Архивы бахетле - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Бәхетле” төркеме инвалид арбасындагы кыз белән очраша алачаклармы? Үзләре әйтә
Татар сәхнәсендә яңа җырчылар барлыкка килгән саен, миндә, эстрада турында күзәтеп баручы буларак, болар нишләр икән инде, нәрсә турында җырлар икән дигән сораулар барлыкка килә. Әле күптән түгел генә «Бәхетле» төркеме Татарстан тамашачысы өчен таныла башлады.

Әлеге төркемдә ике егет катнаша: Филүс Вәлиев, Лев Кулушев. Татар сәхнәсенә алар нәрсә алып килергә телиләр? Ничек бер-берсен табып, дуэт булдырганнар? Алар дуэтларның озак еллар бергә эшли алмаулары белән килешәләрме? Бу һәм башка сорауларга егетләр үзләре җавап бирделәр.

— Егетләр, сәламнәр! Әңгәмәбезне сезнең «Бәхетле» төркеме буларак сәхнәдә күпме вакыт эшәвегезне сораудан башлыйк әле.

— Безнең формалашуыбызга 14 март бер ел булды. Кастинг үтүен белеп, катнашырга булдык. Продюсерыбыз безне сайлап алды. Сайлап алу туры бер генә көн барды. Икенче көнгә безне шалтыратып, студиягә чакырдылар.

— Нинди җыр башкардыгыз?

— Лев — Рим Хасановның «Тамчы тама» җырын, Филүс үзе иҗат иткән «Онытты улы әнкәсен» җырын башкарды.

— Берегезгә – 20, икенчегезгә 25 яшь. Аерма сизеләме?

— Юк, Лев, үзенә 20 булуына карамастан, олылар кебек фикер йөртә белә. Ул үзен җитди тота.

— Шоу-бизнеска озакка килдегезме?

— Һәрбер башкаручының, һәр дуэтның үз иҗат юлы. Ышанырга, тырышырга кирәк. Шулай да без әле тиз арада китмәбез дип уйлыйбыз.

— «Артур-Марат» дүэты да башта шулай дип уйлагандыр. Ләкин хәзер алар аерым җырлыйлар. Сездә дә шулай булыр микән?..

— Алар хәзер аралашмыйлар да бугай. Бездә алай булмас дип уйлыйбыз. Без бер-беребезне аңлыйбыз. Әгәр дә аерым җырлый башласак та, дустанә мөнәсәбәттә калырбыз дип уйлыйм.

— Сез дуслармы? Аралашкан кешеләрегез, компанияләрегез берме?

— Уртак дусларыбыз бар, әлбәттә. Күпләр безне бары тик коллегалар гына дип белә. Бу алай түгел. Без гел бергә бит: концертлар куябыз, эшебез уртак, шуңа күрә төрле хәлләргә дә очрыйбыз. Ничек инде дуслар булып китмисең ди?!

«Безнең максат — популяр булу»

Егетләр белән аралашканда, Лев миңа текәрәк кебек тоелды, Филүс исә гади авыл егете тәэсирен калдырды. Татар телен Филүс кебек камил белмәгәнгә микән, Лев безнең белән бик сирәк сөйләште. Шуңа күрә күп очракта сорауларга Филүс җавап бирде. «Нишләп җавап бирми, ник сөйләшми?», — дип сорагач: «Күп сөйләшми ул, ә минем фикерләрем бар, һәм мин фикеремне әйтергә курыкмыйм», — диде Филүс.

— Филүс, син бай гаиләдәнме?

— Юк, әти-әниләрем бай кешеләр түгел.

— Акча җитмәгән чаклар була идеме?

— Әйе, өй авыш, идәннәр җимерек булган чаклар да бар иде.

— Сәхнәдә үз исемеңне булдырыр өчен акча кирәк бит…

— Әйе, килешәм. Без тырышабыз, эшлибез. Барысы да тиз генә булмый, вакыт кирәк. Бер ел эчендә туплаган тәҗрибәбез безгә алга таба ярдәм итәр. Уңышларыбыз да юк түгел бит. Сәхнәдә үз исемеңне булдыруга әкрен генә, ашыкмыйча гына барырга кирәк.

— Продюсер тәкъдим иткән җыр сезгә ошамаса, сез үзегезнең фикерегезне әйтә аласызмы?

— Әлбәттә, бергә уйлашып эшлибез. Шулай да соңгы сүз продюсерныкы.

