Архивы аутизм - Tatar Today - татар яңалыклары.

АКДСтан соң, аутизмнан авырган Артемның әтисе: “Прививка ясату – үз балаңа үлем хөкеме чыгару ул”
Өч айлык Артем АКДС прививкасыннан соң озак кына авырып ала. Тагын бер елдан ул мөгерәгән авазлар чыгара башлый, әти-әнисе белән аралашудан туктый. Хәзер Артемның әтисе: “Прививка ясату – үз балаңа үлем хөкеме чыгару ул”, – ди. Бу аяныч вазгыять хакында “Татар-информ” яза.

Кечкенә Артемга коклюш-дифтерия-столбнякка каршы прививканы нәкъ тиешле вакытында – 3 ай тулгач керткәннәр. Андый вакытта бала ике-өч көн тәне кызышып, температурасы күтәрелеп ала, аннары организм авыруга каршы торырга өйрәнә. Артем белән дә шулай булыр, дип уйлыйлар. Тик сабыйның температурасы тугыз көн буе югары килеш тора, аннары хәле тагын да начарая башлый.

“Ярты елдан Артем, сәламәт балалар шикелле авазлар чыгарып, сөйләшергә маташуыннан туктады. Тагын ярты елдан бары мөгерәгән тавышлар чыгара иде. Аннары әти-әнисе белән аралашмый башлады”, – дип сөйли Артемның әтисе Николай. Баласының көннән-көн начараюын күреп, әти кеше бар булган мәгълүмәтне укый, тикшерә, һәм шундый нәтиҗәгә килә: вакцина керткәннән соң Артемның баш мие нейроннарының җимерелү процессы башланган. “Бу процесс бик акрын бара – ел ярымнан алып ике елга кадәр дәвам итә”, – ди Николай.

Нәтиҗәдә табиблар балага аутик спектрның какшавы дигән диагноз куя. Авыруның шушы кәһәр суккан прививка аркасында килеп чыгуына Артемның әти-әнисенең иманы камил.

“Иммун системасы ныклы бер балага прививка ясадылар ди. Ул өч-дүрт көн температуралап, чирләп алыр да, иммунитеты барлыкка килер, антитәнчекләр эшләп чыгарылыр. Ә башка бала, иммун системасы зәгыйфьрәк булганга, вирус белән көрәшә алмый, һәм бик авыр хәлдә калачак. Ә балага вакцина кертергә ярыймы-юкмы икәнен аңлар өчен, аны башта тикшерергә кирәк. Аннары инде уйларга – прививка салыргамы бу сабыйга, әллә юкмы”, – ди Артемның әтисе.

АКДС һәм БЦЖ – бу вакциналар эчендә ниләр бар?

АКДС вакцинасы тирәсендә шау-шу, гауга чыгып кына тора. Безнең илдә кулланыла торган вакциналар арасында иң каршылыклы препарат шулдыр. АКДС “адсорбированная коклюшно-дифтерийно-столбнячная” дигәнне аңлата. Бер вакцинада берьюлы өч куркыныч авыруның вируслары бала тәненә кертелә. Ә инде БЦЖ – организмда туберкулезга каршы тору сәләте булдыра торган вакцина.

Бу вакциналарның икесе дә, табиблар билгеләп узганча, безнең илдә ярты гасырдан да артык вакыт дәвамында кулланыла.

Вакцина ике өлештән тора: антиген (вирус яки бактериянең бер өлеше, ул организмга антитәнчекләр эшләп чыгарырга стимул бирә), һәм консервантлар – болары вакцина бозылмасын һәм озак саклансын өчен кирәк.

«Вакцинада консервантлар күләме шулкадәр аз. Мәсәлән, бала көндәлек ашый торган сникерс кәнфитендәге консервантлар саны белән чагыштырырлык та түгел, анда бит Е дигәненең генә дә әллә нинди төрләре бар. Беркем дә бу турыда уйлап карамый”, – ди эпидимология табибы, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече, Республика иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе Дмитрий Лопушов.

Ләкин ата-аналарны вакцина составындагы аерым бер матдә – тиомерсал дигән кушылма борчуга сала. Чөнки бу кушылма эчендә терекөмеш бар. Тиомерсал ялкынсынуларга каршы һәм гөмбәләр үрчемәсен өчен кулланыла.

