Архивы битва экстрассенсов - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Җен күздән чыкса, кеше сукыр кала; баштан чыкса – үлә”. Бозым турында нәрсә белергә кирәк
Тотрыксыз заманда яшәгәнгәме, җәмгыятебездә һәртөрле авырулардан интегүчеләр артты. Кайбер чирләрне адәм баласы үзе уйлап, гөманлап китереп чыгара. Шул ук вакытта кешенең үз эчендә “казынуларына” бәйле булмаган авырулар да байтак, шуларның берсе – бозым, диләр.

Шуңа күрә: “Бозымның барлыгына ышанасызмы? Аннан дәваланып буламы яки ул – кайберәүләрнең хыял җимеше генәме?” – дип күренекле милләттәш­ләребезгә мөрәҗәгать иттек.

Бу язмага алынуым тиктомалдан гына түгел. РИУда кышкы сессия вакыты иде. Коридорда күп­тән таныш булган бер мөгал­лим белән сөйләшеп киттек. “Соңгы елларда җәмгыятебездә бозым-сихер артты. Дөрес, ул бездә элегрәк тә бар иде. Әйтик, сугыш елларында республикабызга чит җирләрдән меңнәрчә кеше килеп урнашты. Аларны, яшәп торырга дип, шактый күп гаиләләргә урнаштырдылар. Болар арасында бозым салырга хирыс булганнар да байтак булган. Шуңа күрә сугыштан соңгы елларда республикабызда эчкечеләр күбәйде. Эч­кечелеккә биреләләр, туктый алмыйлар. Үзе бозымга тарыган, дә­валанган кеше генә аны чын-чын­лап дәвалый ала. Хәзер үзләрен экстрасенс дип йөртүче, Согу­диядә, “Әл-Хәрам” мәчете янында фотога төшеп, мин Коръән белән дәвалыйм, дип ялганлаучы адәм­нәр дә пәйда булды. Аларга ышанмагыз”, – дип сөйләде ул миңа. Чынлап та шулаймы, әллә инде үз-үзебезне генә куркытабызмы?

Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Диния нәзарәтенең баш казые:

– Китапларда язгач, бардыр инде. Әнә Пәйгамбәребезгә дә бозым салырга маташканнар, диләр. Һәркемнең саклаучы фәрештәсе бар. Кешене шул саклый. Әхлаклы, тәртипле яшим, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтим, тыйганнарыннан тыелыйм, дип дөнья көтү мә­шәкатьлерәк. Шуңа күрә кемгәдер акча биреп, чир-чордан котылу ансатрактыр, бәлкем. “Җен керде бугай, өшкермәссез­ме?” – дип мөрәҗәгать иткәннәргә мин үзем Казандагы Мәхмүт, Рамил, Фәрит хәзрәтләргә барып карарга киңәш итәм. Каядыр мари карчыгы эзләп барганчы, үзебез­нең хәзрәтләргә барсыннар дим. Ихтыяҗ бар икән, канәгатьлән­дерүче табыла. Бу уңайдан кайбер имамнарның, йә бозым салганнар, йә үтәлмәгән нәзерең бардыр, дип әйткәннәрен үземә дә ишетергә туры килде. Аннан килеп, ниндидер сәләте булмаса, берәү дә бозым чыгару белән шөгыльләнә алмыйдыр. Дөрес, хәзер үзен экстрасенс дип бел­дерүчеләр байтак. Гаҗәп тә түгел: телевизордан гел шуларны күрсәтеп, рекламалап торалар.

Фәрит хәзрәт Кадыйров, Казан янындагы Салмачы бистәсендә урнашкан “Хәдичә” мәчете имам-хатыйбы:

– Элек көнгә кырыгышар кеше кабул иткән, өшкергән вакытларым бар иде. Хәзер көч-куәтем азайды. Егермедән арттыра алмыйм. Пәйгамбәребезнең, бозымга тап булсагыз гына кешеләрне дәвалый аласыз, дигән хәдисе юк. Дөрес, үземнең яшь вакытта бозымга тарыганым булды. Мин үзем инде егерме биш еллап өшкерү белән шөгыльләнәм. Әле бу эшкә тотынганчы ук төштә өшкергәнем­не, шуның нәтиҗә­сендә җеннәр­нең чыкканын күрә идем. Аларга җай­лап кына, каты бәрелмичә, Пәйгам­бә­ре­безнең хәдисләрен әйтеп, Коръән­нән аятьләр укып: “Кеше тәнендә яшәү – бик зур гөнаһ! Кыя­мәт көнендә моның өчен җавап бирәсе бар. Мондый гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә утка кертәчәк”, – дип аңлатырга кирәк. Усаллык белән җиңеп булмый аларны. Шуннан соң алар, безне ничек чыга­ра­сың, инде кая җибәрәсең, дип сорый башлый. “Аллаһы Тәгалә каршында иман китереп, тәүбә кылырга кирәк”, – дип үгетлим аларны. Җен күздән чыкса, кеше сукыр кала; баштан чыкса – үлә; колактан чыкса – саңгыраулана. Шуңа күрә алар авыздан яки аяк-кулдан чыгарга тиеш.

Рамил Гарифуллин, КФУдагы психология һәм мәгариф институты доценты, психотерапевт:

– Бозым дип әйтү фән күз­ле­геннән караганда дөрес түгел. Тот­рыклы депрессия халәте ул. Кайбер кешеләр яшәү мәгънәсен югалта, үзенә кул салу турында уйлый башлый. Гадәттә алкоголизмнан интеккән кешеләр бозым салмадылар микән дип гаҗизләнә, хәтта эчәселәре дә, яшиселәре дә килми. Моны химик яки физик бозым дип әйтергә була. Дөрес, шундый үлән­нәр бар: эчемлеккә кушып эчерт­сәң, кеше яшәү ямен югалта. Андый үләннәр наркотик матдәләр бүлеп чыгара (үлән дә­валарга да, агуларга да мөмкин). Моны да химик бозым дип әйтергә була. Мәгълүмати бозым да бар. Алар башка, мигә кереп, кешенең җанын үзгәртә. Әйтик, эчкечелекне, психиканы үзгәртеп, ягъни мәгъ­­лүмати кодлаштыру аша дә­валыйлар. Барча кешене дә бер­төсле кодлаштырып булмый. Һәр кешегә аерым код куела. Мәгъ­лүмати кодны яман нияттә кулланып, кешене үтерергә дә мөмкин. Бик тиз ышана торган кешеләр очрый. Аларны, бозым салганнар, ниндидер сихер бар дип, ансат кына ышандырырга була. Яла ягып яки хыянәт итте дип тә мондый кешеләрне соңгы чиккә җитке­рүләре бар (халыкның 10-12 проценты тиз ышанучан). Хәзер: “Мин – экстрасенс, дәва­лыйм”, – дип, газеталарга белдерү бирү­челәр күбәйде. Имеш, бозым нәти­җә­лә­рен бетерәләр, сихерне юкка чыгаралар. Гадәттә алар невроз нәти­җәләрен ачыклый. Мәшһүр Фрейдны алыйк. Ул бозым дип кеше башын катырмаган, психик анализ ысулы аша адәм балаларында сабый чактан калган психологик җәрәхәт­ләрне дәва­лаган.