— Кем сезгә киемнәрне сайларга булыша?

— Үзебез сайлыйбыз. Төсләренә игътибар итәбез.

— Нинди темаларга җырларга яратасыз?

— Төрле темаларга җырларга кирәк. Һәрбер тема җырчыны башка яктан ача.

— Җырның темасын аңлый белү дә кирәк. Мәсәлән, үлем турында җырлый алыр идегезме? Якын кешеләрегезне күмгәнегез бармы?

— Темаларның барысы турында да җырлар идек. Хәтта әлеге тема безнең тормышыбызга кагылмаса да, китаплар, кинолар аркылы әлеге хисне аңлый алабыз. Үлемгә килгәндә, бертуган энемне югалттым. (Укучым, исеңә төшерәм: егетләрнең Филүс исемлесе сөйли — автор.)

— Нәрсә булды?

— 18 яшендә юл хәләкәтенә очрады.

— Энеңне күмгәч, күңелең түрендә берәр нинди үзгәреш булдымы?

— Һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк. Хәтерлим: студент чакта авылга әниләр янына ике айлар буена кайтмаган чаклар була иде. Ике атналап әти-әнигә шалтыратмаган чаклар бар иде. Якыннарыбызның, туганнарыбызның исәнлегенә сөенеп яшәргә кирәк.

— Татар халык җырлары, ретро-җырлар сезнең репетуарыгызда бармы?

— Әйе, «Сиңа тагын мин бер киләм әле», «Бер минут», «Туй күлмәге», Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Ак болытлар» ретро-җырлары бар. Алга таба әлеге исемлек артачак дип ышанабыз.

— Шоу-бизнеска нәрсә бирә алырсыз икән?

— Башка төрлерәк җырлар башкарырга иде. Татарстанда күп җырларның көйләре охшаш. Кайвакыт бер җырны икенчесеннән аерып булмый.

— Бизнес дибез бит инде, акча эшләргә килдегезме?

— Әйе, акчага мохтаҗ булып яшәмәскә иде Аллаһ боерса. Тырышып эшләсәк, акчасын да таба алырбыз. Әйтеп үткәнемчә, балачакта акча җитмәгән чаклар булды, шуңа күрә киләчәктә үзебезнең балаларыбызга безгә әти-әниләр бирә алмаганны биреп булсын иде. һәм, әлбәттә, әти-әниләрне дә кайгыртырга, аларга акча белән ярдәм итәргә иде.

— Үзегезгә популяр булу ошыймы?

— Әйе! Без ихластан җырлыйбыз. Син җыр башкарганда, тамашачы, сине аңлап, тыңлый икән, моннан да зур рәхәтлек юк. Шундый җырчылар бар: алар үзләренең тавышы турында гына уйлыйлар, тавышларына сокланалар. Бу дөрес түгел. Син җырың, тамашачың турында уйларга тиешсең.

— Шоу-бизнеста танылыр өчен, журналистлар белән дә хезмәттәшлек итәргә кирәк. «Кара пиарга» ничек карыйсыз?

— «Кара пиар”га, «сары» матбугат”ка берничек тә карамыйбыз. Юри, тамашачыны алдап, булмаганны булды дип сөйләргә ярамый.

— Ә Казанда үткән бер концертта булган вәзгыять турында нәрсә әйтерсез? «Болгар кызлары» экс-солисткасы белән үбешүне алдап уйлап куйган идегезме?

— Мин ул кызның кем икәнен дә белми идем. Күпләр әлеге күренешне «кара пиар» дип атады. Бәлки безнең продюсер аның белән сөйләшкән булгандыр, ләкин мин бу хакта бернәрсә дә белмим.

— Шуңа күрә озак итеп үбештеңме?

— Юк, аптыраганнан нәрсә эшләргә генә белмәдем. Барыбер кешегә хәзер бернәрсә дә дәлилләп булмаячак. Шуңа күрә әлеге теманы ябыйк.

«Йолдыз чире безне дә көтә»

— Популяр җыр нинди булырга тиеш?

— Ике төрле җыр бар: гадирәк һәм катлаулырак. Мәсәлән, «Әйтмә син авыр суз» һәм «Мин сине яратам». Икесе ике җыр, ләкин икесе дә популяр. Тиз ритмлы, гадирәк җыр да, катлаулы җыр да хит була ала. Күбесе җырчыдан һәм авторлардан тора.

— «Йолдыз чире» сезгә кагылдымы әле?

