Архивы багучы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Дәвалаучыларга ышанып, кыз 17 миллионлык милкеннән коры кала [булган хәл]
Казанда 33 яшьлек Егор Богданов белән 40 яшьлек Ләлә Лебедеваны 24 яшьлек кызның, имештер, аннан бозымны салдырганнары, 17 миллионга якын милкен (акча һәм кыйммәтле әйберләрен) алдап алганнары өчен хөкем иткәннәр. //ProKazan.ru//

Егор Богданов Казан урамнарының берсендә таныш булмаган кыз янына килеп, барлык туганнарына һәм үзенә үтерә торган бозым куелганлыгын әйтә. Тиз арада аураңны чистартмасак, үлү ихтималы бар дип тә куркыта.

Ә Ләлә Лебедева дәвалаучыдан бозымын алдырткан канәгать клиент ролен үтәгән.

Дәвалаучы кызга ике йола үтәргә кушкан. Беренчесе – төнлә зиратка барып дога укырга, икенчесендә өйдә булган кыйммәтле зәркән әйберләрен һәм акчаларны алып килеп, аның кулына бирергә.

Ул шушы милектә начар, тискәре энергетика җыелып ятканын әйтә. Шуңа да, алардан котылу ягын карарга кирәк ди.

Кыз 17 миллионлык милкен җыеп Егор Богдановка биргәч, ул ике сәгатьтән очрашу билгели. Ләкин тиешле вакытта күренми.

Кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Аларны бер айдан тоталар һәм хөкем итәләр. Богдановны 3 ел 6 айга, Лебедеваны 3 елга төрмәгә утырталар. Ә зыян күргән кызга өлешчә сакланып калган милкен кайтаралар.

Запись Дәвалаучыларга ышанып, кыз 17 миллионлык милкеннән коры кала [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“…Безнең чир түгел, Саниягә барып карагыз, ул көчле багучы бит…”
Мин үзем күрәзәчеләргә ышанып бетмим, әмма да ләкин сихерчеләр барлыгын беләм. Кешегә сихер, бозым салуларны табиблар да кире какмый бит. Инде йөреп-йөреп тә кеше авыруга дәва таба алмаса: «…безнең чир түгел, әбиләргә барып карагыз…» – дип үзләре үк әйтә. //Сөембикә//

Ул миңа сабый чактан ук таныш. Безнең ул авылда туганнарыбыз яши, мәктәптә укыган елларда аларда еш кунак була торган идем. Анда тапкан яңа дус кызларымның берсе Сания иде. Буй җиткәч, якын ахирәтләргә әйләнмәдек әйләнүен, әмма юлым бу авылга төшкәч, иң беренче эш итеп мин аның турында сорадым. Үзем дә аңламаган нидер тарта мине шушы сәер кызга…

Бозым ясаганына ышанмасам да, халык арасында: «Сания сихер ясап биргән. Шуңа күрә, фәләннең ташлап чыгып киткән ире кире кайткан. Фәлән кеше көндәшен шулай чиргә сабыштырган…» дигән сүзләр йөргәч, Аллам сакласын, дип, куркып та калдым… Сихер белән генә яныңа кайткан ирне кочсаң ни дә, кочмасаң ни? Аның җылысы шул бер кочак утын ялкыны кебек кенә буладыр. Хыянәт итеп чыгып киткән ирне, аркасына аскан биштәренә алтын тутырып кайтса да, кабул итә алмыйм мин аны. Саниянең ишеген күбрәк бәхетсез хатыннар шакый икән алайса… Хәер, болар барысы да кеше сүзе генә. Ә минем аның үзен күрәсем, чын дөресен сорыйсым килде. Бозым эшләтергә түгел (Ходаем үзе сакласын!), кызыксынып кына киттем янына.