(Рәшит Минһаҗ/“Ватаным Татарстан”, /№ 24, 15.02.2019/)

Запись “Җен күздән чыкса, кеше сукыр кала; баштан чыкса – үлә”. Бозым турында нәрсә белергә кирәк впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда “сихерчене” тоткарлаганннар. Аннан зыян күрүчеләрне барлыйлар
Казан вокзалында полиция үзен бозым чыгаручы буларак таныштырып, Казан халкын алдап йөргән, тумышы белән Кемероводан булган хатын-кызны тоткарлаган. Тикшерүчеләр аның берничә ай дәвамында кешеләрне зур суммаларга алдавын ачыклаган. Әйтик, зыян күрүчеләрнең берсе гаепләнүчегә 600 мең сумга якын акча биргән.

“Сихерче” гел бер үк схема буенча эшләгән: кешеләр янына урамда килеп, бозым һәм күз тиюне төшерергә тәкъдим иткән, дип яза Татарстан24.

Үзенең Казанда даими яшәү урыны булмавы билгеле. Буш вакытларын ул җирле вокзалларда үткәргән. Корбаннарын зур сәүдә үзәкләре янында тапкан. Аларны бозымнан “чистарту” өчен хатын-кыз Лаврентьев урамындагы кечкенә генә фатирны махсус арендалаган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, мошенник гамәленнән берничә кеше зыян күргән. Җинаять кылуда шикләнелүче үзе исә беркемне дә сеансларга килергә мәҗбүр итмәвен раслый.

Хәзер җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр “сихерче” гамәлләреннән зыян күргән, аны таныган кешеләрне 2914-212, 2914-201, 89600475568 телефоннары буенча шалтыратуларын сорый.

Фото: скриншот

Запись Татарстанда “сихерчене” тоткарлаганннар. Аннан зыян күрүчеләрне барлыйлар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бертуган апасы сихерләп үтереп, ирен тартып алырга тели”
Беркөнне кесә телефоныма таныш түгел ханым чыл­ты­ратты. “Номеры­гызны “Татарстан яшьлә­ре” редакциясеннән алдым, йөрәгемне әрнетеп, җанымны талап торган серләремне сөйләп, эчемне бушатасым килә, газетага язып чы­гыгыз әле”, — диде. Бертуган апасы Гөл­ниса, өч балалы сең­лесенең уңган, акчаны көрәп эшләүче, юмарт, ярдәмчел, эшлекле ирен тартып алу өчен, сихерче­ләр ярдәмендә сең­ле­сенә берничә мәртәбә үлем тозагы корган икән.

Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә ди­сәләр дә, Фирая ханымның (исем­нәрне үз­гәрт­тем — авт.) күз яшьләре белән җит­кергән үтенечен кире кагарга җөрь­әт итмәдем. Зифа буйлы, пенсия яшен­дә булуына карамастан, чибәрлеген, хатын-кыз нәзә­кать­лелеген җуймаган Фирая ханым бе­лән Казандагы яңа, чиста, иркен фатирында ка­раң­гы төшкәнче гәпләшеп утырдык. Аның гыйбрәтле кыйссасын хәйран калып дип әйтү генә аз, тетрәнеп тың­ла­дым.

— Башкортстанның Бакалы районында, алты балалы гаиләдә туып үстем, дүрт кыз, ике малай идек, — дип сүз башлады Фирая ханым. — Авыл җирендә эш күп, кул арасына бик тиз кердек. Мәк­тәпне тәмамлагач, штукатур-буяучы һөнәрен үзләштереп, эшләп ашый башладым. Гаиләдәге алты балада — алты төрле холык. Беребез дә төшеп калганнардан булмасак та, олы апам Гөл­ниса чаялыгы, чибәрлеге, беркадәр кырыслыгы, һәрнәрсәдә башкалардан өстен булырга омтылуы, үзсүзлелеге белән аерылып торды. Ул сәүдә-көнкүреш хезмәте күрсәтү юлын сайлады. Шактый югары пост биләгән нефтьче инженерга кияүгә чыгып, Татарстандагы нефтьчеләр каласының берсендә яши баш­лады. “Мин монда япа-ялгыз, янымда терәгем, сердәшем булырсың”, — дип, мине үзе янына күчеп килергә чакырды. Бик якын туганым, бер ана карынында ятып, бер инәкәй сөтен имеп үскән балалар бит без дип, тәвәккәлләдем. Аларда яшәвемә җизни каршы килмәде. Кечкенә балаларын үземнекедәй якын итеп караштым. Апа мине эшкә урнаштырды. Читтән торып Әлмәт сәүдә техникумында укый баш­ладым. Бервакыт туган авылыма кайтырга чыккач, автобуста булачак ирем Рафыйкны очраттым. Аксыл йөзле, озын борынлы, козыреклы кепка, шакмаклы (модалы) озын пальто кигән уртача буйлы егетне беренче күрүдә ошатмадым. Әмма ул җор телле булып чыкты. “Бу кара чутыр “чегән кызлары” ке­сәм­дәге соңгы бер тәңкәмнән колак кактырмасын тагын дип, иң арттагы утыргычка утырдым әле”, — дип шаяртып, барыбызны да көлдерде. Ул әлмәт нефть техникумы студенты икән. Мин инде диплом алып, кибеттә ул чакта дефицит товар саналган колбасалар сату бүлегендә эшли идем. Бөгелмә юлын­да очраган әлеге шаян егет кибеткә дә килеп керде. “Төркемебез белән диплом юарга табигатькә чыгарга җыенган идек. Бер генә таяк колбаса үлчәп бир әле! әйдә, үзең дә безнең белән!” — диде. Дус кызым Саимәнең туганнан туганы икән ул. Беркөнне сеңлесе эшли торган кафеда мул өстәл көйләп, очрашуга чакырды. Шуннан ешрак очраша башладык, ул әле кинога билет ала, әле паркка дәшә. Беренче очрашуда ук кысып кочаклап алды да, күтәреп итәгенә утырт­ты. Үзе көчле, үзе шаян, бик ягымлы, юмарт, булдыклы нефтьче-мастер егет күңелемә юл тапты. Миңа тәкъдим ясар алдыннан, авылдан әтисен чакырып китереп, башта безне таныштырды. Мин шунда әти-әнисен хөрмәт итүче чын кеше икән бу егет, дип уйладым. “Синнән яшермим, өйләнешкәнче әйтерлек бер кимчелегем бар”, — дигәч, ай Аллам, хатын аергандыр, читтә баласы үсәдер дип хафаланган идем, ә ул туй ясарлык акчам юк, абыемнан бурычка алып торсам, каршы килмәссеңме дигәч, эчемә җылы керде. “Бурычлы үлми, чирле үлә, эшләп түләрбез”, — дидем.

Рафыйкны зурлап, нефть чыгару идарәсеннән туебызга килеп, “малосемейка” бүлмәсеннән ачкыч, тузан суырткыч, кер машинасы бүләк иттеләр. Олы кызыбыз шул бүлмәдә туды, улыбызны яңа фатирга алып кайттык. Тормышлар җайланды ди­гәндә, иремне Сургутка эшкә чакырдылар. Ике бала кочаклап, борчылып, ямансулап иремне ерак юлга озатып калдым. Андагы шартлар кырыс булса да, эштә үсү мөмкинлеге бар, акчаны уч тутырып түлиләр. Ирем фатирлы булуга, безне дә үзе янына алып китте. 50 градуслы суык Сургутка килеп төш­тек. Әмма өйдә җылы, бер-береңә кайгыртучан мөнәсәбәт, ышаныч булганда, тыштагы суык чүп ке­нә ул. Әйбәт кенә яшәп киттек, фатирларның зуррагына кү­чә-күчә, өченче балабыз туганда, дүрт бүлмәлесенә тиендек. Мин зур кибеттә гади сатучы булып эшли башлаган идем, тырыш хезмәт куеп, бүлек башлыгына кадәр күтәрелдем.

