Архивы анжелававилова - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Җирдә яшәү үзе бәхет!» ди «Мең рәхмәт» проекты җырчылары [афиша]
28 ноябрь Казанның Уникс залында “МЕҢ РӘХМӘТ!” исемле зур хәйрия фестивале үтәчәк! Әлеге чарага да санаулы көннәр генә калып бара! Билетлар сатуга чыкты. //Tatar today//

Әлеге чараның төп максаты – татар эстрадасы артистлары катнашкан фестивальдә җыелган акчаны Анжела Вавилова фондына (Казан һосписына)тапшыру һәм популяр җырлар авторы, тумыштан ук авырлык чиреннән интегүче Ирек Габдрахмановка Башкортстандагы йортын төзекләндерергә ярдәм итү.

Катнашалар:

– АсылъЯр

– Фирдүс Тямаев

– Рәсим Низамов

– Гүзәлия һәм Хаким

– Илшат Вәлиев

– Гөлназ Сәфәрова

– Илназ Гарипов

– Ләйлә Дәүләтова

– Филүс Каһиров

– Гөлдания Хәйруллина

– Әсхәт (Дөбер-шатр)

– Лилия Муллагалиева

– Дилә Нигъмәтуллина

– Фәрит Мифтахов

– Нурбәк Батулла һәм Ислам Валеев

– Сәйдә Мөхәммәтҗанова

– Илнар Ялалов

– Гөлнара Габидуллина

– Айваз Садыйров

– Нурзадә

Запись «Җирдә яшәү үзе бәхет!» ди «Мең рәхмәт» проекты җырчылары [афиша] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нурзадә: «Хәйрия концертлары татар эстрадасы артистларын дуслаштырды»
28 ноябрьдә Казан шәһәренең УНИКС залында узучы «Мең рәхмәт» хәйрия концертында популяр җырчы, тамада Нурзадәне дә күреп булачак. Аның белән дә яхшылык, изге эшләр кылу турында әңгәмә кордык. //Tatar today//

–Яхшылык ни ул, сезнеңчә?

– Яхшылык – ул һәрчак якыннарыңның, дусларыңның хәл-әхвәлен белешү, алар турында кайгыртып тору. Гадәти нәрсәләрдән башлана бит ул! Нинди генә вакыт булмасын, шатлык килдеме, сагышмы, бер-береңә терәк булып, аралашып тору да яхшылык. Хәйрия темасына килгәндә, традициягә кереп китте ул минем концертларда катнашу. Картлар йортларына да, интернатка да төркемем белән  барабыз. Никтер күңелемә якын шул гамәл. Җырлаганда өлкәннәрнең күзләренә карамаска тырышам… Алар җырларны шундый яратып кабул итә, шундый самими… Картлар йортыннан авыр тойгылар белән кайтам, әлбәттә. Шунысын да әйтеп үтим: хәйрия концертлары татар эстрадасы артистларын дуслаштырды һәм берләштерде дә әле. Әлбәттә, мохтаҗлар барлыгын белү бик авыр. Булдыра алганча тырышабыз, ярдәм итәбез. Минем җыр башкарып, концертта катнашуым нинди дә булса нәтиҗә бирсә, бик әйбәт инде ул. Үзем дә әниемне югалттым… Янымда якын дусларым булды. Кешегә матди ярдәм генә түгел, рухи ярдәм дә кирәк бит әле, шунысы да мөһим. Кайгы килгәч кемнең кем икәне беленә ул. Бер белмәгән кешеләрнең булышырга әзер торуларын күрү дә рәхәт иде.

– Мең рәхмәтне сез кемгә әйтер идегез?

– Мең рәхмәт сүзен мин әниемә әйтәм. Ул мине дөньяга тудырган, үстергән, тәрбия биргән, кеше иткән!