Бусагасын атлап керүгә үк ни өчен килгәнемне аңлады Сания. «Язасың килә икән, яз, башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйлим. Тик адресымны бер кешегә дә бирмә. Болай да җитәрлек гөнаһка баттым… Әбием кыйбласыннан тайпылдым… Ул мәрхүмә кешеләргә гел яхшылык кына кылып яшәде. Ятим булгангамы, хәерчелектән баш чыкмагангамы, авыл халкы безне этте-төртте. Чит иттеләр… Ә мин башкача булдыра алмадым», – диде ул. Аннан сагыш-хәсрәт, шул ук вакытта үкенеч тулы күзләрен еракка төбәп сөйләде дә сөйләде. Ә мин аның һәр сүзен ак битләргә кара юллар белән хикәят итеп салдым.

…Күк йөзе чалт аяз. Анда-санда йолдызлар атыла. Айның салкын нуры төнне кочкан. Агачлар, нәрсәгәдер шомланган кебек бер-берсенә сыенып, шым гына кемнедер күзәтә сыман.

Зират капкасы янына җиткәч, төенчеген култык астына кыстыра да, әкрен генә капка бавын күтәреп эчкә уза ул. Шул арада күз ачып йомганчы юк та була. Аның артыннан корыган чыбык, яфрак кыштырдавы гына ишетелеп кала. Таныш сукмак буйлап барганнан соң, колач җитмәслек бер агач янында туктый хатын. Монда таш та, киртә дә куелмаган. Кайчандыр кабер булганына ишарәләп, шушы карт имән агачы гына үсә. Аның төбендә кем ятуы, кайчан, ничек бакыйлыкка күчүе дә билгесез. Сания әбисе белән ул монда еш килгән. Мәрхүм рухына багышлап дога укыганнан соң, әбисе һәрвакыт оныгына ниндидер сер ачасы килгән кебек карап-карап тора да, бернәрсә дә әйтмичә, аны җитәкләп тагын өенә кайтып китә торган була.

– «Ул чакта әбием нигә берни дә сөйләмәде икән? Бу кабернең тарихы нинди?» – дип, кат-кат уйланам. Әбием аның серен үзе белән җир куенына алып китте, – ди Сания уфтанып.

Әбисе үлгәннән соң, башкалардан читтә торган бу кабер янына Сания үзе генә килә. Җиде төн уртасында, ай тулганда гына барып сыена ул аңа. Имән янында ул әбисенең җылысын, назын тойгандай була, һәм шул ук вакытта кемдер аны нигәдер шелтә-ләгән дә кебек. Бик күп хәсрәтләрнең шаһиты булып, аларны сер итеп саклаган бу карт имән дә соңгы көннәрен яшәгән кебек тоела кызга.

Монда озак торырга ярамый. Нидер кыштырдаган тавышка сискәнеп, як-ягына каранып ала. Артыннан кем йөрмәс тә, кем күзәтмәс? Үзе генә булуына ышангач, агачны янә кочып ала да, аннан нәрсәдер сорый, ялвара башлый. Һәм үзе генә белгән догасын укый.

– Үземнең нәрсә эшләгәнемне, нинди көч мине шулай йөрткәнен аңламыйм. Ай тулган чакта, әйтерсең, мин кеше түгел… Тән авыртканнан түгел, җан ярасыннан илереп: «Ходаем, нишләп мине шулай яраттың?!» – дип елый башлыйм. Тик ялваруымны берәү дә ишетми…

Кызның вакыты исәпле. Таң беленә башлаганчы ул зираттан чыгып китәргә тиеш. Тик аңа кадәр кайбер эшләре бар әле. Кичә килгән хатынның гозерен үтәргә кирәк… Сания урыныннан тора да ике-өч көн элек күмелгән каберне эзләргә керешә, чардуган куярга өлгермәгән кабер өстеннән бер уч туфрак алып төенчегенә сала. Үзе нидер пышылдый:

«…аралары кабер туфрагы кебек суынсын. Ай күрсен, Кояш алсын…»

– Аннары өйгә кайтам да, өстемне дә алыштырмыйча, үз-үземнән качарга теләп, юрган астына посам. Болай ярамаганын да беләм. Кат-кат үз-үземә антлар да бирәм. Юк! Ниндидер бер явыз көч миңа тыныч кына яшәргә ирек бирми. Кайчакларда мәрхүмә әбиемнән ярдәм сорап елыйм. «Әгәр син исән булсаң, шундый юлга басар идемме? Миңа бик авыр, коткар бу газаптан!» – дим.