Ләкин тормыш һаман көйле генә бармый икән, берзаман төрле бәла-казаларга юлыга башладык: караклар иремнең хосусый фирмасын басып, күп кенә акчасын урлап чыктылар. Татарстанга чираттагы ялыбызга кайтып килгән саен, иремнең миннән суына, битарафлана, үз эченә бикләнә баруын сиздем. Үземдә әле бер, әле икенче чир табылып, өч операция ясадылар. Берсендә наркозны күбрәк бирүләре сәбәпле, клиник үлем кичердем. Шулчак, мондый хәлдә булган күп­ләр кебек, мин дә озын тоннельдән, ап-ак томан эченнән бик озак очып бардым. Балаларым бәхетенәдер, исән калдым.

Безнең шулай тиз арада мантып китүебезгә сөен­мәүче, кара көнчелегеннән шартлый язып йөрүче кешенең бертуган Гөлниса апам булуын башыма да китермәдем. Моны соң­рак, күңел бушлыгымнан, җан газабымнан арына алмыйча, экстрасенс якут хатынына мөрәҗәгать иткәч белдем. Ул: “Кара чәчле, кара тутлы, юан гәүдәле бертуганың аракыга әшәке канын салып иреңә эчерткән — ул сине үтереп, иреңне тартып алырга тели”, — дип сөйләп биргәч, авып китә яздым. Ярый, ирең хыянәт итсен дә ди, ә бертуган апаңның шундый эшкә баруын, хыянәтен ничек кичерергә? Уйлый-уйлый, тормыш юлыбызны киредән сүтеп җыйдым. Төр­ле елларда апам бе­лән иремә бәйле сәер хәлләр кино кадрлары сыман күз алдымнан үтте.

…Апалар яшәгән шә­һәрдә торган чагыбыз. Кичке унда ирем арып-талып “эштән” кайтып, ашамыйча урынга ава. Аның артыннан ук бусагабызда бизәнгән-ясанган Гөлниса апа пәйда була… Апаның дачасында эшлибез. Ирем белән апа пар сандугачлардай серләшеп, иңне-иңгә куеп, бә­рәңге төбенә өяләр, мин әллә бар аларга, әллә — юк… Ирем бе­лән туганнар янына отпускага кайтабыз. Мин бер айдан соң Сургутка китәм, ирем үз ялы тәмамланганчы тагын бер айны апаларда үткәрә… Татарстанга кунакка кайтып килсәк, әле бер әйберем югалганын си­зәм, әле икенчесен. Дәвачы хатын бүләк иткән билгә бәйләнә торган бөтием дә, дару үләннә­рем дә юкка чыкты. Икенче юлы без Себергә киткәндә апа юл ризыгы итеп, холодец тө­реп бирә. Шуны ашаганчы шау-гөр килеп, күңелле генә сөйләшеп килгән иремне гүя җен алмаштыра, ул телен йота, сорауларыма җавап бирми, мине ишетми дә, күрми дә, тонык, битараф карашын әллә кая төби… Экстрасенс хатыннан кайткач, иремә: “Мин барысын да беләм, кемне яратсаң, шуның белән яшә! Балаларымны алам да, әни янына кайтып китәм!” — дидем. Ул шунда апамның хәйләле тозагына ничек килеп кабуы, күптәннән сөяркәләр икәнлеге турында дөресен сөйләргә мәҗбүр булды. “Нишлим соң, монда килсәм — сине, анда кайтсам апаңны яра­там. Балаларымны әйтәсе юк, аларны һәрвакыт яратам. Кайтып китә күрмә!” — дип ялварды, гафу үтенде. Күпме елларым эчемдә ут көйрәгән килеш тилмереп узса да, балаларымны кайгыртучан әтисез калдырырга йөрәгем җитмәде. Сургутта 14 ел яшәгәч, Татарстанда элек торган шәһәребезгә әйләнеп кайттык. Анда хан сараедай йорт салып кердек. Апа олыгайса да, безнең гаиләнең нигезен какшатудан, кү­рәләтә этлек эшләүдән туктамады. Ирем белән икесенең апа фатирында бикләнеп кәеф-сафа корып ятуын белеп алгач, башта олы кызымны ияртеп бардым. Күпме шакысам да, ишекне ачмадылар. Аптырагач, апаны оялтырга, яман гадәтеннән биздерергә теләп, әнине алып килдем. Апа аның беләгеннән умырып тотты да, бар көченә ишектән бол­гап бәрде. Әни бик нык рәнҗеп, әрнеп елады шул чакта. Әтиебез исән чакта, эчеп кайтканы өчен, апа аны каешны урталай бөкләп, тимере белән суга-суга тукмаган иде… Улымның туена әзерләнеп йөргән шатлыклы чагыбызда, иртән урамга ап-кар төшкән иде. Тышка чыксам, ишек төбеннән алып, юлга кадәр аяк астына чем кара туфрак сибелгән. Аны-моны уйлап тормастан, шуңа төшеп басканмын. Шуннан соң аяксыз калдым, табиблар ярдәме тимәгәч, ирем дога укып өшкерүче әбигә алып китте. Берничә сеанстан соң гына аякка баса алдым. Өшкерүче карчык: “Сине үтерергә ниятләп, бозым салганнар, яман эчле, хөсетле бәндәләр көндәшләре бусагасына кабер туфрагы сибә”, — дип, котымны алды. Икенче юлы олы кызым чәчәк түтәле ясарга алгы бакчага чыккач, шикле нәрсә казып чыгарды. Ә мин аны урамга алып чыгып, учакка якканчы, бәхетсезлегемә күрә, сүтеп карадым. Целлофан пакетка төреп, тимерчыбык бе­лән чорнап салынган кәфенлек кисәге булып чыкты ул. Их, шуңа кагылмаган булсамчы! Тагын чирләп урынга егылдым. Ирем бер райондагы дәвачы янына 17 мәртәбә алып барды. Шуннан соң гына үз халәтемә кайттым.

Туган якка кайткач, ирем ике ел эш таба алмыйча, үзен кая куярга белмичә тилмерде. Казанга күчеп килдек. Монда үз эшен башларга тырышып карады. Тик… Яман чир аны бездән тартып алды. үләр алдыннан елый-елый гафу үтенде.

“Син — чын ир, ышанып таянырлык терәк булдың, безне мул тормышта яшәттең, балаларыбызны аякка бастырдың, аларга бер дигән әти булдың. Мин сине күптән кичердем инде”, — дидем. Кулымда җан бирде…

Ә апа үзе тукмап, ка­һәр­ләп үстергән малаеннан бер җылы сүз ишетергә тилмереп, кыен ашап яши. җизни үлгәнгә шактый еллар инде.

Күптән түгел сеңлебезнең юбилеенда очраштык. Апаның йөзенә карарлык түгел: бик картайган, коточкыч ябыккан. Каты авы­рып киткәч, ярдәм сорап, дус сихерчесе янына барган булган. Тегесе: “Берничек тә булыша алмыйм, сиңа атаң белән анаң рәнҗеше төшкән. Ясаткан бозымнарың үзе­ңә кайткан. 73 яшьтә үлә­чәксең”, — дип әйткән. Бу серне ахирәте әйтте. Ки­ләсе елда апага 73 тула, ул хәзер үлемен көтеп, кан калтырап, җан асрый.

— Фирая, беребез дә мәңгелеккә килмәгән, дөньяныкы дөньяда калсын, авыр булса да, кичер син аны, өстеңнән авыр йөк төшкәч, үзең үк җиңел суларсың, — дидем мин яңа танышыма.

