Архивы арск - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Мондый кешеләр полициядә эшләргә тиеш түгел!” – Арчада ЮХИДИ инспекторлары белән җәнҗал чыга
Арчада яшәүче Фәнәвил Сабиров ЮХИДИ хезмәткәрләрен күпсанлы хокук бозуларда гаепли. Ул Азатлыкка эчке эшләр бүлегенең рәсми хатларга да бернинди тикшерү уздырмый гына җавап язуы, ЮХИДИ хезмәткәрләрен яклап калдырырга тырышуы турында сөйләде.

30 октябрь көнне Арчаның Галактионов урамыннан кайтып барганда Фәнәвил Сабиров ЮХИДИ машинасының башкалар өчен уңайсыз урында торуын күреп ала һәм аны фотога төшерә. Бу инспекторларга ошамый. Нәтиҗәдә ир аларның агрессив мөнәсәбәтенә тап булуы хакында әйтә.

– ДПС машинасын әйләнеп узганда, кешеләр транспорт йөреп торучы юлга чыгарга, үзен куркыныч астына куярга мәҗбүр була. Бу урыннан ерак түгел генә музыка мәктәбе бар. Балалар кайткан вакытка туры килдем, аларның ничек итеп юлдан узарга мәҗбүрлеген күреп борчылдым. Юлда басып торган ЮХИДИ хезмәткәрләрен, аларны урап узучы кешеләрне әйләнеп үткәндә, узгынчы машиналарга каршы як юлга керергә туры килә. Бу гына түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләре икенче яктан узучы машиналарны да кул болгап кына туктата. Йөртүчеләргә, документын күрсәтергә дип, юлны аркылы чабып чыгарга туры килә. Аларның машинасы парковкада торган машиналарны да каплаган һәм бер машинаның аннан чыкканда ничек интеккәнен карап аптырадым. Шуларның барысын күреп, фотога төшердем дә, ЮХИДИ инспекторларына таба киттем. Ниятем аларга шушы фотоларны күрсәтеп, машиналарын читкәрәк күчереп куюны сорау иде. Баруым булды – шуларның берсе миңа ябышты. “Син юлны тиеш булмаган урыннан чыктың, закон боздың”, диде. “Мин сезгә менә бу фотоларны күрсәтергә килдем”, дия башлаган идем, ул мине курткамнан йолкып, төрткәли-төрткәли машинасына таба этә башлады. Үзен таныштыру, таныклык күрсәтү юк, ә менә шундый дорфа тон. Миңа тиздән 60 яшь тула. Алар миңа төпчек улым сыман бала-чагалар, шулар мине эткәләп-төрткәләп йөртсен әле! Аларның машинасын фотога төшерү шундый агрессиягә китереп җиткерер дип уйламаган идем. Шул моменттан бу хәлләрне видеога төшерә башладым, – дип сөйли Фәнәвил Сабиров.

​Үз янында документы булмау сәбәпле, ул хатынына шалтырата һәм, ярты сәгать эчендә хәләл җефете паспортын китереп бирә. Ул арада Фәнәвил Сабиров үзен йолыккалаган инспекторның исем-фамилиясен ачыклап язып куя: өлкән лейтенант Рөстәм Хәкимов була ул. Аның иптәше – өлкән лейтенант Рамил Сафиев та ирнең гаепле булуын әйтә, гәрчә, вакыйгалар барышында ул бөтенләй машинада гына утырып, протоколлар тутыру белән шөгыльләнсә дә.

– Мине анда ике сәгатьтән артык тоттылар. Янымда документларымның бөтен мәгълүматлары язылган кәгазь бар иде барын. Шунда ук мине танып белүчеләр дә бар иде. Хатыным паспортны китергәч, “Юлны дөрес урында чыкмаганга” дип штраф яздылар. Бу хәлләргә ризалашмасам да, протокол төземәделәр. Туңып, өшеп беттем, чөнки салкын көн иде. Хатыным өченче төркем инвалид – аларның мөнәсәбәтен күреп, кайткач йөрәк белән бөтенләй аяктан егылды. Мин алардан артыгын таләп иттемме? Кешегә комачау итүче урыннан күчеп басыгыз әле дип кенә әйтмәкче идем, дип сөйли ир.