Сания әти-әнисен бөтенләй хәтерләми. Иң якыны – әбисе. Сабый чакта аның авылда бер дусты да булмый. (Менә нигә һәр килүем аның өчен зур сөенеч булган икән!) Ул урамга чыкса, күрше-тирәләрнең капкалары шапылдап ябыла, олылар бала-чаганы елата-елата тизрәк алып кереп китә. Үзләренең җил капкалары аша Сания көннәр буе ямансулап карап тора да өйләренә кереп әбисен йөдәтә: «Нишләп качалар, әби, нигә минем белән уйнамыйлар?» Әбисе Санияне юк-бар сүз табып юата, тик сәбәпләрен генә аңлата алмый. Хәер, аның әбисе белән дә авыл халкы якыннан аралашмаган. Чәйгә чакыручы, авырый калса, хәлен белүче дә булмаган. Шуңа күрә, алар иртә яздан кара көзгә кадәр күп гомерләрен урманда уздырганнар: үлән киптергәннәр, җиләк-җимеш җыйганнар.

Авылдашлары капканы ачып кермәсә дә, шифа, дәва сорап, читтән килүчеләр алар бусагасын күп таптый. Саниянең әбисе берсен дә кире бормый. Сукыр тиен дә алмыйча күпме кешене аякка бастыра ул.

– Ай тулган чагында әби мине тәрәзә янына җибәрми иде. Өй каршында алтын табак кебек эленеп торган сихри айга карыйсы килеп, тәрәзә пәрдәсен күтәрмәкче булам, әби: «Йокла, кызым, йом күзеңне. Айның йогынтысы көчле аның…» – дип, тәрәзәләрне томалап бетерә иде. Әбием, үлгәнче, йоклаганда мине куеныннан чыгармады. Аның бу гадәтенә күнеккән идем. Нигә шулай кирәклеген сораганым да булмады.

Кара чәчле, ап-ак йөзле, кыйгач кашлы кыз үсеп буй җитеп авылның бер чибәренә әйләнсә дә, аңа сүз катучы, дәшүче булмый. Аның каравы, үз артыннан «сихерче» дип әйтеп калуларын еш ишетә ул. Нигә кешеләр болай явызлана, мескен әбисенең кайсысына зарары тигәне бар – Сания бу сорауларга җавап таба алмый. Әбисе үлгәннән соң ул бөтенләй ялгыз кала. Мәрхүмәнең әйткән васыятен дә оныта. Әбисе: «Кызым, ай тулганда берүк өйдән чыгып йөрмә. Башкаларга охшамаган булуыңны онытма. Без сәер нәселдән… Яныңа сихер ясатырга сорап килүчеләр күп булыр. Үзеңә гөнаһ алма, мәңге бәхиллегем юк», – дигән була.

Ай тулган төннәрдә, әйтерсең, аны алыштырып куялар – үзен җир белән күк арасында эленеп торган кебек хис итә… Ә кешеләр, гүя, аның шул мәлен көтеп кенә тора: иртән күзен ачарга өлгерми, ишеген кагалар: берсенең ирен тартып алганнар – балалары ятим калган, икенчесе бай сөяркәсен гомерлеккә үзенә бәйләргә җыена, өченчесе бер зур җитәкченең башын бутамакчы…

Авылдашларыннан гел кимсетү сүзләре генә ишетеп яшәгән Сания, әбисе үлгәннән соң, үзенчә алардан үч алырга тотына. «Ярдәм» сорап килгән берәүне дә кире бормый. Акчаларын да кире какмый! Бер ягы кыйшайган өйләре урынына менә дигән йорт салдыра. Кеше түгел, кош та үтеп кермәслек итеп биек койма тоттыра. Машина ала. Ул шулай итеп үзенә утрау төзи. Бер башына бер утрау. Ярату, мәхәббәт дигән хистән мәхрүм булган, бәгыре ташка әйләнгән Саниягә кеше аерылса ни дә, кушылса ни – исе дә китми, сихерен ясый бирә.