Сөйкемле ханым, карашын бер читкә төбәп озак кына уйланып торганнан соң, авыр сулап:

— Мин аны йөрәгемнән күптән сызып ыргыттым инде, — диде.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Запись “Бертуган апасы сихерләп үтереп, ирен тартып алырга тели” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Күрәзәчелек дип атыйсыйм килми”. Актаныштан Гөлдәминә апа галәм көче белән дәвалавын сөйли – Акчарлак
Замана медицинасы көчле дисәк тә, никтер күп кенә чирләр дәваланмый кала хәзер. Чарасызлыктан, авыртуга чыдый алмыйча кеше кая гына бармый, төрле дәвалаучыларның ишеген шакый. Күптән түгел Актанышта яшәүче Гөлдәминә ханым Һадиева белән таныштым. Ул – космоэнергет, 12 елдан артык кешеләрне Галәм көче белән дәвалый икән.

– Гөлдәминә ханым, әлеге дәвалау алымы турында тулырак аңлатып китегез әле.

– Космоэнергетика бүгенге көндә яңача дәвалау алымы булып тора. Дәвалау фәндә расланган нурлар – каналлар ярдәмендә башкарыла. Нур кешенең энергетик кырына тәэсир итеп, аны чистарта, кирәкмәгән авыру информациядән арындыра. Чөнки чирләр иң башта “энерготело” – энергетик кабык-тышчада формалаша. Төп энергетик тышчалар: эфир, менталь һәм астраль тышчалар. Эфир тышча физик тәннән 2-3 мәртәбә көчлерәк. Анда кешенең ясаган адымнары, кылган гамәлләре турында мәгълүмат туплана. Астраль тышчада хис-кичерешләр, теләкләр белән бәйле мәгълүмат, ә менталендә кешенең нинди уйлар белән яшәве, фикерләве турында мәгълүмат туплана. Дәвалау тулысынча нурлар белән башкарыла hәм сеансларга су куела. Су төрле чыганаклардан алынырга мөмкин: краннан, коедан, чишмәдән, h.б. Энергия тәэсире нәтиҗәсендә су авыру кешегә кирәкле корылмалар белән корыла, баетыла. Суның исе, тәме яхшы якка үзгәрә. Су дәвалануны җиңеләйтә, авыртуларны баса, экзема, диабет авыруы нәтиҗәсендә барлыкка килгән җәрәхәтләрне, яраларны төзәтә. Салкын тигәндә тамакны чайкату, борынга тамызу яхшы нәтиҗәләр бирә. Күзгә салганда исә, коньюктивитны дәвалый, күз күремен яхшырта, глаукомадан котылырга булыша.

– Үзегездә кайчан мондый дәвалау сәлә­те барлыгын тойдыгыз?

– Һәр кешенең проблемалары була. Врачлар йөрәгемдә чир юк дисәләр дә, хәлем булмады, аяк атлавы авыр иде. Менә шул авыру мине икенче бер дәвалаучы, космоэнергет каршына китерде дә инде. Шул методиканың миңа ярдәме тигәнен аңлагач, укытучымның юлын дәвам итәргә булдым. Дәваланып йөргәндә үземдә көч һәм мәгълүмат сизә башладым. Космоэнергетикада мин үземне таптым. Иң беренче дәвалаган кешеләрем, әлбәттә – туганнар.

– Сез күрәзәчедәме?

– Минем аны күрәзәчелек дип атыйсыйм килми. Күрәзәче ул кешегә аның чирен, югалган әйберен әйтә. Мин дә әйтә алам, ләкин әйтмим, мин дәвалыйм. Кешенең тәкъдирен Аллаһ кына белә. Киләчәкне әйтү – ул кешене үзеңә бәйләп кую. Кеше аннан шулай булачак дип көтә башлый. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң. Кеше дога кыла икән, аның белән бәла-казалар булмаска да мөмкин.

– Сез дәвалаган кешеләр сезнең энергияне алып китәме?

– Юк. Мин космоэнергет-оператор булам. Кешеләр белән каналлар эшли, мин бары шуларны ачам гына. Алар 1 сәгать эшлиләр дә, мин каналны ябам. Кеше күпме дәрәҗәдә чиреннән арынырга тели һәм моңа ышана, каналлар шулай тизрәк аларны дәвалый.

Автор: Румия Сәйфуллина

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 2019 елгы беренче саныннан укырга була.

Запись “Күрәзәчелек дип атыйсыйм килми”. Актаныштан Гөлдәминә апа галәм көче белән дәвалавын сөйли – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Күрәзәчеләр төрле күңел­сезлекләрдән саклый аламы?
Багучыга барма, башыңа бәла алма, дисәләр дә, бу хезмәт бүгенге замана кешесендә дә кызыксыну уята. Кызлар – егет эзләп, хатыннар – гаилә иминлеген кайгыртып, авырулар шифа табарга тырышып, күрәзәчеләр, экстрасенслар һәм үзләрен тагын әллә нинди исемнәрдә тәкъдим иткән бер белмәгән, ят кешеләр янына чыгып китә.

Тормышны тиз арада үзгәртәсе, үткәннәрне онытасы, киләчәкне яхшыртасы килә. Адәм баласының башында мең төрле уй, өмет-хыял… Тик могҗизага ышанырга кирәкме икән? Күңелдәге икеле-микеле, шикле уйларны таратырга теләп, Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән әңгәмә кордык.

– Равил хәзрәт, дингә ышанучы кеше багучыга барырга мөмкинме?

– Без – мөселманнар. Мөселман бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә ышана, яхшылык та, яманлык та аннан гына икәненә шикләнми. Бу дөньяда Аллаһының рөхсәтеннән башка, бер яфрак та төшми. Аллаһы Тәгалә, нинди генә авырлык, кайгы-хәсрәт, бәла-каза килсә дә, ул сезнең үз кулыгыз белән эшләгән гамәлләр аркасында, дип, Коръән аша аңлаткан. Шуңа күрә кеше, иң беренче итеп, сәбәпне үзеннән эзләргә, тәүбәгә килергә тиеш. Кайберәүләр гөнаһсыз сабыйлар да авыру булып туа, аларның нинди гаебе бар, дип сорый. Бу да – Алла­һы Тәгаләнең бер хикмәте, ул кеше­ләрне сәламәтлек белән дә сыный. Иманлы кеше моны Алла­һыдан дип кабул итә икән, аңа кыямәт көнендә бик зур әҗер-савап була. Шуңа күрә һәрнәрсәгә ике дөнья күзле­геннән чыгып карарга кирәк.

– Күрәзәчеләр төрле күңел­сезлекләрдән йолып кала аламы?

– Иманы зәгыйфь кеше кү­рә­зә­чегә китә. Яшерен әйберне, килә­чәкне бер Аллаһы Тәгалә белә. Кү­рәзәчеләр җен аша эш итә, шуның белән элемтәгә кереп, нидер әй­тергә тырыша. Бу гамәл дин буенча тыелган. Мөселманга иманны какшатучы мондый вәсвәсә­ләрдән ераграк торырга, сакланырга ки­рәк.

– Кайбер массакүләм мәгъ­лүмат чараларында да экстра­сенсларның телефоннарын, ад­ресларын күрсәткән язмалар чыга. Бу шулай ук кешене их­тыяри-мәҗбүри шуңа этәрү түгелме?