— Продюсерыбыз әйтмешли, әлеге күренеш һәрбер популяр булырга теләгән җырчыны көтә. Ләкин нинди вакыт аралыгында әлеге авырудан арынуыбыз бары тик үзебездән тора. Популяр булу — безнең максат, ләкин күктәге йолдыз булу теләге бездә юк.

— Бүген сезне тыңлыйлар, тамашачыгыз да бар. Дуслар күбәя башладымы?

— Әйе, элек безнең белән бер дә аралашырга теләмәгән кешеләр хәзер тартыла. Имеш, без аларга «братан». Андый дуслар булмасын иде.

«Башка бер китереп бәргәч, өйләнербез әле»

— Йөргән кызларыгыз бармы?

— Юк, әлегә кызлар юк. Юк дип, алар бар, ләкин үзебезнең тиң ярыбыз була алырдай туташ әлегә очрамады.

— Кайсыгыздан сорыйм микән? Филүс, нишләп йөргән кызларың белән аерылыша идең?

— Миңа кеше белән күңелсез була башлый. Сөйләшер сүз, ихлас хисләр юк.

— Кайчан өйләнергә уйлыйсыз?

— Башка бер китереп бәрер әле (көләләр). Әлегә өйләнергә әзер түгелбез. Матди яктан да әллә ни әзер түгел, кешесе дә юк.

— Мәңгелек мәхәббәт бар микән?

— Бардыр, ләкин мәхәббәт төрле була. Минемчә, беренче күрүдә мәхәббәт барлыкка килә алмый. Башта гашыйк буласың, соңыннан сөйләшәсең, аралашасың, һәм хөрмәт барлыкка килә.

— Бүген сезне яратучы кызлар күп. Алар арасыннан бердәнберне сайлап алып булырмы?

— Сайлап йөрергә вакыт юк. Аллаһы Тәгалә ничек кушкан, шулай булыр Алла теләсә. Әлегә беренче урында эш.

— Башта гашыйк булам, дисең. Димәк, чибәрлек мөһим?

— Мөһим дип инде… Анысы да булырга тиеш. Йөрәк дөп-дөп килә, эчтә күбәләкләр оча — менә бу гашыйк булу.

— Күз алдыңа китер: син билгеле бер кафега килеп кирәсең дә, мине күреп, яныма утырасың. Мин сиңа ошыйм, мин чибәр. Ләкин торыр вакыт килеп җиткәч, минем йөри алмавымны аңлыйсың. Миңа коляска алып киләләр. Бу очракта ни була? Күбәләкләр очуыннан туктыймы?..

— Курку барлыкка киләчәк. Бик кызык һәм кызганыч сорау, әлеге хәлдә булганым юк. Шуны гына әйтә алам: әти-әнием генә каршы булыр иде. Бәлки әлеге кызга булышып буладыр? Мин булышырга тырышыр идем. Ә сез исән-сау Аллага шөкер.

— Ярый, аңлашылды. Гаилә коргач, сәхнәдән китү ягын карыйсызмы?

— Аллаһ боерса җырларга иде! Шуңа күрә пар сайлауда ашыкмыйбыз. Артист хатыны булу бер дә җиңел түгел, ә гаиләдә тынычлык булырга тиеш. Гаилә корырга җитешербез Аллаһ боерса, хәзергә исә кеше булырга, аякка басарга кирәк.

ТНВ

Запись “Бәхетле” төркеме инвалид арбасындагы кыз белән очраша алачаклармы? Үзләре әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Үзен «Болгар кызлары»ннан куылган Ләйсән суырып үпкән Филүс Вәлиев чынбарлыкны аңлата [видео]
Казанда TMTV премияләрен тапшыру тантанасында Башкортстанда яшәп иҗат иткән “Бәхетле” дуэты җырлагач, сәхнәгә чәчәкләр тотып Ләйсән Басыйрова менде һәм, чәчәкләрен бүләк итте дә, төркем солисты Филүс Вәлиевны суырып үпте. Филүс хәтта кулындагы чәчәк гөлләмәсен дә төшереп җибәрде.