Фәнәвил Сабиров бу эшне болай гына калдырмый һәм район прокуратурасына, Арча эчке эшләр бүлегенә, ЮХИДИ җитәкчесенә хатлар кертә.

– Минем хатны прокуратура эчке эшләр бүлегенә җибәрде, ә алары – ЮХИДИ җитәкчесенә. Эчке эшләр бүлегеннән дә, ЮХИДИдан да җавап алдым. ЮХИДИдан алынганында мине гаепле дип язганнар, “Агропарк” кибете видеокамерасыннан юлны зебрадан чыкмавым күренә, ди. Ә менә инспекторларның канунсыз гамәлләре аннан күренми икән. Парковканы каплап куюлары да, киелергә тиешле жилетларын кими генә юлга чыгып басулары да, күпме кешене юлдан йөрергә мәҗбүр итүләре дә, үзләре белән таныштырмый, таныклык күрсәтми генә миңа ябышулары да. Аларны гаепләрлек дәлилләр китермәвем сәбәпле, алар эшләрен җиренә җиткереп башкарган, ди. Аларның күкрәкләрендә регистраторлары бар, ул бары тик ашаганда һәм бәдрәфкә барганда гына сүндерелергә тиеш, нишләп шуны карамаганнар? Аңлавымча, ул бөтенләй сүндерелгән булган. Күрәсең, канунсыз гамәлләрен шулай яшереп калдырмакчы булалардыр. Алайса нишләп миндәге видеоязмаларны алмаганнар? Нишләп минем фотосурәтләрне соратмаганнар? Мин әйткән шаһитләрнең берсен дә чакырмаганнар? Монда бернинди тикшерү булмавы күренеп тора! – дип аптырый Фәнәвил Сабиров.

Полиция хезмәткәрләренең салым акчасына яшәвен һәм халыкны саклаучы-яклаучы булырга тиешлеген исләренә төшерергә кирәклеген әйтә.

– Шул ЮХИДИ инспекторларының комачау итүен күпме кеше күреп үтә торды, әмма бер сүз әйтмәде. Беләсезме ни өчен? Чөнки полициягә килеп сыенырга, ярдәм сорарга тиешле кеше бүген алардан курка. Безнең салым акчасына яшиләр, шул акчага киенәләр, ашыйлар, ә үзләре шул халыкны мыскыллап, үзләрен Аллаһы Тәгалә урынына куя башлыйлар. Бу ни тамаша? Без кая барабыз? Мин үзем полициягә каршы түгел, ләкин мин полиция киеменнән йөрүче бандитларга каршы! Мондый кешеләр полициядә эшләргә тиеш түгел! Бу системаның череп барганы күренеп тора. Болар үзләренең нинди вазифа үтәргә тиешлекләрен дә белмиләр. Бу система тора-бара бетәчәк дип уйлыйм мин. Дәүләт үзе кешеләрне бетерү өстендә эш алып бара, инде боларына кадәр кешене изү, мыскыллау өстендә эшлиләр һәм аларның җитәкчеләре дә боларны саклау-яклау белән шөгыльләнә икән инде, моның азагы барыбер булачак. Озак калмады моңа, озак калмады, ди Фәнәвил Сабиров.

Вакыйгаларның шаһиты булган Әдһәм Касыймов та инспекторларның үз-үзен тотышына аптырый.