– Әйе, кызганыч, шундый рек­лама алып барыла. Шуңа чакыру, өндәү шикелле дә килеп чыга. Бу да дин буенча тыелган. Ул “белгеч”­ләрнең күбесе алдау-йолдау юлы белән акча эшли. Безнең халык беркатлы, самими, им-томнарга да, хәтта йолдызнамәгә дә ышана. Йолдызнамә укып, план коручылар, сәфәргә чыгучылар яки куркыныч язганнар, дип чыкмый калучылар бар. Ул юраулар мең тапкыр килеп чыкмый икән, аңа әһәмият бирелми. Ә бер мәртәбә туры килсә, кара әле, дөрес бит, дип чын күңелдән ышаналар. Ул хорафатлар тора-бара кешенең акылын томалый. Шуңа күрә дин андый әйберләр белән мавыгудан тыя. Ырым-шырымнарга ислам дине генә түгел, башка диннәр дә каршы.

– Ырымнардан тыш, бозым ише куркыныч нәрсәләр дә бар бит…

– Шәригать кануннарын үтәгән кеше уйлап эшләнмәгән гамәл­ләрдән ерак тора. Кайчакта байлар да, алдакчылар кулына эләгеп, мал-мөлкәтеннән коры кала. Шуны эшләп бирәм, моны эшләп бирәм, байлыгың артыр, эшеңдә дәрәҗә­ләргә ирешерсең, башта акчаңны түлә, дип башны әйләндерүчеләр күп. Җен катнашында эшләнгән андый багулар яхшылыкка китерми. Кайберсе бүтән кешегә карамасын, өйләнә алмасын, дип иренә бозым сала. Дус кызларына, көн­дәш­ләренә каршы сихер кулланучылар да бар. Бу – зур гөнаһ. Башкаларга бәхетсезлек китергән кеше үзе дә рәхәт күрми. Рәнҗү бөтен нәселенә төшәргә мөмкин. Бозым салучыга ахирәттә Аллаһының газабы тагын да катырак.

– Кимсетелгән, кыерсытылган кешенең догасы беренче кабул була диләр…

– Әйе, бер хәдистә: ”Рәнҗе­телгән кеше белән Аллаһы Тәгалә арасында пәрдә булмас, ул аның догасын турыдан-туры кабул итәр”, – диелгән. Кеше рәнҗеше – бик куркыныч нәрсә. Пәйгамбәребез үзе­нең сәхабәләрен дә, кеше рәнҗе­түдән сакланыгыз, дип еш кисәткән. Бу бөтенебезгә дә кагыла. Шул ук вакытта җитәкчеләргә дә. Җитәкче булу – зур җаваплылык. Ул кул астында эшләүче хезмәткәрләр белән гадел эш итәргә тиеш. Кешене нахакка рәнҗетсә, тиешле акчасын түләмәсә, эшләтеп тә, урамга куып чыгарса, аның азагы яхшы булмаячак. Кеше малын талаучыларны да каты җәза көтә.

– Яңа ел тирәсендә могҗизага ышанучылар тагын да арта. Те­ләгеңне кәгазьгә язып, аны яндырып, көлен чәркәдәге шәраб­кә салып эчсәң, хыялың күз ачып йомганчы тормышка аша, дигән ырымны ишеткәнегез бармы икән?

– Андый нәрсәне ишеткәнем дә юк, белмим дә. Теләгеңнең тормышка ашуын Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Пәйгамбәребез догалар кабул була торган вакытларны да билгеләде. Азан белән камәт арасында, күңел тулганда, җомга көнне, сәфәрдә, кадер кичәсендә һәм башка вакытларда кылынган догаларның кабул булу ихтималы зуррак. Кеше үзе уйлап чыгарган нәрсәләр дә бар. Бер аякта басып торган килеш дога кылу дөрес икән, дип сөйләп йөрүчеләр дә була. Адәм баласы фантазиягә бай.

– Ә күрәзәчегә барсаң да, исерткеч эчемлек эчсәң дә, укыган намазың 40 көн дәвамында кабул булмый, дигән сүзләр дөресме?

– Әйе, Пәйгамбәребезнең андый хәдисе бар. Кайбер галимнәр, багучылык турындагы язмаларны уку, тапшыруларны карау да – шул хөкемдә, диләр. Ышанмыйча гына карадым, дип әйтү дә гамәлеңне акламый. Хәмер эчкән кешенең дә намазы өчен кырык көн буе савап язылмый. Кеше җаны тыныч булмаганлыктан да күрә­зәче­ләргә чыгып китә. Җанны тынычландыра торган нәрсә – намаз. Аннан соң дога кылып, сорасаң, Аллаһы Тәгалә җавапсыз калдырмый. Намаздан тыш, төнлә йокларга ятканда да, таң атканда да, теләсә кайчан, Раббым, ярдәм ит, эшләрем­не уңышлы кыл, дип сорарга кирәк. Хәтта дога укый белмәсәң дә, сора, Аллаһыга чын күңелдән мө­рәҗәгать ит! Ихласлык ул – үзе дога.

(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 191, 28.12.2018/)

Запись Күрәзәчеләр төрле күңел­сезлекләрдән саклый аламы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Үлмим әле”: ире вафатыннан соң бер төшне өч тапкыр күрә
Газетаның бер санында төш күрү турында язма укыгач, тагын каләм алдым әле. Төштә чи ит күрү, дөрестән дә, авыруны кисәтү ахры ул. Бервакыт төшемдә зур бер кунада өеп куелган сыер ите, икенче кечерәк кунада тавык ите күрдем. Шуннан соң елга якын авырдым. Хәтта ит турында төштә сөйләшсәң генә дә икенче көнгә кәефләр китә. Ә вак акча, йомырка – юк-бар сүз чыгасын кисәтә.

Гөлүсә исемле укытучыбыз беренче баласын югалтты. Күпмедер вакыт үткәч, Зәйнәп күргән төшен сөйләде:

– Гөлүсәнең ире: “Зәйнәп апа, карале, менә монда чөгендер чәчтек, нинди матур булып тишелгән, әйеме? Элек анда без кишер чәчкән идек, ул чыкмады”, – ди икән. Гөлүсә үзенең авырга калганын белгәнче, аның кыз бала табасын Зәйнәп төшендә күргән иде инде.

– Иремнең түтәлдән чүп утаганы булмады, – дип сөйли дустым Гөлфия. – Аның вафатыннан соң бер төшне өч тапкыр күрдем. Ел ярымнар үткәч, имеш, ул кишер түтәлен утап кара җиргә калдырган. Кишере тишелмәгән, имештер. Күпмедер вакыттан соң тагын төш күрәм: кишер түтәлен чүп баскан, үлән арасын аерып карыйм – тигез рәт булып кишерләре тишелеп-тишелеп чыккан, ләкин ирем мин өлгергәнче утап, тагын кара җиргә калдырган. Биш ел узгач тагын күрдем бит шул төшне. Тик бу юлы аны куып җибәрдем дә, чүпне үзем утадым. Ямь-яшел кишер түтәле булды, ике айдан соң кияүгә чыктым. Шуннан ирем төшемә кермәде.

Безнең күрше Мөбәракша абый бик карт, урын өстендә ята иде. Кергән кешегә: “Кайчан үлә инде дип бик көтәләр, үлмим әле мин, тагын ике ел ярым яшим – төшемдә ике бөтен түгәрәк ипи һәм ярты ипи күрдем”, – ди икән. Нәкъ шулай булды да, күршебез ике ел ярымнан бакыйлыкка күчте.