«Бу матдә вакцинага бактерияләр белән пычрану булмасын өчен өстәлә. Бу кушылма организмда ике өлешкә таркала, алар икесе дә, тоткарланмыйча, организмнан чыгарыла, шуңа күрә вакцина керткәннән соң тәндә терекөмеш җыела дию гомумән нигезсез. Һәм градусниктагы терекөмеш белән вакцинадагы терекөмешне чагыштыру бөтенләй дөрес түгел. Мәсәлән, хлор – ул агу, натрий да саф матдә килеш алганда чиста агу, ә хлор белән натрийның кушылмасы, натрий хлориды – бусы гап-гади тоз, ул организмга кирәк, кеше аннан башка яши алмый”, – дип аңлата медик.

АКДС ≠ АУТИСТЛЫК

Табиблар әйтүенчә, АКДС вакцинасы яки башка вакциналар кертү белән аутистлык арасында исбатланган бәйләнеш юк. Алай гына да түгел, белгечләр фикеренчә, вакцина берничек тә аутизм китереп чыгара алмый.

«Гадәттә аутист бала үзен ике-өч яшьләргә белдерә башлый. Кызганычка каршы, бу вакытка әти-әниләр инде вакцинация зарары турында төрле имеш-мимешләрне күпләп тыңлап өлгергән була, ә чынлыкта исә бу авыру төрле сәбәпләрнең бер-берсенә өстәлеп килүе аркасында туа”, – дип искәртә Дмитрий Лопушов.

Белгеч сүзләренчә, кайсы вакцинаны гына алма, аның билгеле бер очракларда бала организмына килешмәве, зыянлы булу ихтималы бар. Нинди очракларда прививка ясарга ярамый – әти-әниләрне һәрвакыт кисәтәләр.

«Хроник авыруларның көчәеп киткән вакытында, кискен авыру булганда, йомырка сарысына аллергия булганда прививкалар ясалмый. Мисал өчен, БЦЖ ны авырлыгы ике килога җитмәгән балаларга ясамыйлар, бала әзрәк мантып киткәнне көтәләр. АКДС ны баланың нерв системасы зарарланганда ясамыйлар, әмма ул зарарлану прогрессиядә булганда гына. Ягъни даими рәвештә авыруның яңа симптомнары туып тора һәм сабыйның тормыш сыйфаты начарая бара. Калган очракларда вакцина ясалырга тиеш, аны баланың организмы торышын тикшереп, табиб рөхсәт биргәннән соң ясыйлар”, – дип аңлата Дмитрий Лопушов.

Әти-әниләр ни уйлый?

Кечкенә Артемның әтисе озак еллар буе табиблар фикерен, тикшеренүләрне, башка гаиләләрдә килеп туган шундый ук очракларны өйрәнгән дә, шундый фикергә килгән: вакциналар составына иммун системасын гына түгел, баш миенең кәүсә күзәнәкләрен дә җимерүче матдәләр керә.

«Баланы кинәт үлеп китүе синдромы дигән төшенчә бар (синдром детской внезапной смертности – ДВС – ред.). Табиблар баланың нидән үлүен аңлата алмаганда, шушы ДВС ка сылтыйлар. Ә мин мәсәлән шундый өч очрак таптым: балалар бер үк вакцинадан соң бер үк симптомнар белән прививка ясаганның өченче көнендә үлеп китә. Һәм беркем дә бу балаларны вакцинадан үлде дими, ә ДВС дип кенә әйтәләр”, – ди Николай.

Артемның әтисе фикеренчә, прививка ясату – үз балаңа үзең үк үлем хөкеме чыгару белән бер.

«Мин привикалар ясатырга кирәкми дип саныйм. Ләкин башка юл да бар – балаларны өч яшеннән соң вакцинацияләү. Бу вакытка баланың иммун системасы инде ныграк формалашкан була. Табиблар баланың кайбер ризыкларга аллергиясы бар икәнен белә. Баланың иммунитеты ни дәрәҗәдә көчле икәнен табиблар белеп тора”, – дип нәтиҗә ясый Николай.

Җиде яшьлек кыз бала тәрбияләүче Василиса прививкалар булмаса кешелекнең яртысы эпидемияләрдән һәм үлемнәрдән кырылып беткән булыр иде, дип саный.

