Архивы белеп торыгыз - Tatar Today - татар яңалыклары.

Апрель аенда бакчада ниләр эшләргә?
Дөрес, әле бакчаларда кар ята. Бернинди язгы эшләр дә юк кебек. Әмма календарь буенча апрель – барыбер язның икенче ае инде ул. Кыш гел шулай бирешмичә яши алмас. Шуңа күрә әзерлек эшләрен башлагыз. Шулай итсәгез, отарсыз гына.

Бу айда ачык грунтка чәчү өчен орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр. Кар эреп бетү белән үк, туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакча җиләге үстерсәгез, бу ысулны куллану бик нәтиҗәле.

Әгәр дә бакча җиләгенең 10–15 көнгә иртәрәк өлгерүен телисез икән, иртә өлгерә торган сортларының өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз. Шул ук вакытта узган ел гына утырткан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, батырып куегыз.

Күпьеллык яшелчә культуралары (батун суган, рәваҗ, кузгалак), шулай ук бакча җиләге кишәрлекләрендәге үсемлек калдыкларын тырмалап алыгыз, чистартыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартып чыгыгыз.

Апрель урталарыннан соң, утыртырга 3 атна чамасы кала, бәрәңгене баз яки подваллардан чыгарып, борынлар өчен ачык һавада яисә якты сарайларда таратып куярга кирәк.

Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере, яшел кыяк өчен суган, башлы суган өчен орлыклык суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар.

Билгеле, бу эшләрне башкарганчы, бакчаны җыештырып алырга кирәк. Үсемлек калдыкларын, чүп-чар, яфракларны зарарсызландырып, компост ясау өчен файдаланалар, чүп үләннәрен, бигрәк тә койма, сарай буйларында үскән үләннәрне препаратлар белән эшкәртәләр. Җиләк-җимеш агачларының кәүсәләрен агарталар. Агарту артык җылынудан саклый, чәчәк атуны тизләтә һәм тышча астында кышлаган чәчәк ашаучыларны, бетләрне, гөмбәчекләрне, мүкне юкка чыгара.

Киңәшләр

Агач-куаклардан кышка каплап калдырылган материалларны салдырабыз һәм яндырабыз.

Корыган, сынган, зәгыйфь, авыру ботакларын кисеп алабыз, соңгыларын шулай ук яндырабыз.

Юеш бакчада бик йөрергә тырышмагыз.

Карлыган һәм крыжовник куакларын формалаштырабыз.

Апрельнең икенче яртысында яңа җимеш агач-куаклары утыртабыз.

Туфрак җылынгач, редис, укроп, петрушка, кишер чәчәбез.

Агач-куакларны көздән җиргә таба бөгеп эләктереп куйган элмәкләрдән арындырырга, куе ботакларны сирәкләргә кирәк.

Апрель аенда, көннәр җылы торганда, флокс, кыңгырау, хоста, астильба, хризантема кебек күпьеллык чәчәкләрне бүлеп утыртырга мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/78419/

Запись Апрель аенда бакчада ниләр эшләргә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

1 ноябрьдән нинди телефоннарда WhatsApp эшләми башлаячак?
WhatsApp мессенджеры 1 ноябрьдән iOS һәм Android базасында эшләүче иске модельдәге смартфоннарда хәбәрләр кабул итү һәм җибәрүне туктата. Бу хакта компания сайтында хәбәр ителә.

Биредә Android 4.0.4 һәм аннан түбәнрәк версиядәге, шулай ук iOS 9 версиясендәге гаджетлар турында сүз бара. WhatsApp кушымтасыннан алга таба да файдалану өчен иске смартфоннарны яңаракларына алыштырырга кирәк, димәк.
Сайтта кисәтеп үтелгәнчә, iPhone SE, 6S, 6S Plus һәм тагын да искерәк айфон хуҗаларына iOS версиясен барларга кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/66893/                                                                                                                                                        Фото: https://pixabay.com/ru

Запись 1 ноябрьдән нинди телефоннарда WhatsApp эшләми башлаячак? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..