Г. ХӨСНЕТДИНОВА. Казан. tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Запись “Үлмим әле”: ире вафатыннан соң бер төшне өч тапкыр күрә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нәбирә Гый­матдинова: “Сездә бозым бар”, дип өйләргә үк керә башладылар
Татар­станның халык язучысы Нәбирә апа Гый­матдинова белән аралашканнан соң күңелдә ниндидер җиңеллек, рәхәтлек хисе калды. Җитди һәм тыйнак, искиткеч уңай энергияле кеше белән очрашудан алган хисләремне әйтеп бетерә торган түгел…

– Нәбирә апа, әсәрләрегездә еш кына көндәлек тормышта кулланырга мөмкин булган киңәшләр бирәсез. Үзегез тормышта кулланасызмы аларны? Авырсагыз, ничек дәваланасыз?

– Үскәндә, даруханә дигән әйберне белмәдек без. Ап-актан киенеп йөргән, биш вакыт намазын калдырмаган Акъәбием Нәгыймә абыстай тромбофлебит (аяктагы кан тамырлары) авыруын сөлек белән дәвалый иде. Безнең Аксубай төбәгендә күпмилләтле халык яши: татар, рус, чуваш. Милләтенә аермыйча, бөтенесен дә кабул итте ул. Баш авыртса: “Зурайган бит”, – дип, уклау кыстырып, сөлге белән урап сызлануын туктата, тәлинкәгә догалар язып эчерә иде. Әни инде: “Май үләннәре җыеп калырга кирәк”, – дип, без – бала-чаганы май ахырында урманга үлән җыярга ияртеп китә иде.

Авылыбыз урман белән чолгап алынган, тикмәгә генә әсәрләремә килеп кермәгән ул урман дөньясы. Ике кызымны үстергәндә, дару каптырырга тырышмадым, күбрәк үләннәр белән дәваладым. Олы кызым хәзер дә чөгендер белән кишер суын мәҗбүри эчергәнемне искә ала.

Элек әбиләр кулланган чаралар хәзер онытылды инде. Арка-билләргә банка салу дигән әйбер бар иде, хәзер, кытайлардан өйрәнеп, энә кадап дәвалыйлар. Бил имгәнсә, кызыл балчыкка керосин кушып сылау, аяк буыннары шешсә, җиде-сигез төрле үлән җыеп, шуны пешереп, суытып, аяк­ларны тыгып утыру бар иде. Ләкин авылда бу ысулларның берсен дә кулланмыйлар хәзер. Бөтен кеше даруга ябышкан.

Хәзер авырулар да икенче төрле. Элек, без үскәндә, грипп елга бер тапкыр гына аяктан ега, ә хәзер ел әйләнәсе авырыйлар. Ни өчен бүген төрледән-төрле инфекцияләр таралып халыкны интектерә? Чөнки кеше чит илләргә күп йөри. Аннан нинди генә авырулар ияреп кайтмый!

Үзем, салкын тиеп оныклар авырса, үлән төнәтмәләре әзерлим. Көз-яз айларында икешәр атна гөлҗимеш суы эчәбез. Артыгы ярамый, канны куерта. Балалар тәмле ярата, шуңа күрә гөлҗимешкә өрек, йөзем кушам. Безнекеләр яңа гына сыгылган алма, кишер, кабак сок­ларын да үз итәләр. Ялтыравык кәгазьгә төреп даруханәләрдә сатылган витаминнарга исебез китми.

– “Авырсаң, имче күбәер”, – диләр. Хәзер нәкъ шундый заман килде. Тормыш йөген өстерәгән, йокларга ятканда да аннан аерылмаган кеше сәламәт була алмый, билгеле. Имчеләр дә күбәйде. Әмма аңа карап авырулар саны кимеми.

– Бүгенге көндә азайды әле алар. Берара бик күбәйгәннәр иде. Күпләп китаплар, брошюралар чыкты ул чакта. Махсус тикшереп Татарстан районнарында йөрдем, чит төбәкләргә бардым. Барысы да шарлатаннар. Шәрифҗамал әби кебек әбиләр юк бүтән. Барысы да акчага корылган, билгеле бер суммага дәвалыйлар. Әле ул сине бер генә түгел, ике-өч тапкыр китертә. Ышанган кеше шунда бара. Миннән дә күп кеше: “Нәбирә апа, шундый кешегез юкмы?” – дип сорый. “Бар. Бөек Зат бар. Ул – Аллаһы Тәгалә! Догада булыгыз, намаз укыгыз һәм намаздан соң Аннан барысын да сорагыз. Бөтенесен Ул бирә, кеше заты берни эшли алмый”, – дим. Әгәр ул иманлы кеше булса, акча җыеп ятмаячак. Шәрифҗамал әби беркемнән акча алмады. Акча бирсәләр, ачуы гына чыга иде аның. Гади авыл карчыгы, дан-шөһрәт кирәкмәде аңа. Ул бары тик үзендә булган әйберне кешегә бирде, энергиясе, гыйлеме белән дәвалады.

Казанда да дистәләгән кемсәләр үзләрен экстрасенс дип атый. Аларның берсенә дә ышанырга ярамый, халыкны алдауга корылган бизнес бу. Кешеләрнең беркатлылыгына шаккатарлык. Акча пирамидасын гына алыйк, әйтә торалар, яза торалар, халык акчасын шунда илтә тора. “Сездә бозым бар”, – дип өйләргә үк керә башладылар бит хәзер, ишетеп торабыз. Соңгы акчаларына кадәр чыгарып бирәләр. Ничек шулкадәр ышанырга мөмкин?

– “Чир йә аштан, йә ачтан”, – диләр. Димәк, ач торып кына сәламәт булып булмый.

– Татарстанда бер билгеле шәхес ач торып үлде. Хәзер күп кеше, бигрәк тә яшьләр, диета белән мавыга. Үзләрен дистрофик хәлгә җиткерүчеләр бар. Аллаһы Тәгалә безгә дөньяга килгәндә үк гәүдә төзелешен, чәч һәм күз төсен, күз, колак, борыннарның формасын бирә. Күп кеше үзен пластик операцияләр ясатып үзгәртергә тырыша. Кешенең рухы төзек булу кирәк, гәүдә төзелеше түгел. Рух сәламәт булса, дөнья да, кешеләр дә, үзең дә матур күренәсең. Әгәр рухың чирле икән, тышкы кыяфәтеңне генә рәткә салып берни эшли алмыйсың.

Халык ни өчен авырый? Океан артыннан кергән ризыклар безнең өчен түгел, ә без шуларга мөкиббән китәбез. Борынгыдан килгән үз ризыкларыбыз бар, шуларны ашарга кирәк. Татарның катыгын гына алыйк. Бер табиб миңа: “Мезим” эчмәгез, катык ашагыз”, – диде. Элек-электән татарның табынында, нәрсә генә ашаса да, катык торган. Димәк, аны әби-бабаларыбыз белеп кулланган.

Ашауда чама булырга тиеш. Әмма ач торуны кабул итә алмыйм.

Чыганак һәм фото: Акчарлак

Запись Нәбирә Гый­матдинова: “Сездә бозым бар”, дип өйләргә үк керә башладылар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Каенанам мине үтерергә тели. Бозым ясап ята” – Акчарлак
Ул миңа шалтыратып: “Сезгә хатыным белән ничек аерылышуымны сөйлисем килә. Газетага яздыру өчен…” – диде. Адресны әйткәч, санаулы минутлар эчендә өем каршына килеп тә җитте. Башта калын дәфтәренә исем-фамилиямне теркәде, диктофонын кабызды, язганда кеше һәм авыл исемнәрен үзгәртеп бирүемне шарт итеп куйды.