«Күпсанлы шалтыратулар һәм хатлардан соң мин кичәге гамәлемне аңлатырга булдым. Беләсезме, без мөстәкыйль кешеләр, һәр кеше үзенең тормышы өчен җаваплы, үзе өчен җавап бирә. Кем белән сөйләшергә, үбешергә яки үбешмәскә икәнен мин үзем хәл итәргә хокуклы. «Бәхетле» төркеме фанатларына үтенечем бар: миңа эмоциональ хатлар язмасагыз һәм янамасагыз иде. Шулай ук барлык массакүләм чараларын мине тынычлыкта калдыруларын сорыйм. Рәхмәт», ‒ диде соңрак Ләйсән.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ну,я в шоке…Бедненький❤ • • • • P.S.А что,так можно было?)? #ФилюсВалеев #тмтвпремиясе #ЛевКулушев #Бахетле

Публикация от  ?Bахеtlе Family? (@bahetle_family) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2019-03-25T08:20:38+00:00">25 Мар 2019 в 1:20 PDT</time>

Шушы көннәрдә әлеге гадәттән тыш вакыйганың төп герое булган “Бәхетле” дуэты җырчысы Филүс Вәлиев барысын да аңлатып, видеомөрәҗәгать белән чыкты.

“Бик күп сораулар килгәч, әлеге хәлне аңлатып үтәргә булдым. Бу үбешү булган көнгә кадәр мин Ләйсән Басыйрова белән таныш түгел идем. Безнең арада аңарчы да, хәзер дә бернинди дә мөнәсәбәтләр юк. Шулай булуга карамастан, аның шушы адымы күңелемә тиде. Миңа ошады хәтта. Аңа сәламемне һәм иң җылы теләкләремне юллыйм”, ди Филүс.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Чистосердечное признание Филюса ❤️ о случае, с тем самым поцелуем ?с @lisuash #группабахетле #минбахетле #армиябахетле #лейсанбасырова #филюсвалеев #поцелуй #тмтв #премиятмтв @tatar_today @tatar_inform_tatar @tatinform.ria

Публикация от  Группа Бәхетле (@bahetle_official) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2019-03-29T16:50:59+00:00">29 Мар 2019 в 9:50 PDT</time>

Запись Үзен «Болгар кызлары»ннан куылган Ләйсән суырып үпкән Филүс Вәлиев чынбарлыкны аңлата [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бәхетле” төркеме егетләре ни өчен үзләренә гашыйк кызларга карамый?
Татар эстрадасына “Аккошым” җыры белән килеп кергән “Бәхетле” төркеме Уфада оешкан. Аның составында ике егет – 25 яшьлек Филүс Вәлиев һәм 20 яшьлек Лев Кулушев. Филүс тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районы Түреш авылыннан, Лев исә Нефтекамск шәһәрендә туган. Хәзерге вакытта егетләр Уфа дәүләт сәнгать институтында белем ала.

Филүс белән Лев “Бәхетле” төркеменә кастинг аша эләккән. Кастингны исә төркемнең продюсеры Мурат Әбделманов оештырган. Әңгәмәбезне Мурат белән башладык.

– Мурат, ялгышмасам, сез үзегез дә кайчандыр җырчы булгансыз?

– 1996-1997 елларда дүрт кешедән торган “Экспромт” төркемендә җырладым. Гастрольләргә йөргән кызык чаклар бар иде. Төрле фестивальләрдә катнашып урыннар ала идек. 2009 елда Уфадан Мәскәүгә күчендем. Карт әтием Гомәр Әбделманов – Башкортстан Республикасының атказанган артисты. Мөгаен, җыр-моңга сәләтем аннан күчкәндер. Музыка язам, Россия эстрадасы артистлары өчен дә җырлар иҗат итәм. “Фабрика звезд” артистлары белән эшлим.

– “Бәхетле” төркемен ничек оештырдыгыз? Бүгенге көндә нинди эшләр башкарылды?

– “Бәхетле” төркемен оештыру идеясен моннан 2-3 ел элек дустым, сабакташым, хәзерге вакытта бизнес партнерым Рәмис Зарипов белән бергә уйладык. Бүгенге көндә төркем өчен шактый материал тупланды. Кастинг Казан, Уфа, Чаллы һәм башка шәһәрләрдә узды. Әмма Уфада мин Филүс белән Левны таптым. Алар кастингны үз көчләре белән үтте. Икесе белән дә килешү төзелде. Бүгенге көндә 19 җырдан торган җыентык тупладык, дүрт клип төшердек. 2019 елның язында 75 шәһәрдә узачак зур концерт турына әзерләнәбез.

– Ни өчен “Бәхетле”? Төркемгә мондый исем сайлап, өстегезгә зур җаваплылык алдык дип уйламыйсызмы?