– Без ул көнне ЮХИДИ машинасының җәяүлеләргә комачаулавын күреп, үзара сөйләшеп алдык та, Фәнәвил гел гаделлек яклы кеше буларак, аларга әйтергә дип шул якка таба китте. Ул җәяүлеләр йөри торган урыннан, шуның тирәсеннән чыкты. Мин “Агропарк”ка килдем дә, кереп китмәдем, бер танышымны күреп, аның белән сөйләшеп тора башладым. Берзаман, Фәнәвил барган урында, кул болгый-болгый сөйләшә башладылар. Кеше җыелды. Мин үзем элекке оперативник буларак, ыгы-зыгыга таба киттем. Фәнәвилгә кычкыралар: син безгә буйсынмыйсың, хәзер төркем чакыртабыз, сине утыртабыз, диләр. Мин киткәндә, аның хатыны килеп калды. Кибетләрдә йөреп кайтырга чыккач карасам, һаман торалар. Беләсезме, ул ЮХИДИның хокук бозулары чынлап та күп иде. Мин үзем дә елына ике тапкыр булса да аларга кисәтү ясамый калмыйм: башкаларга комачау итүләренә төртеп күрсәтәм. Фәнәвил бит инде аларга өлкән кеше, шуны тыңлап, тыныч кына реакция белдерсәләр дә була иде. Буш урында шундый тавыш кубарып, аны ике сәгатьтән артык тотып нәрсә күрсәтмәкче булды алар? Үзләренең хакимлегенме? Без аны болай да беләбез, диде Әдһәм Касыймов.

Булган вакыйгаларга аңлатма алу өчен Азатлык Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиевка мөрәҗәгать итте. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләренең бер гаепсез булуын тагын бер кат искәртте.

– Машина тротуарда тормый, ЮХИДИ хезмәткәрләренең бернинди хокук бозуы юк. Монысын мин сезгә тәгаен әйтәм. Бу администрация яны, анда машина йөрү урыны киң. Бу эшне прокуратура да тикшерде, алар хокук бозу тапса, безне гафу итми бит инде, диде Айдар Баһавиев.

– ЮХИДИ хезмәткәрләренең күкрәккә тагыла торган видеорегистраторлары эшли идеме?

– Әйе, бар иде, эшли иде. Беркем беркемне төрткәләми анда. Килегез дә карагыз.

– Әгәр килеп карасак, сез безгә видеоларны күрсәтә аласызмы?

– Тә-әк, ничә көн үтте икән, датасын хәтерләмим бит инде. Ул видеолар булган булса, мәңге сакланмый бит инде, күпмедер вакыттан соң аларны карап булмый. Без ул язмаларны МВДга җибәрәбез, үзебез теләгән чакта яздырып, теләгәндә юкка чыгарып йөри алмыйбыз. Безнең аларны бетерү өчен “код доступа” булырга тиеш.

– Бу видеоязмалар никадәр вакыт саклана?

– Төгәлен әйтә алмыйм. Авто-мототранспортта имтихан алу видеосы өч ай сакланганын беләм. Боларның күпмегә күләме җитәдер.

– Сез тикшерү уздырганда бу видеолар каралдымы соң?

– Көпә-көндез кемнедер этеп җибәрүне күзалдына китерә аласызмы сез? Андый әйбер була алмый бит инде.

– Шаһитләрне сораштыру булдымы?

– Бөтенесен сораштырдык, “служебное расследование” үткәрелде. Прокуратура да тикшерде. Сездә прокуратура җавабы бармы анда?

– Юк, сезнеке генә бар.

– Менә ник юк икән ул? Прокуратурага да гариза язды ул. Прокурор моның өчен җаваплы бит. Хәзер тормыш бик кызык инде: тегендә басарга ярамый, монда ярамый. Без хокук бозарга тиеш дип әйтмим мин, беркем дә хокук бозарга тиеш түгел. Ләкин безгә дә гаепсезгә бәйләнергә беркемнең хакы юк. Ул ягын да карарга кирәк! Погон такканмын икән, миңа теләсә кем хамить итәргә тиеш мәллә? Мин бит хирург операция ясаганда кереп, аңа ничек эшләргә икәнен өйрәтеп тормыйм. Укытучыга да, башка һөнәр иясенә дә кереп кисәтү ясый алмыйм. Ә безгә басып торганда нәрсә дә әйтергә ярый.