Үзенең кулында – элекке хатынына каршы җыйган бер папка документ, телефон аша язышкан бөтен хатларының күчермәсе, бихисап аудиоязмалар. Кыскасы, нык әзерләнгән егет…

“Каенанам мине үтерергә тели”

Исемен үзгәртеп, аны Азамат дип атыйк. Үзенә 35 яшь, Казанда туып-үскән, бер заводта тыныч кына эшләп йөри. Яше 30ны сызгырып узып киткәч кенә авыл кызына өйләнгән, тик тормышлары барып чыкмаган. Бер карасаң, кем кавышмый да, кем аерылышмый! Тик Азамат сөйләгәннәр гадәти вакыйга түгел, кычкырып көләрлек тә, жәлләрлек тә үзләрен.

– Илсөя белән интернет аша таныштык та, бер еллап очрашып йөргәч, 2015 елда өйләнешеп тә куйдык, – дип сөйләп китте Азамат. – Туебыз гөрләп узды, кунак­лар күп иде, тамада итеп Булат Бәйрәмовны чакырдык. Аннары бәхетебезне тулыландырып, кызыбыз Зәйнәп туды. Минем ике бүлмәле фатирымда тордык, яхшы машинада йөрдек. Зур кредитлар түләмәдек, эшләгән акчам гаиләне ашатырга җитеп барды, ә Илсөя бала пособиесенә тидермәде – җыеп барды. Кыскасы, тормышыбыз башкаларныкыннан әллә ни аерылмады, гадәти яшь парлар кебек тормыш көттек. Балага берничә ай булганда, 2017нең кышында Илсөянең үзгәрә баруын сизеп алдым. Бервакыт әни без өйдә юк чакта килеп, ике кило кишеребезне юып киткән. Илсөя шуның өчен тавыш чыгарды, әнигә шалтыратып кычкырды. Соңыннан гафу үтенсә дә, аралары җылынып бетмәде. Илсөя әни килгәч тә үзен сәер тота башлады: бала яныннан бер адымга да китми, Зәйнәпне әнинең кулына тоттырмый, уенчык­ларын да бирми. Аннары, “чәчем коела, тезем кычыта, башым авырта”, “әйдә, башка шәһәргә күченеп китик, йә фатирның йозагын алыштырыйк, монда теләсә кем кереп йөри алайса”, – дип тә зарлангалады. Ярты еллап вакыт үткәч бу миңа Алексеевск районындагы бер күрәзәче әбигә барып кайтырга тәкъдим итте. Үзебез генә түгел, әниләрне дә алыйк, ди. Шулай итеп, мин һәм хатын, ике яктан да әниләр һәм бер яше дә тулмаган Зәйнәп – барыбыз да машинага төялеп, киттек күрәзәчегә. Багучы янына барыбыз бергә кереп утырдык, әллә ни яңалык әйтмәде кебек, гомуми сүзләр белән башны катырды. Кайтып җиткәч, минем әни безгә кереп тормады, хатын һәм аның әти-әнисе белән генә калдык. Шунда бабай үзе янына чакырды да: “Менә, Азамат, кодагый кызымны боздырган икән бит, бөтен авырулары шуннан булган. Үлемгә дип боздырган! Ә абыеңның хатыны кызыгыз Зәйнәпне үтерергә йөри, ул да бозым ясап ята”, – дип тезеп китте.

Бу минутта ниләр кичергәнемне аңлата алмыйм. Пыр туздырып талаштык та өйдән чыгып киттем. Икенче көнне иртән эшкә киттем, кич кайтсам – Илсөя баланы алып, бөтен әйберләрен төяп, китеп барган. Шул көннән аерым без…

“Ахмаклыкның чиге юк!”

Илсөягә иреннән китәргә әти-әнисе булыша. Төенчекләрен машиналарына тутырып, кызларын туган авылларына – Чувашстанның Батыр районына алып кайтып китәләр. Аннан Илсөя аерылышырга гариза яза, “сихерчеләр” нәселе белән арасын тизрәк өзәргә тели. Азамат хатыны янына ике атнадан соң барып, кире кайтырга үгетләп карый – файдасыз. Ул гынамы соң, кияү кеше үзе һәм әнисе хакында әллә нинди “яңалыклар” белеп кайта.

– Имеш, әнием безнең фатирда туктаусыз сихер-бозым эшләре белән шөгыльләнеп яткан. Почмак саен төймә һәм булавка элгән, вак кәнфит тараткан, бөтен алтыннарны боздырган, янәсе. Алтын балдагымны кисәм, мин дә үләчәкмен икән. Абыемның хатынын да әллә нинди гөнаһларда гаепләделәр. Ул – бик иҗади кеше. Бервакыт безгә 12 өлештән торган пирог пешереп килгән иде, һәр өлешнең эчендә – бүләк. Моны да Илсөя 12 чиргә ясалган бозым дип кабул иткән булган икән. Аннан киленебез Зәйнәпкә үзе пинетка бәйләп килде, анысын болар операциягә кертергә дигән бозым дип уйлаган, бүләкне яндырганнар. Моннан тыш, минем Илсөягә хәтле дә хатыным булган, аннан балабыз туган һәм биш яшьлек чагында аны әни боздырып үтергән икән. Бу тузга язмаганны да боларга кайсыдыр күрәзәче әйткән. Ахмаклыкның чиге юк монда, кыскасы! Бу хәлләрдән соң Илсөядән биздем, хәзер аның белән кире кушылу теләге уемда да юк. Менә кызым Зәйнәпне жәлләүдән җаным әрни. Бу кешеләр аңа нинди тәрбия бирер? Чувашстанның караңгы авылында бала өчен нинди мөмкинлекләр бар? Безнең Зәйнәпне матур итеп киендерәсебез, яхшы мәктәптә укытасыбыз, аның өчен барын да эшлисебез килә. Илсөя миннән хәтта балага бүләк тә кабул итми, бозымлы дип шикләнә. Кызым белән иркенләп күрешә алганым да юк. Мине өйләренә кертмиләр, бары тик район үзәгендәге кафеда гына очрашабыз. Анда да әби белән бабай ияреп килә, безне үзебезне генә калдырмыйлар. Ә күзләре гел машиналарында – янына берәр бозымлы әйбер ташламасыннар дип куркып утыралар. Илсөя хәзер хатларыма җавап бирми, кызымның фотоларын җибәрми, “безне оныт” дип кенә тора. Бу хәлләрне кешегә сөйләсәм, “Өйләнгәндә кая карадың?” – дип шаккаталар. Инде хәзер моңа үзем дә аптырыйм, кая караганмындыр… – дип тәмамлады сүзен Азамат.

“Әни малае иде”

Чувашстанның бер татар авылында яшәүче бу гаилә минем белән күптәнге танышлары кебек, ачылып сөйләште. Аларның эчендәгесе – тышында. Йосыповлар авылда тавык, чебеш, каз-үрдәк сату белән шөгыльләнәләр икән. Яңа йорт җиткереп чыгуны да үзләренә максат итеп куйганнар. Кызлары Илсөягә 29 яшь, ул һөнәре буенча шәфкать туташы, психологка да укыган.