– Килешәм, исем тирән мәгънәгә ия. Ләкин бу исем белән бәхәсләшеп булмый. Һәр җырда диярлек “бәхет” сүзе бар. Һәркайсыбызга бәхет ана сөте белән иңдерелгән. Төркемнең “Бәхетле” исемен йөртергә хакы бар дип саныйм. Ниятебез изге, үзебезне дөрес юлда дип саныйбыз.

– “Бәхетле” төркеме татар эстрадасында үз урынын таба алырмы?

– Эстрадада “Бәхетле” кебек төркемнәр, гомумән, юк. Сәхнәдә кемнәр генә җырламый: берсе булмаган сәләте белән рэп укыган була, икенчесе башка бер җырчының җырын урлап җырлый. Аларның берсе дә “Бәхетле” төркеменә көндәш була алмый. Беренчедән, егетләр – музыкаль белемле. Икенчедән, алар – яшь һәм әлегә гаиләсез. Алар белән килешү берничә елга төзелде. Бездә инвестицияләр дә, еллар буе җыелган сыйфатлы материал да бар. Ә иң мөһиме – егетләрнең иҗат итү теләге көчле! “Бәхетле” төркемен беренче урынга чыгару өчен кирәкле тәҗрибә дә, мөмкинлекләр дә бар. Моның өчен безгә нибары ярты ел вакыт кирәк. Бүгенге көндә “Бәхетле Медиа” үзәгенә килергә теләүче артистлар күп. Бәлки киләчәктә яңа төркемнәр дә барлыкка килер, Алла теләсә.

– Килешүдә язылган шартларны әйтә аласызмы? Әйтик, өйләнү мәсьәләсе…

– Минемчә, килешү шартларын сөйләү дөрес булмас. Шуны гына әйтәм алам: егетләр шәхси тормышның иҗатка комачаулаганын аңлый. Әлбәттә, Филүс белән Левка гашыйк булган кызлар күп. Алар егетләрдән игътибар өмет итә. Ләкин егетләр гастрольләргә әзерләнә, аларда кызлар кайгысы юк.

– Егетләргә “йолдызлык чире” эләгү ихтималы бармы?

– Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, “йолдызлык чире” һәркемдә була. Егетләрдә дә булырга мөмкин. Әмма мин булганда, ул чир аларга тимәс дип уйлыйм.

– Сезне “Иванушки” төркеме белән чагыштыралар. Юнәлеш, стиль буенча охшашлыклар бар кебек. Үзегез нинди фикердә?

– Әгәр безне “Иванушки” белән чагыштыралар икән, без шат кына! Үзебез дә “Иванушки” төркемен тыңлап үстек. Иҗатларын хөрмәт итәбез. Игорь Матвиенкога кайнар сәламнәребезне юллыйбыз! Алар кебек югары дәрәҗәгә ирешсәк иде!

– Мурат, теге яки бу чарада “Бәхетле” төркемен тәкъдим иткәндә, нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?

– Оешмаганлык белән. Конкретлык юк. Бар нәрсә сөйләмгә кайтып кала. Мин – патриот, кая гына барсам да, Уфа – иң яраткан шәһәрем! Әмма оештыру ягыннан Казан күпкә алдарак бара. Биредә килешүләр, медиапланнар бар. Шулай да концертлар оештыру авыл дәрәҗәсендә генә дип саныйм.

– Егетләр, тәүге тапкыр Казан тамашачысы алдында кайчан һәм нинди чарада чыгыш ясадыгыз?

Филүс: 30 августта “Болгар радиосы” оештырган бәйрәм концертында җырларга насыйп булды. Форсаттан файдаланып, “Болгар радиосы”на зур рәхмәтебезне белдерәбез. Дөресен генә әйткәндә, Казан тамашачысы бик таләпчән дип куркытканнар иде. Ләкин Казан безне бик җылы кабул итте, кушылып җырладылар, көчле алкышлар белән озаттылар.

– “Бәхетле” төркеме нинди телләрдә җырлый?

Лев: Башкортстаннан булуыбызга карамастан, татар теленә басым ясыйбыз, чөнки татарлар халык саны буенча Россиядә икенче урында. Башкорт һәм рус телләрендә дә җырлыйбыз.

– Татарстан буйлап гастрольләрдә йөргәндә, татар телендә аралашырга һәм бүгенге кебек татар телендә интервью бирергә дә туры килергә мөмкин. Телне камилләштерү юнәлешендә нәрсә эшлисез?