Саубуллашканда ни дияргә дә белмәдем. Дөресен генә әйткәндә, кызгандым мин аны. Акыл бирергә аңа беркем дә түгелмен, аннан, Сания моңа мохтаҗмыни?! Бер нәрсәне аңладым: бәхетсезлеге, ялгызлыгы белән бу фани дөньяда ук ул үзенең каты җәзасын ала инде…

Язмышымны беләм дип, Аллаһы Тәгаләдән узып, алны-артны карамыйча гел күрәзәчеләргә чапкан халыкны да гөнаһсыз димәс идем. Югыйсә Ходайның кодрәтеннән беребез дә уза алмый, язмышларга язылганны күрмичә, гүргә дә кереп булмыйдыр.

Дания Шәрипова

Запись “…Безнең чир түгел, Саниягә барып карагыз, ул көчле багучы бит…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Күптөрле авыруларны терелтеп аякка бастыра торган багучы бар… Мәүлидәне шунда алып барыйк”
Фахирә карчык йөгерә-атлый өенә ашы­кты. Кеше ярдәмен­нән башка йөри дә алмас хәлгә калган килененә өметле хәбәрне тизрәк җиткерү иде аның те­ләге. Башкортстанның Ка­мышлы төбәгендә күптөрле авыруларны терелтеп аякка бастыра ала торган багучы бар икән, дип кайтып сөйлә­гәч, килене Мәүлидәнең кү­зеннән яшь тәгәрәде. Әмма шатлыктан идеме бу яшь, кайгыданмы — кайнанасы аңламады.

//Сөембикә//

Кичен улы Заһид эштән кайтып ашарга утыр­гач, Фахирә карчык көндез күргән, ишеткәннәрен бик тәфсилләп яңадан сөйләде. Заһидның: «Бик озакка суз­мый юл хәстәрен күрергә ки­рәк булыр»—дигән сүзләре­нә каршы хатыны Мәүлидә:

— Юк, юк, беркая да бар­мыйбыз. Күрәзәчегә бар­саң— бозым, врачларга кү­ренсәң— нервыдан, диләр. Йөрмәдек тугел, йөрдек бит инде,—диде.

Әмма Мәүлидә бу сүзләр­не барасы килмәүдән әйтмә­де. Ул Заһидын кызганды. Аркасына күтәреп дигәндәй, кайларга гына алып барма­ды бит инде ул аны. Хәзер колхозда да эшнең бик кыз­ган чагы. Заһидның берүзенә ике трактор. Берсеннән бушауга, икенчесе көтеп то­ра. Мәүлидәнең әнисе Зәкия әби дә ялгыз кеше. Барысы­на да Заһидның ярдәме ки­рәк. Шушы хәлне белә торып ничек инде мине күрәзәчегә алып бар, диеп әйтмәк ки­рәк? Әгәр, чынлап та, мөм­кинлек таба алса — каршы килмәячәк, әлбәттә. Бу туры­да ул кычкырып әйтмәде.

Дөнья мәшәкатен бер чит­кә куеп, Заһид Мәүлидәне алып тагын сәфәр чыкты. Тик, кызганыч, бу юлы да нәкъ Мәүлидә әйткәнчә тә­мамланды. Сәламәтлеккә файдасы тиярдәй ярдәм бул­мады. Өйгә кайтып сызлану­ларына түзә алмый яткан көннәренең берсендә Мәүлидәгә Казанга барып про­фессорларга күренеп карар­га киңәш иттеләр. Әллә инде авыру килеш юл газапла­рыннан интеккәнгә, әллә сы­рхауханәләрдә ятып дәвала­нып та, бер файдасы тими, сәламәтләнүдән өмете суы­нып барганга, аның өйдән беркая да кузгаласы килмә­де. Күңеленнән төрле уйлар кичерде. Заһид та, башка­лар да мине караудан ялыкканнардыр, тик белгертми­ләрдер генә, дип борчылды.