– Фәнәвил Сабировның фотосурәтләрендә ЮХИДИ машинасының парковкада торган машиналарны каплавы һәм аларга чыгып китәргә комачау итүе күренеп тора.

– Ул берничек тә комачаулый алмый, чөнки ул урын бик киң. Бер ягында кибетләр торса, икенче ягында администрация гаражлары тора. Анда тагын дүрт метр киңлектә юл бар.

– Каршы яктан килгән машинаны кул болгап туктатып, ул машина йөртүчесенең ЮХИДИ хезмәткәрләре янына, юлның икенче ягына чыгуы дөресме? Ул бит җәяүлеләр өчен булган юлдан йөрми. Димәк, ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре үк аны канун бозарга мәҗбүр итә килеп чыга?

– Моны төрлечә аңлатырга була. Без хокук бозучыны тотабыз, аны җәяүлеләр өчен юлга кадәр йөртеп блумый бит инде. Бу очракта ул җәяүле буларак хокук бозучы түгел, ә йөртүче буларак хокук бозучы. ЮХИДИ хезмәткәре каршы яктан килүченең канун бозганын күрә икән, ул бит аны болай гына уздырып җибәрә алмый.

– ЮХИДИ хезмәткәре үзе аның янына чыксын, кул болгап кына чакырмасын, мәсәлән.

– Әйе, ул үзе аның янына чыгарга тиеш. Протокол язганда гына йөртүчене чакырырга тиеш. Фәнәвил Сабиров очрагына килгәндә, үзен гаепсез дип саный икән, мәхкәмәгә барсын. Мәхкәмә – халыкныкы, ул объектив, аның карарын беркем дә кире кага алмый. Мәхкәмә аны гаепсез дип таный икән, без башны иябез дә гафу үтенәбез, бернинди сораусыз.

Арча эчке эшләр бүлеге прокуратураның да тикшерү уздыруы турында әйткәч, Азатлык район прокуроры Фәнис Шәйхәттаров белән элемтәгә чыкты. Әмма ул үзенең бер ай гына эшләвен һәм бу мәсьәлә белән таныш булмавын әйтте. Гәрчә, Фәнәвил Сабировка прокуратурадан килгән җавап хатында аның имзасы торса да. Җавапта прокуратураның бу хатны Арча районы эчке эшләр бүлегенә җибәрелүе турында әйтелә.

– Арчада ярты ел буе прокурор булмады. Мөгаен, моның белән минем урынбасар шөгыльләнгәндер. Урынбасарым әлегә ялда. Бәлки Фәнәвил Сабировның хаты эчке эшләр бүлегенә җибәрелгәндер. Андый очракта, җавапны эчке эшләр бүлеге генә бирә, без бирмибез. Алар тикшерү үткәрә. Аларның җавабы белән канәгать булмаган очракта, ул республика прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә тиеш, диде Фәнис Шәйхәттаров.

Азатлык радиосы язмасы һәм фотосы  (чит ил агентлыгы)

Запись “Мондый кешеләр полициядә эшләргә тиеш түгел!” – Арчада ЮХИДИ инспекторлары белән җәнҗал чыга впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Социаль челтәр: Югалган Гөлсирин Гатиятуллина табылган!
13 октябрьдә 17 яшьлек Гөлсирин Гатиятуллина өеннән чыгып киткән җиреннән югалган иде. Ул өч көн элек Четаев урамындагы фатирыннан колледжга – Адоратский урамына чыгып китә. Шуннан соң аны күрүчеләр булмый. Әти-әниләре кайгыдан полициягә гариза язалар, редакцияләргә эзләргә ярдәм итү юлламасы белән мөрәҗәгать итәләр.