Филүс: Без икебез дә татар егете. Көн дә татар телендә сөйләшергә тырышабыз, көн дә яңа сүзләр өйрәнәбез.

– Төркемегез яңа гына оешса да, иҗатыгызга гашыйк кызлар көннән-көн арта. Аларга ничек җавап бирәсез?

Лев: Барысын да яратабыз, хөрмәт итәбез, рәхмәтебезне белдерәбез. Ләкин үзләрен тыйнаграк тотарга киңәш итәр идек. Кайберәүләр безнең телефон номерларыбызны эзләп табып, хәтта төнлә дә шалтыраталар. Кызлар бер дә кайгырмасын, киләчәктә фан-очрашулар, матбугат конференцияләре үткәреләчәк. Теләгән һәркем белән аралашу, фотога төшү мөмкинлеге булачак.

– Сезне үз итеп һәм яратып өлгергән тамашачыга нинди яңалыклар әзерлисез?

Филүс: Тиздән татар эстрадасының танылган хатын-кыз җырчысы белән уртак җырыбыз дөнья күрәчәк. Җыр “Мәхәббәт йолдызлыгы” дип атала. Безне яратып тыңлаган һәркемгә рәхмәт, барыгызны да концертларыбызда көтеп калабыз!

Эльвира ШАКИРОВА // Татар тудей порталы

Запись “Бәхетле” төркеме егетләре ни өчен үзләренә гашыйк кызларга карамый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мөслимә Латыйпова бизнестан китүе турында: Бәхетле — минем өем, аның өчен көрәшәчәкмен
«Бәхетле» сәүдә кибетләре челтәре хуҗасы Мөслимә Латыйпова топ-менеджерлар составын яңартып, яңа команда туплый. «БИЗНЕС Online»га биргән интервьюда эшмәкәр үзенең бизнестан китүе турындагы гайбәткә мөнәсәбәте хакында сөйләгән.

— Матбугат чараларында үземнең бизнестан китүем турындагы язмалар пәйда булуны бик авыр кичердем. Имеш-мимешләр таралуына компаниябезнең ябык булуы сәбәпчедер дип уйлыйм. Булачак үзгәрешләр хакында сатып алучыга сөйләп тору мөһим түгел дип уйладым. Кадрлар алмашынуы безгә генә кагыла торган нәрсә бит. Топ-менеджментның алышынуы бизнеста гадәти күренеш. «Бәхетле»дә кадрлар 20 ел дәверендә алышынмады дияргә була. Хәзер бу эшкә җитди алындык, дип сөйли бизнес-леди.

— Йорт ризыклары әзерләп сату супермаркеты буларак, «Бәхетле»нең концепциясе үзгәрми. Яңалыкларга килгәндә, алар җитәкче кадрларга кагылып, генераль директорның беренче урынбасары исеме башкарма директор итеп үзгәртелүгә кайтып кала. Вазыйфасында шул ук функцияләр сакланачак. Топ-менеджерлар составына базарны белүче яшьләрне тупладык. Бүген футбол темасы бик актуаль. Мин дә бүген футбол тренеры кебек яңа команда җыйдым. Үзегез беләсез, һәр эштә яңа караш, яңа тәҗрибә кирәк: мәсәлән, бүген «Магнит» челтәрен «Пятерочка» кешесе, ә «Пятерочка»ны — «Магнит» кешесе җитәкли. Безне күпләр кабатларга тырышып карады, ләкин без базарда элеккечә уникаль булып калабыз. Bentley белән Mercedesны беркем дә кабатлый алмаган кебек безне дә кабатлый алмыйлар.

“Кибетнең төп эксклюзивы нәрсәдә” дигән сорауга Мөслимә ханым көлеп “Миндә!” дип җавап бирә.

— Мин 20 ел дәверендә компаниянең башында торам — бу минем интеллектуаль милкем. Мине беркем дә эштән куа яисә вазыйфамнан азат итә алмый. Шуңа күрә матбугат чараларында язылган гайбәт сүзләре дөреслеккә туры килми. Тагын бер әйтәм: «Бәхетле» — минем өем, минем балам, минем гаиләм. Әлбәттә, мин аның өчен көрәштем, көрәшәм һәм көрәшәчәкмен.

Фото: БИЗНЕС Online

Запись Мөслимә Латыйпова бизнестан китүе турында: Бәхетле — минем өем, аның өчен көрәшәчәкмен впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..