Ләкин Заһид Мәүлидәсен профессорларга да алып ба­рды. Әгәр риза булсагыз, операция ясыйбыз, диюгә Мәүлидә, икеләнеп тә тор­мыйча, килеште. Тик опера­ция өстәленә яткач ашык­мыйммы, ялгышмыйммы, дип икеләнде. Дөнья белән бөтенләйгә бәхилләшергә ту­ры килсә дә балаларым, За­һидым ятлар кулына кала ич дигән уй миен көйдереп үт­те. Әмма тәкъдиргә буйсыну­дан башка чарасы юклыгын аңлаган хәлдә наркоз тәэси­реннән күзләрен йомды.

Катлаулы операция бары­шының һәр минутын ни бу­лыр дип җан атып көтеп тор­ган Заһид, ниһаять, Мәүлидәсенең ут чәчеп торган ма­ңгаена кулын куйды. Илле ике тәүлек буена ул гомере кыл өстендә торган хатын­ның баш очыннан китмәде. Әмма танылган белгечләр тарафыннан ясалган бу опе­рация да аларга шатлык ки­термәде. Мәүлидәсе элек аякларына гына баса алма­ган булса, хәзер инде уты­рып та тора алмый башла­ды.

Бер-береңә булган хисләр тирәнлеген вакыт агышы гы­на түгел, язмыш үзе дә сы­ный. Заһид әнә шул хәлләр­дә дә рухын төшермәде. Аның бөтен курыкканы Мә­үлидәсе үлеп китәр дә, ко­яшның нурлары сүнеп, до­нья караңгылыкка чумар, то­рмышның бер кызыгы кал­мас дигән уй иде. Ярый әле, хатыны исән калды. Ул шу­нысына да куанды.

Кайтуларына тормыш аларга тагын бер сынау әзе­рләп куйган булып чыкты. Зәкия әбинең күзләре нача­рланды. Газ плитәсендә аш пешергәндә ут чыгара язган. Ярый әле, күршеләре күреп, фаҗига булмый калган.

Ялгызы яши алмаган әби­сен Заһид үзләренә алып кайтты. Соңгы көненә кадәр тәрбияләргә дә иде исәбе, тик Зәкия әби кодагыен кыз­ганды, картлар йортына ки­тәргә карар итте. Авыл хал­кы, күрше-күләннән яхшы түгел бит, дип каршы да кил­гәннәр иде дә, Зәкия әби: «Үзләре сау-сәламәт була торып та әти-әниләрен карт­лар йортына илтүчеләрне дә әллә нишләтмиләр әле. Ә се­знең хәлегез аллага гына тү­гел, бәндәгә дә мәгълүм, га­еп итмәсләр»,—дигәч, Заһид әбисен Мөслимдәге картлар йортына илтеп урнаштырды.

Анда тәрбияләнүчеләрнең тамаклары тук, өсләре бө­тен, урын-җирләре йомшак булса да, бераздан олы ке­ше туган ягын сагынып җир­си башлый. Гомер иткән ни­гезе, дөньяның ачысын-төчесен бергә татыган, гәплә­шеп гомер кичергән күрше­ләре, авылдашларын исенә төшереп газаплана. Сагыш­тан зар, әрнүле мөлдерәмә күңел, яшь тулы күзләрен тәрәзәдән ала алмыйча үлеп тә китә. Озак та үтмәде, Зә­кия әбинең дә хәле начар­лануы турындагы хәбәр өйдәгеләргә килеп җитте. За­һид шул көнне үк барып аны алып кайтты. Өч көннән соң әби бөтенләйгә Аллаһ хозу­рына сәфәр кылды.