Гөлсириннең әнисе, Лилия ханым, кызының соңгы арада 25 яшьлек Долгалев Евгений Юрьевич исемле егет белән скайп аша аралашуы турында да хәбәр итә. Кызларына бер белмәгән кеше белән аралашмаска кушкач, егет кызның әти-әнисен җәберләүдә гаепли башлаган икән. Имештер, алар Гөлсириннең иреген чикли, кыйный. Лилия ханым кызының югалуын шушы егет белән бәйле түгел микән дигән шик белдерә.

Берничә минут элек кенә “Гөлсирин табылды” дигән хәбәр таралды. ВКонтактеда “Подслушано / Арск”, Whatsapp та “Туганнар” дигән төркемнәрдә кызның табылуы һәм кайда булганлыгы язылган.

“Табылды. Егете белән икенче шәһәргә киткән булган. Әти-әнисенә хәбәр итмәгән. Ахмак кыз”, дип Whatsapp ка “Туганнар” төркемендә, “Кызны тапканнар”, “Эх, балалар”, “Кияве белән икенче шәһәргә киткән”, дип Вконтактеда “Подслушано / Арск” төркемендә язганнар.

Запись Социаль челтәр: Югалган Гөлсирин Гатиятуллина табылган! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Әшәкелегем өчен» больничный – Арча поликлиникасында баштан кичкәннәр [хат]
Сәламәт чагында кеше бернәрсә турында да уйламый. Менә чирләп китсә, авырткан башына тимер тарак төшә дә инде бичаракайның. Эшкә бара алмагач, вакытлыча эштән азат итү кәгазе алырмын (халык телендә «больничный») һәм табиб күрсәткән даруларны эчеп, савыгырмын, дип уйлап, мин дә поликлиникага юл тоттым.

Табибларның иске хәрби комиссариат бинасында кабул итүләрен алдан ук ишеткән идем, туп-туры шунда киттем. Юлда тиз генә телефоннан интернетка кереп, дәүләт хезмәтләре сайты аша табибка талон алырга булдым. Әлбәттә, бүгенгә участок табибыма да, неврологка да талон юк иде. Булмаса булмый инде, чирле кешене борып җибәрмәсләр әле, дим. Төшке бер туларга биш минутлар чамасы, бер абзый белән бер апа гына чиратта. Табиб килгәнен көтәбез. Бер дә тулды, узып икенче ярты да җитте… Теге апа: «Килерләр, икеләргә килә алар, менә юньле сүзләре булырмы?» – дип кенә әйтеп куйды. Мине алып килгән иремнең генә түземлеге беткән иде. Ул каядыр барып килеп, «поликлиника мөдире, неврологка күренегез, дип әйтте», дип, мине шунда алып китте. Невролог төшкә кадәр кабул иткән, хәзер стационарда икән. Безне анда кертмәделәр инде, шунда эшләүче апа гына карап чыгып: «Юк ул анда», – диде. Нишләргә кирәк, бу сүзләрдән авырткан муен төзәлми бит, кабат мөдир янына киттек, ул бик ягымлы апа булып чыкты, тагын комиссариаттагы терапевт янына барырга кушты.

Кердем ул табиб янына: «Сез минем участоктан түгел бит, ник иртәдән килмәдегез? Мин сезгә больничный ача алмыйм, иртәгә килерсез», – ди. «Хәлем әйбәт түгел алай йөрергә», – дим. Температурамны үлчәп: «Температурагыз юк, процедурныйга барып, укол кадатыгыз», – ди.

Узганнары пүчтәк кенә булган икән әле, ул әйткән кабинетны табу бәлагә әйләнде бит. Аның кайда икәнен үтеп китүчеләр түгел, шунда эшләүче медперсонал да белми булып чыкты. Ирем: «Скорыйда кадамаслармы?» – дигәч, шунда киттек. «Инде 6-7 кеше килде участок табибларын таба алмыйча, уколы булса, кадап җибәрер идек тә шул, ярдәм итә алмыйбыз, тагын регистратурадан сорап карагыз әле», – дип, матур гына җавап бирделәр анда.