«Баштан ук безнең гаиләдә беребезнең дә аллергияләре булмады. Кызыбызның да бернинди аллергик реакцияләре дә күзәтелмәде. Бала яхшы үсеш алды, барысы да норма кысаларында иде. Мин прививкалар турында мөмкин булган бөтен нәрсәне дә укып чыктым. Прививка ясатып, балалары авырган гаиләләр турында да укыдым, ләкин шул ук вакытта вакцинацияләү кешеләрне ничек коткарганы турында да белештем. Кайбер очраклар аеруча тетрәндерде. Мәсәлән, бер елны Таҗикстан хөкүмәте полиомиелиттан вакцина сатып алмаган, һәм киләсе елда авыручылар саны кискен арткан. Өйрәндем бу мәсьәләне, һәм ахырда, прививка ясатырга кирәк, дигән карарга килдем. Син бит, дөресен әйткәндә, ике куркынычның берсен сайлыйсың – прививкадан зыян күрү куркынычы да бар, йогышлы авыруларга тару куркынычы да. Прививка ясатып, без бит балаларыбызны коточкыч авырулардан коткарабыз”, – дип аңлата үз карарын яшь ханым.

Үзенең кызына Василиса туганнан алып бөтен привикаларны да ясатып килә. Бары АКДС урынына гына ул бу вакцинаның чит илдә чыгарыла торганын – «Пентаксим» ясаткан. Василиса әйтүенчә, ул вакытта аңа чит ил вакцинасы Россиядә чыкканыннан куркынычсызрак булып тоелган.

«Прививкалар турыда җитәрлек белмәгән килеш, аларны бетереп хурларга да, бик каты якларга да кирәкми. Һәр әйбернең үз аңлатмасы була, уйларга, фикер йөртергә кирәк, өйрәнергә бу мәсьәләне. Әлбәттә инде, баланың сәламәтлеген һәрвакыт күзәтеп торырга”, – дип өсти Василиса.

Привикаларны ясауның кирәклеге

Табиблар үзләре үк таныганча, бер генә вакцина да кешене вирус яки йогышлы авырудан 100 процент яклый алмый. Ләкин прививка ясалган бала авыруны күпкә җиңелрәк кичерәчәк һәм өзлегүләр (осложнениелар) булмаячак.

«Әлбәттә, күп кенә вакциналар буенча әти-әниләрнең баш тартуы теркәлә. Ләкин менә карагыз: хәзер прививкалар календарендә балага ике ай вакытында ясала торган пневмококк инфекциясенә каршы прививка бар. Әти-әниләр аннан баш тарта, гәрчә үпкә ялкынсынуы белән авырулар саны бик югары. Андый ата-аналарны аңлавы авыр, бу прививкадан баш тарту бит алар үзләре үк балаларының пневмония белән авырып китүенә риза дигән сүз. Авырса, төрле өзлегүләр дә алырга мөмкин, антибиотиклар белән дәваларга туры киләчәк, ә баласының интегүен күреп әти-әниләрнең өзгәләнүен әйтмим дә инде”, – дип искәртә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече.

Бүген балаларны һәм олыларны вакцина ярдәмендә саклап кала торган күп инфекцияләр юкка чыкмаган, алар һәрвакыт әйләнә-тирә мохитта бар, бер китеп, бер кире кайтып тора.

«Прививкалар кеше организмы өчен бер төркем йогышлы чирләрдән ныклы калкан булып тора. Бу авыруларның кайберләре үлемгә китерә, мәсәлән, полиомиелит. Әлбәттә, көне-төне антибиотиклар эчеп яшәсәң дә була, тик организм шундый җәберләүгә түзәр микән? Ә болай – бер-ике тапкыр прививка салдырасың да, дифтерия, столбняк, корь кебек куркыныч чирләр барлыгын онытасың”, – дип нәтиҗә ясый Дмитрий Лопушов.

Фото: pixabay.com

Запись АКДСтан соң, аутизмнан авырган Артемның әтисе: “Прививка ясату – үз балаңа үлем хөкеме чыгару ул” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Аутизмлы балаларны инклюзив укыту: барып чыгармы?
2 апрель – дөньяда аутизм авыруы турында мәгълүмат тарату көне буларак билгеләнә. 2016 елда Русиядә инклюзия, ягъни мөмкинлекләре чикләнгән балаларны гадәти балалар белән бер сыйныфта укытуны күз алдында тоткан белем бирүнең яңа юнәлеше эшли башлады. Ул атуизмлы балаларга да кагыла. //Azatliq.org//

Аутизм белән авыручы 6 яшьлек Лизаның әнисе, университет укытучысы Лилия Березина кызын мәктәпкә, 1нче сыйныфка әзерлек курсларына йөртә башлаганнан бирле бәхетенә ышанып бетми. Хәтта хыялларга бирелеп ала, түгәрәк битле, сөйкемле кызчыгы үскәч, йә артист, йә спортчы булыр дип өметләнә ул. Әмма әлегә аның гадәти мәктәпкә кереүе дә икеле күренә.