Запись Нурзадә: «Хәйрия концертлары татар эстрадасы артистларын дуслаштырды» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ләйлә Дәүләтова: «Бар кешегә ярдәм күрсәтә алмасам да, минем аркада елаучы булмасын»
28 ноябрь Казан шәһәренең УНИКС залында «Мең рәхмәт» хәйрия концертында татар шигьриятендә төп урыннарның берсен алып торучы шагыйрә  Ләйлә Дәүләтова да катнашачак. Шагыйрә өчен яхшылыкның ни икәнен ачыкладык һәм аның җавапларын сезгә тәкъдим итәбез. //Tatar today//

Ләйлә Дәүләтованың  хәйрия концертлары оештырганы булмаса да, алар белән ул тыгыз элемтәдә тора. Булыша алган саен, ике куллап катнашырга риза. Тамашачының күбесе, артистлар хәтта хәйрия чараларында бушлай катнашырга әзер түгел, дип уйлый. Ләйлә апа исә әлеге концертлар ярдәмендә акча эшләү дөрес юл түгел дигән фикердә ул. Чакыручылар саны бик күп икән. Һәммәсенә дә булышу мөмкин түгел, билгеле. Кулыннан килгән кадәр мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша шагыйрә. “Хәйрия белән бүген һәркемнең шөгыльләнәсе килә, чаралар артыгыннан күп. Хәтта кызыгы да бетә башлады дияргә була”, – диде артист.

Аның өчен яхшылык  кемгәдер нидер бирү белән генә чикләнми. Әгәр дә үзең бай тормышта яшәп, әниең хәерче икән, синең хәйрия белән шөгыльләнүеңнең бер файдасы да юк, дип уйлый шагыйрә. Кайчак кешеләр яхшы, ихлас сүзгә мохтаҗ, тик бик күпләр моны аңламый. Ләйлә апа әйткәнчә, хәтта кемгәдер елмаеп карау да яхшылыкка тиң.

Мәсәлән, Ләйлә апа әле күптән түгел генә начар чир белән авыручы Гөлнара Зиннәтуллина белән тапшыру эшләгән. Төп герой чирне җиңәр өчен үзендә көч тапкан. Аның үрнәгендә башкаларны да бирешмәскә әйдәгән тапшыру. “Бик күпләрдән рәхмәт хатлары алырга туры килде”, – ди Ләйлә Дәүләтова.

“Тагын бер ачуны китергән нәрсә бар, – дип бүлеште әңгәмәдәш. – Көне-төне халык бер-берсенә хәерле иртә яисә күтәренке кәеф тели. Мәсәлән, миңа тәүлегенә йөзләп кеше яза. Әлеге гамәлләренең мәгънәсен аңламыйм. Ичмасам, дога кылганда, Ләйләнең эшләре уңсын, көне яхшы үтсен, дип теләсеннәр иде. Менә булыр яхшылык!”

Шулай ук шагыйрә бүгенге көнне Интернеттан ярдәм сораучылар күплеген белдерде. “ Билгеле, телевизор экраннарыннан артистлар бай тормышта яшиләр кебек күренәдер. Тик барыбызның да үз проблемалары: гаиләмне кайгыртасым бар, үземне яхшы кәефтә тотарга кирәк. Китап, кием сорап язучылар бар. Минем дә киемнәремнең саны чикле, китапларым да күп түгел. Әле күптән түгел генә бер ханым болай дип язды: “Сезнең тапшыруыгызда бер җыр ишеткән идем. Шуның текстын язып җибәрә алмассызмы икән?” Бер сүзсез калдым. Соңыннан, син бер дә җүнле кеше түгел икәнсең, дип сүгәләр…”

Ләйлә Дәүләтованың тормыш принципы түбәндәгечә: мин бөтен кешегә дә ярдәм күрсәтә алмасам да, минем аркамда елаучы булырга тиеш түгел. Шагыйрәнең әнисе аңа кечкенәдән үк: “Калса, калсын минем хәтер, калмасын синең хәтер” , дип үстергән. “Кешене һич тә рәнҗетергә ярамый!”, -ди ул.

Алинә АЙДАРОВА

Запись Ләйлә Дәүләтова: «Бар кешегә  ярдәм күрсәтә алмасам да, минем аркада елаучы булмасын» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..