Ниһаять, кабинетын таптык, укол кадаучысы гына юк. «Ул ике кабинетта эшли, килеп җитәр», – ди бер апа. Әмма ак халат кигән шәфкать туташы өченче кабинеттан пәйда булды да, артык сүз әйтмичә, бүлмәсенә кереп китте. «Ярар, хәзер авыртуына чыдап була инде», – дип, тагын неврологны эзләп карарга булдык. Берничә тапкыр үзенә барып төртелсәк тә, ул исемен әйтмәде, эше күптер, аңларга була.

Пациентлар флюрографиягә чират тора

Безнең кеше барсына да түзә

Шул вакыт иремнең түземлеге шартлады: «Баш табибны күреп буладыр бит?» – диде ул. Моны ишеткәч, барысы да сагаебрак калды. Бер бүлмәдән мөлаем генә бер апа чыгып: «Хәзер сезне невролог кабул итәр», – диде. «Ремонт барганы аңлашыла. Тик нигә медперсоналны җыеп, кайсы белгечнең кайда кабул итүен аңлатмадыгыз? Кирәк кешегә, авыруларга алар аңлата алырлар иде», – дигәнемне үзем дә сизми калдым. Сәгать бишенче ярты икән ләбаса, нинди сабыр кешенең дә ачуы кабарыр. Неврологның шәп белгеч икәне әллә каян сизелеп тора, ул мине җайлап карады, даруларын язды, киңәшләрен бирде. «Авыр эштә бөгелеп эшлисез ахры?» – дип, кайда эшләвем белән кызыксынды. Мин җавап биргәч: «Анда эшләүчеләр арасында минем пациентларым күп», – диде. Инде «больничный» алыр өчен тагын теге терапевт апага барырга кирәк булып чыкты. Ирем: «Мин аны көттереп торам, җайлап кына кил», – дип миңа эндәште. Табибка мине көтеп торырга өстән үк кушылган булып чыкты. «Сезне генә көтеп торам, эш сәгатем чыкты. Невролог белән сөйләштем, сезгә «больничный» бирергә бернинди сәбәп юк, әшәкелегегез өчен бирәм инде», – ди. Менә әкәмәт, башка җирдә миңа бу чир белән хастаханәдә ятарга тәкъдим итәләр иде, монда «әшәкелегем өчен» кәгазь тоттырдылар. Кәгазенә килгәндә, аны язып утыручы шәфкать туташы да миңа ачулы булып чыкты. «Минем сезгә язмаска хакым бар, эш сәгатем дә чыкты, ирегез дә миңа әллә нәрсәләр әйтте, йөрәгемә кадалды», – ди. Иремнән: «Нәрсә әйттең?» – дип сорагач, «Сез коридорда тилмереп утырган олы апаларны кабул итәсе урынга эш вакытыгызда чәй эчеп йөрисез, дидем», – ди. Кадалырлык та шул, аңлыйм ул кызның хәлен.

Соңгы вакытта халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту турында бик күп сөйлиләр. Әлбәттә, буш сүзләр генә түгел бу. Авыл җирендә ачылган модульле ФАПлар, район үзәкләрендәге яңартылган поликлиникалар, төрле заманча аппаратура белән җиһазландырылган медицина үзәкләре – болар барысы да бар. Әмма гозере чыгып хастаханәгә килгән авыру медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфаты турында сүз чыкканда иң әүвәл яхшы табиб-белгечне атый. Медицина хезмәткәрләре этикасы да бар бит югыйсә. Анда табиб игътибарлы, ягымлы, итагатьле булырга тиеш дип язылган. Ә Гиппократ антын оныткан табибка кешеләр белән эшләү бөтенләй җинаятькә тиң гамәл.