Дөньяда әниләрне югалту­ның авырлыгы һәркемгә дә билгеле халәт. Әмма ул юга­лту Мәүлидә өчен икеләтә газаплы булды. Үзен туды­рып үстергән, аның матур яшәве хакына күпме хәләл көчен салган әнисен соңгы юлга озатканда бер төрле дә ярдәм итә алмый ятуына бик нык борчылды. Әнисен өй­дән алып чыгып киткәндә:

— Зинһарлар өчен рәнҗепләр китмә инде, әнием. Әгәр мөмкинлекләрем бул­са, шушылайлар ятар идем­мени?—дип өзгәләнеп мен­дәренә капланды. Мондый хәлләргә төшмәгән булса бә­хетнең ни икәнен гомерендә дә аңламаган булыр иде Мә­үлидә. Йөгерә-йөгерә эшләп йөргән көннәре кире кайтса алтын тауларына да алыш­тырмас иде бүген ул аны. Әмма ни хәл итәсең…

Шулай да бу гаиләне мин канаты каерылганга тиңлә­мәс идем. Йорт-җир, каралты-кураның төзеклеге урам­нан ук күзгә ташлана. Ә инде эчкәрәк үткән саен чиста­лык, төгәллектән йорт хуҗа­сының ни кадәр көчле ихты­ярлы, булдыклы кеше икән­легенә тагын бер кат ышана­сың. Монда сиксән яшен ва­клап килүче кайнананың хе­змәтләре дә мәдхиягә лаек. Балалар да бик тыңлаулылар. Олыларның һәр сүзен йөгерек йомгак шикелле тә­гәрәшеп кенә үтиләр. Моны Заһидның үтә таләпчәнлегеннән дип кенә түгел, ә аның гаиләсенә карата олы ихтирамыннан дип аңлау дө­ресрәк булыр.

Заһидның са­бырлыгына, игътибарлылыгына, мәхәббәтенә тап төше­рми, аны тагын да югарырак үрләргә күтәрә алуына со­кланмау мөмкин түгел. Кыш көннәрендә бәләкәй чанага салып Мәүлидәсен театр-киноларга алып баруларын, аны сабый баладай кадер­ләп күтәреп йөртүләрен күргәндә әллә кызганудан, әллә сокланудан йөрәгем кысы­лып, ихтыярсыз күзләрем­нең яшьләнүе, авылдашла­рымның да шундый ук халәт кичерүләре бу язманың туу­ына сәбәп булгандыр дип уй­лыйм.

Тормыш шулай бара тор­ды, әмма Заһид Мәүлидәсен терелтү өметен өзмәде. Көн­нәрдән бер көнне аңа Әлмәт шәһәрендә бер тылсымчы хирург бар икән, дип килеп әйттеләр. Ул Илгизәр Вәлиевич Усманов дигән кеше икән. Врач аларны бик җы­лы кабул итте. Мәүлидәнең тәнендәге операция җөйлә­рен күргәч: «Йа хода, бу ка­дәрле тураклау кемгә кирәк булды икән»—дип авыр су­лап куйды. Мәүлидә кабат операция өстәленә ятты. Бу юлы Заһидның йокысыз төн­нәре, кан артыннан кан би­рүләре бушка китмәде. Мә­үлидә култык таяклары яр­дәмендә булса да, аяклары­на басты. Утырып та тора ал­маган кеше өчен бу яңадан туу белән бер иде. Заһид бе­лән Мәүлидәнең рәхмәт сүз­ләренә каршы Илгизәр Вәлиевич: «Мин үземнең бурычы­мны гына үтәдем. Кирәк бул­са, кулымнан килгәнчә тагын ярдәм итәрмен»,—дип оза­тып калды.

Кышның зәмһәрир сал­кыннарында яшеллеген җуймыйча үз төсен саклап кала алган нарат урманын күргәнегез бармы сезнең? Булмаса, безнең авылга ки­легез. Заһид белән Мәүлидә гаиләсен менә шул яшел ур­манга тиңлим мин. Авылы­бызның һәр кешесе исемен­нән аларга бәхет, якты килә­чәк, балаларына тәүфикъ һәм һидаят телим.

Әхмәтзыя ӘХМӘТҖАНОВ

Запись “Күптөрле авыруларны терелтеп аякка бастыра торган багучы бар… Мәүлидәне шунда алып барыйк” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..