга тартынмыйча татарча җавап биреп, татарча уйнады, биеде, җырлады. Мондый чаралар бәйрәм безнең өчен”, дип оештыручыларга рәхмәтен белдерде журналист, Гыйззәт белән Зөбәернең әнисе Сөмбел Вәлиди.

Туган тел бәйрәме мизгелләре

Казанда татар телендә узган чараның бәйрәмгә әверелүен ишетү сәер булса да, бу дөрескә охшаган. Тамак ялгап зур экран каршына утырган Аяз, әле күптән түгел генә татарчага тәрҗемә ителгән, балалар арасында популяр “Фиксиләр” мультфильмын татарча күргәч, “минем татарча мультиклар караганым юк”, дип аптырап калды.

Татар кешесе гел мохиткә җайлаша. Моның сәбәпләрен Азатлыкның Ана теле көненә багышланган сәхифәсендә милли рухлы лингвист Мәдинә Әбсәләмова барлап карады, әмма җитдирәк тикшеренү кирәк, диде.

– Бу электән татарларны бетерергә тырышуданмы, татар теленең гаилә-кухня теле буларак калуданмы, милли үз-аң җитәрлек булмаудамы – белмим. Бу мәсьәлә җитди социолингвистик тикшеренү таләп итә. Төрекләрдә алай түгел бит. Чит илгә чыгып китсәләр, алар гел горурланып “мин – төрек” дип кычкырып әйтә. Ә татарларда бу элек-электән руслар белән яшәүдән, үз-үзен саклап калу механизмы булырга да мөмкин.

Халыкара Ана теле көне 2000 елдан бирле 21 февраль билгеләнә. Бу көн телләр һәм мәдәниятләр төрлелегенең мөһимлеген аңлау өчен кирәк. Азатлыкның Туган тел бәйрәмендә булып киткән балалар исә икенче көнне үк “бәйрәм тагын кайчан була”, дип шалтырата башлады.

Запись “Ана теле” бәйрәме: әкиятче Фәнис Җиһанша, хәләл һамбургерлардан сый [репортаж] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..