Бәян ителгән минем белән булган хәлләр әллә кайда түгел, чәчәккә төренгән, яңартылган Арчада булды. Ул көннән-көн матурая, үсә, биредә яшәүчеләр чын-чынлап горурлана ала үзләренең туган яклары белән. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча да үрнәк була ала бит ул. Шуңа омтылырга кирәктер, минемчә. Алайса бернинди аллы-гөлле шәһәр дә анда яшәүчеләр өчен уңайлы булмаячак. Соңгысына килгәндә, хәзерге вакытта ремонт эшләре дәвам итә торган поликлиникада халыкка уңайлылык тудыру түгел, хәтта элементар куркынычсызлык таләпләре дә үтәлми. Флюорографияне пациентлар капиталь ремонт бара торган бинада уза. Шунда дивар ишәләр, таш ваталар, шунда әле яңа гына сабыйларын тудырган аналар тикшерү уза. Башка сыймаслык хәл. «Сезгә монда керергә ярамый бит», – дим. «Беләбез, нишлик соң?» – ди бичаракайлар. «Монда эшләргә ярамый ич», – дигән сүзгә шәфкать туташы: «Үзебез дә туйдык, нишлик соң?» – ди, фамилиясен сорагач, әйтмәде.

Безнең халык тапкыр бит ул, әмәлен тапкан тагын, бая әйткән комиссариат бинасы белән ике ара бер чакрым чамасы булгач, юлны кыскартып, койма аша гына сикерәләр. Абыйлар, апалар да тартынмый бу эштән. Яшермим, үзем дә төштем ул коймадан, чөнки кан бирергә соңга кала идем, ә болай өлгердем. «Алай эшләмәгез, ток сугар бит», – ди кан алучы апа, мине кайгыртып.

Шик юк, ремонт төгәлләнер, уңайлы, яңа җиһазлар белән баетылган поликлиника үзенең пациентларын кабул итәр. Минем бер генә теләгем, анда Кеше турында да онытмасыннар иде.

Миләүшә ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Арча районы, Ашабаш авылы, Безнең гәҗит

Запись «Әшәкелегем өчен» больничный – Арча поликлиникасында баштан кичкәннәр [хат] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Арча районында Эмиль Гарипов оештырган тарихи Сабан туе уза
24 июнь көнне Арча районының Урта Бирәзә авылында тарихи Сабан туе узачак. Бу Сабантуйны быел «Ак Барс» хоккей командасы белән Гагарин Кубогын откан капкачыбыз Эмиль Гарипов оештыра һәм ул анда Гагарин Кубогын алып кайта.

…Моннан ничәдер ел элек, «Ак Барс» хоккейчылары беренче Гагарин Кубогын откан чакта, Эмиль Гарипов әтисе Рамил белән Урта Бирәзә авылы янындагы тау битләрендә күнегүләр уздыра, йөгерә. Шулай бер көнне Эмиль әтисенә — татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасына болай дип әйтеп куя: «Әти, әгәр дә кайчан да булса Гагарин Кубогын отсам, мин аны авылга алып кайтачакмын», дип белдерә. Әлеге сүзләр фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килгән, күрәсең… Эмильне хыялы тормышка аша һәм ул дәрәҗәле трофейны Урта Бирәзәгә алып кайтырга була.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Гагарин Кубогы иң элек Арчаның үзенә кайтачак. Биредә Эмиль Гарипов һәм аның иптәшләре җирле яшь хоккейчылар белән очрашу уздырырга планлаштыра. Шуннан Кубок Урта Бирәзәгә юл тотачак.

Эмиль йөгереп йөргән әнә шушы тау битендә узачак Сабан туеның төп бизәге булган көрәш ярышлары дүрт үлчәү категориясендә узачак: 70, 80, 100 һәм 130 кг.га кадәр үлчәүләрдә. Үз авырлыкларын җиңү яулаган кыйммәтле бүләкләр дә, баш батырга аталган төп бүләк — автомобиль дә инде кайтып җиткән. Оештыручылар Урта Бирәзә авылы Сабан туена теләгән һәр көрәшчене чакыра, бернинди чикләүләр юк. Бәйрәм сәгать 10.00да башланачак. Мәйдан уртасында исә Гагарин Кубогы торачак!

Идел

Запись Арча районында Эмиль Гарипов оештырган тарихи Сабан туе уза впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..