“Моңа кадәр дәүләт балалар бакчаларында күп кыйналдык, куып та җибәрделәр, шактый зур акча түләп йөрткән хосусый бакчаларда да астына җибәргән ыштаннарын алмаштырмыйча йөрттеләр, гомумән аңа төкереп карадылар. Соңыннан андый авырулар белән эшләү өчен махсус укыган белгечләрне җыйган хосусый балалар үзәген таптык. Аннан соң хәлләр алга китте дип сөенгән идек” ди ул.

“Раскраска” үзәгендә аутизмлы балалар өчен төзелгән махсус програм нигезендә дәрес алып баралар

Лизаның инде мәктәпкә барыр яше җитеп килә, моңа кадәр аңа һәм аутизм авыруы табылган башка балаларга акыл ягыннан зәгыйфьләр өчен коррекция мәктәбенә барырга, йә өйдә укырга гына кала иде. Ә бит аутизмнан иң яхшы дәва – кеше арасына чыгу, аралашу, сәламәт кешеләр җәмгыятенә яраклашу.

Казанның 1нче санлы мәктәбе җитәкчесе Денис Князев Лилия Березина кебек әниләрне берләштерүче “Просто другие” оешмасы белән элемтәгә кереп, мәктәпкә әзерләнергә чакыргач, канатлар үсеп киткән иде, ди ул.

Бу юлы да Лилия Березина кызының балалар арасына кереп китүенә күңеле белән ышанып та бетми иде, чыннан да алырлармы, укытучыларының мөнәсәбәте нинди булыр, чыннан да укый алырмы, дип шикләнде ул.

Соңыннан мәктәпкә әзерлек курсларын башлаган мәктәп җитәкчесе белән сөйләшкәч, аның шикләнүләре аз булса да нигезле булып чыкты. Чөнки мәктәпкә әзерләнү дәресләренә йөрүче 15ләп баладан 1нче сыйныфка икешәр малай яки кыз гына алыначак – мәгариф стандартлары һәм галимнәрнең таләбе шундый.

Мәктәп атутизмы балаларны кабул итәргә әзерләнә

Аутизм белән авыручылары кабул иткән Казанның Вахитов районындагы 1нче санлы мәктәптә якшәмбе саен дәресләр үтә. Аларны Казан техник фәнни тикшеренү университетының социаль һәм сәяси конфликтология кафедрасының өлкән укытучысы Ольга Галанина махсус програм белән алып бара: һәрберсен мактый, такта янына чакыра, укытучыны тыңларга өйрәтә, башка балалар белән аралаштырырга тырыша.

Аутизм авыруы аларны дөньядан читләшеп, үз дөньясына батарга мәҗбүр итә. Мөгәллимә аларны уйнатып, кызыктырып тышкы дөньяга ачылырга чакыра. Чыннан да, алар ачылып китә, сөйләшә алмасалар да, хисләнеп катнашырга тырыша, елмая, күзгә карый, кул чаба.

Мөгәллимә дәрес үткәрә, аңа аналар ярдәм итә

Ольга Галанина Азатлыкка әйткәнчә, ул инде 15 елдан артык аутизм диагнозы куелган балалар белән эшли. “Эшләсәң нәтиҗә бар, укучыларым институтта югары белем алып, нормаль тормыш алып бара, җәмгыятькә яраклашкан” дип горурланып әйтә ул.

Бу “ресурс сыйныйф”лар рәвешендә башланган инклюзив укытуны ул хуплый, әмма аны әзерлекле укытучыларның җитеп бетмәве шикләндерә.

“Гадәти укытучыларда курку бар шикелле, ничек бу балалар белән элемтәгә керергә, алардан ничек җавап алырга? Алар бөтенләй сөйләшмәскә мөмкин. Мин ничек эшләргә кирәген беләм, чөнки мин бу юнәлештә 15 ел эшлим. Ә гадәти укытучы ничек эшләр?” ди ул.

Балалар өчен әзерлек курсларын башлап җибәргән мәктәп җитәкчесе Денис Князев Азатлык белән сөйләшүдә белгечнең һәм ата-аналарның шикләнүләрен таратырга тырышты.

