Архивы балыклар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Идел култыгында бик күпләп балык һәм су күселәре үлгән [видео]
Займище һәм Октябрьски бистәләре янында Идел култыгында үлгән балык һәм су күселәре табылган. Экология министрлыгы, Рыбнадзор һәм Росприроднадзор оешмалары вәкилләре тикшеренүләр үткәрә. //Azatliq.org//

Бу сәгатьләрдә Займище һәм Октябрьски бистәләре тирәсендәге Идел култыгында үлгән балык һәм су күселәре табылган урында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Рыбнадзор һәм Росприроднадзор оешмалары вәкилләре тикшеренүләр үткәрә. Бу хакта Азатлыкка экология министрлыгы сүзчесе Айгөл Әмирова белдерде.

Аның сүзләренчә, эшче төркем суны, үлгән балык, җанварларны алып кайтачак һәм лабораториягә тапшырачак. “Бөтен оешмалар бергәләшеп төп сәбәпне ачыклаячак”, ди Әмирова.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Идел култыгында балыклар һәм су күселәре үлү турында белә. Фаҗига сәбәпләрен ачыклау аның контролендә ди Әмирова. Аның сүзләренчә, Идел култыгындагы әлеге хәл министрлыкка иртәнге якта хөкүмәтнең “Халык контроле” порталы аша килеп ирешә, аны битараф булмаганнар хәбәр итә.

Азатлык Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасына шалтыратты. Прокурор Олег Даминов әйтүенчә, әлегә ниндидер нәтиҗә ясарга иртә.

“Әлеге вакытта анда табигать саклау прокуратурасы белгечләре эшли. Суның анализы алыначак, ихтиологларның тикшерүе уздырылачак. Шуннан гына балыкларның, су күселәрнең үлеменә китергән сәбәпләренә ачыклык кертеп булачак. Үлем сәбәпләрнең берсе су астында һава җитмәү дә булырга мөмкин”, диде Даминов.

Алдан балыкларның үлеме турында яр буенда яшәүчеләр хәбәр итте дип язган иде журналист Юлия Фәйзрахманова activatica.org сайтында.

Балык һәм су хайваннарының үлемен җирле халык Иделне ком салып күмү белән бәйли. Әлеге эшне 2012-2014 елларда Татарстан Дәүләт шурасы депутатына һәм “Казан” төзелеш оешмасына якын ширкәтләр башкарды, диелә. 2012 елдан “Идел һәм халык каршы” дигән төркем һәм галимнәр Иделне тергезү өчен бу урыннарда аеруча саклана торган табигый территория будыруны тәкъдим итеп килә. Ләкин Татарстан җитәкчелеге әлеге вакытта беренче чиратта күңел ачу биналары төзүне генә карый, дип яза Фәйзрахманова.

2016 елның җәй ахырында да Татарстан сулыкларына балыклар һәм кошлар үлүе күзәтелгән иде.

Запись Идел култыгында бик күпләп балык һәм су күселәре үлгән [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..