Казанның 1нче санлы мәктәп җитәкчесе Денис Князев

Аның сүзләренчә, андый үзенчәлеге булган балалар өчен 4 ел башлангыч мәктәп өчен адаптив махсус програм эшләнгән. Инклюзия юнәлеше үсә барган саен, 11нче сыйныфка кадәр дә укыту програмнарны эшләнәчәк дип ышанам, ди ул.

Мәктәп тьютор алырга җыенмый

Әлеге мәктәп җитәкчесе әйткәнчә, әлегә алар гадәти башлангыч сыйныф укытучысыннан тыш, башка өстәмә укытучы, махсус тьютор алырга җыенмый. Аның өчен акча да каралмаган. Башлаган вакытта өстәмә ярдәм кирәк булган андый балага әти-әниләре ярдәм итәчәк дип ышанабыз диде мәктәп башлыгы.

Аутизмлы балалар өчен оештырылган спорт дәресендә укытучыга әти-әниләр булыша

Аутизмлы балаларның ата-аналарын берләштергән “Просто другие” иҗтимагый оешмасы вәкиле Анна Устиновская сөйләгәнчә, алар бу төр авырулар белән эш итүдән тәҗрибә туплагач, халыкара дәрәҗәдә танылган махсус програмнар белән укыгач, улларын-кызларын мәктәпләргә иңдерү програмын үзләре төзегән. Анда ресурс сыйныфларга иңдерелгән баланың һәркайсына укытучыдан тыш аерым ярдәмче, дөньякүләм танылган програм белән махсус укыган тьютор булырга тиеш дип ассызыклана. Мәгариф министрлыгы башта безнең белән сөйләште, соңгы вакытта чакырмый башладылар, ди ул.

“Нәтиҗәдә, безнең проектның асты өскә килде, тьюторлар юк, мәгариф оешмалары үзләренә ничек җайлы, нәрсәгә мөмкинлекләре бар, шулай эшләргә уйлый. Әмма әзерлекле тьютордан башка инклюзия барып чыкмас дип уйлыйм” ди Анна Устиновская.

Гомум алганда, бу юнәлештә боз эри башлавын ата-аналар шатланып кабул итте. Бер мәктәптә инвалид балаларны бөтенсен бер сыйныфка җыйганнар дип беләм, аларны ике укытучы “җиңәргә” тырыша, бу бөтенләй инклюзия түгел инде, ди ул.​

Мәгариф министрлыгы фикере

Азатлык Татарстан мәгариф министрлыгыннан да инклюзияне оештыру тәртибе турында рәсми мәгълүмат сорады. Мининстрлыктан килгән рәсми хатта махсус програм белән укыган тьютор турында бер сүз юк. Инклюзия юнәлешен тормышка ашыру өчен мәктәп штатына тәрбияче булдыру карала дип кенә язылган.

Мәгариф министры хатында әйтелгәнчә, “Просто другие” иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашудан соң, аутизмлы балалар өчен “ресурслы сыйныфлар” проектын башлап җибәрү өчен Казанда 4 мәктәп аерып алынган.

Аларда инклюзия юнәлеше сынау рәвешендә кертелә. Азатылык хәбәрчесе булган Казанның Вахитов районындагы 1нче мәктәп бу 4 мәктәп исемлегенә кертелмәгән. Инклюзияне башлап җибәрү әлеге мәктәп җитәкчесенең үзенең башлангычы һәм теләге генә икән.

Аутизмлы балаларның саны төгәл белгеле түгел

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда шундый авырулы барлыгы ​300 бала булуы ачыкланган. Әмма ата-аналар әйткәнчә, бу сан күпкә зуррак. Чөнки авыруны ачыклау авыр, чыгымлы, тиешле белгечләр табу авыр һәм кайбер ата-аналар аны яшерә.

Мәгариф министрлыгы хатында язылганча, аутизмлы 300 баланың 38е гадәти мәктәптә белем ала, 69 бала балалар бакчаларына йөри, 145 бала мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен махсус мәктәптә укый.

Гомум алганда, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 189 бала беренче сыйныфка махсус аерылыган 153 мәктәпкә укырга кергән.

Казанда инклюзия үзәкләре дип саналган ике мәктәп һәм Яшел Үзәндә бер лицей эшли. Аларда барлыгы 173 бала белем ала.

Татарстанда 18 яшькәчә барлыгы 21 мең инвалид бала бар дип санала.

Запись Аутизмлы балаларны инклюзив укыту: барып чыгармы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..