– Кияү дигәнебез тормыш итәрлек кеше булып чыкмады, – диде Мирза абый. – Яхшы кешедән хатыны баласын күтәреп чыгып китми. Азамат – “әни малае”. Көнкүрештә вак-төяк соравы туса да, беренче эш итеп хатыны белән киңәшләшми, әнисенә йөгерә. Эштән соң көн саен башта әнисе янына бара, аннан гына өенә кайта. Хезмәт хакы белән дә шул ук хәл. Бервакыт 80 мең акча алган, шуның 25 меңе – өенә, калганын әнисенә биргән. Янәсе, Илсөя тотып бетермәсен…

Фатирлары тулы иске җиһаз иде, аларны да кияү ташлаттырмый, “әнинекенә тимибез” ди. Өйләнгәнсең икән, әниеңнең култык астыннан чыгып, хатының белән бердәм булып яшәргә кирәк! Яшьләрчә, матур итеп! Петр I заманыннан калган шкафка ябышып ятарга түгел. Илсөя ирен сагынып ярты ел елады. Ләкин ул йортка кире бару юк, чөнки шикле эшләр майтарып яталар анда. Әйберләре дә кирәкми, үзләре дә күзгә чалынып йөрмәсеннәр. Азамат безне дә хөрмәт итмәде – әби-бабай дип эндәшмәде, Мирза белән Рәсимә дип кенә йөрде. Авыл кешесен наданга саный ул, үзен әллә кемгә куя. Безнең янга елына 1-2 тапкыр гына кайта иделәр, анысына да кияү кыз тавыш чыгаргач кына ризалаша торган булган. Өйләнгәндә кызыбызның авылныкы икәнен күрде, капчыкка тыгып җибәрмәдек. Авыл ошамаса, шәһәрнекенә өйләнсен иде. Вакчыллыгына чыдар хәл юк. Хәзер сигез ай алимент түләми, оныкны әнисеннән аерып алмакчы булып йөри. Очрашкан саен безнең сөйләшкәнне диктофонга яздыра, фотога төшерә, әз генә тоткарлансак та полиция чакырта. Тәмам үзәккә үтте!

– Кодагыегызны бозым ясауда гаепләрлек нинди сәбәп булды? – дип сорыйм Рәсимә ападан.

– Бер ел эчендә машинабыз белән өч тапкыр авариягә очрадык, шуннан күңелгә шик керде, – ди Рәсимә Йосыпова. – Аннары Илсөя бәби тапкач, бер күкрәге нык итеп шеште. Шуннан бер әбигә барып, күкрәген өшкертеп кайткач кына хәле яхшырды. Илсөягә бюстгалтерны кодагый биргән иде, димәк, авыруын да ул җибәргән. Кызымда күкрәк яман шеше булсын дип тырышкандыр инде. Менә шундый начар кешеләргә туры килде кызыбыз. Китап язарлык! Әнисе сихерче булганга, Азамат шушы яшенә кадәр өйләнмичә йөргән инде, аңа берәү дә кияүгә чыкмаган. Кызны гына түгел, кодагый үзебезне дә бозды – башыбызны эшләми торган итте.

Кода-кодагыйга ачык хат

Монда акыллы сүзләр язып, Йосыповларга киңәш биреп утыру файдасыздыр. Аларның үз туксаннары туксан, дөрес яшәүләренә йөз процент ышанганнар. Каршы төшсәң, үзеңдә дә бозым бар диячәкләр. Нәтиҗә итеп, Азаматның әнисе Фирдания ханымның язган хатын бастырам, калганы сезнең хөкемдә.

“Кода һәм кодагый! Әби яныннан кайтканда машинада әйткән сүзләрегезгә, үзем андый юлда йөрмәгәч, игътибар итмәгән идем. Аннан соң улым аңлаткач, шок хәлендә калдым, сезгә бик рәнҗедем. Белегез, миңа һәм Казандагы киленемә нахак яла якканыгыз өчен Аллаһ каршында җавап бирәсегез бар әле. Моннан тыш, үзегезнең сихерчеләр юлында йөрүегез белән дә каты җәза алачаксыз. Андый әйберләр белән сак кыланыгыз, акылыгызга килегез. Көчле өшкерүчеләр бар, мәчеткә барып өшкертергә киңәш итәм. Сихер юлында йөргәнче, мәчет юлында булыгыз. Авылыгызда өч мәчет бар, югыйсә. Кулына Коръән алып укыган кеше беркайчан да начар юлга басмас, кече хаталары булса да, олы хата җибәрмәс. Намаз укылган йортка бәрәкәт иңә, нур була, тынычлык килә.

Кеше рәхәткә чыдый алмый ди­ләр, бу сүзләр Илсөягә туры килә. Менә ни өчен миңа баланы тоттырмаган булган икән! Ашыга-ашыга мине фотога төшерүенең дә сәбәбен яңа аңладым. Кода-кодагый, бу юлыгыз белән кызыгызны да бәхетсез итәсез. Шул турыда ныклап уйлагыз.

Автор: Лилия Заһидуллина

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Запись “Каенанам мине үтерергә тели. Бозым ясап ята” – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Дустым сихер өйрәнә башлады. Күнегүне кабатлагач, өченче күзе ачылырга тиеш. Әмма ул төш күрә…”- Акчарлак
Безнең һәр сүзебез, уебыз галәмгә китә һәм әйләнеп кире үзебезгә кайта, диләр. Шуңа күрә һәрвакыт изге нияттә йөрергә кирәк. Галәм чынлыкта да безгә тәэсир итәме? Аннан ниндидер көч-куәт киләме, космоэнергетика бармы? Болар хакында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.

– Исламда күктән көч алу дигән нәрсә юк. Шәригать галәмдә нәрсә бар һәм юк икәнен киштәләргә бүлеп аңлатып бирде. Беренчедән, Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исем-сыйфатын өйрәнәбез, Аның кодрәт иясе икәнен, һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләбез. Болар Исламның төп өлешен тәшкил итә. Раббыбыздан кала, Аңа буйсынган акыл ияләре – фәрештәләр, уттан яралган җеннәр бар. Шулардан кала галәмдә тагын ниндидер кодрәт иясе булуын белмибез. Адәм баласына көчне дә Аллаһы Тәгалә бирә, башка дөнья, энергия юк. Ул көчне фәрештә аша җибәрергә дә мөмкин. Кайвакыт ниндидер уй-теләк яки сәләт шайтан белән килеп ирешә. Монысында инде сак, игътибарлы булырга кирәк.

– Космоэнергетика белән шөгыль­ләнүчеләр “без үз көчебез белән түгел, ә галәмнән килгән энергия ярдәмендә дәвалыйбыз”, диләр. Аларга да көчне Аллаһы Тәгалә бирәме?

– Коръәни Кәримдә күп урында: “Җир йөзендә һәм күктә булган һәрнәрсә Аллаһы Тәгаләгә тәсбих әйтә”, – диелә. Раббыбыз тарафыннан чыккан, Ул белмәгән һәм күрмәгән бер генә кырмаска да, бөҗәк тә, башка җан иясе дә, көч тә юк. Әгәр өшкерү турында сөйләшсәк, төрле-төрле дәвалау ысуллары бар, алар дини кануннарга туры килергә дә, килмәскә дә мөмкин. Дини яктан өшкерү Коръәни Кәрим, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләренә таянган була. Без өшкерүченең эш итү ысулына түгел, ә үзенә карарга тиеш: намазлымы, дин юлындамы? Әйе, бүлмәсендә шәмаил эленеп тора, үзе бисмилласын әйтә, ди. Тик намаз укымый икән, эшне шундук туктату хәерле, чөнки эшчәнлегендә шик бар. Өшкерү ысулы диннән, Расүлебез сөннәтеннән ерагаерга тиеш түгел.

– Өшкергәндә кайбер кешенең кулыннан ниндидер җылы сизелә. Аңа энергия каян килә соң?

– Галәмгә энергия йә Аллаһы­дан, йә иблистән килә, башка төрле көч юк. Иблистән дә гел яман энергия генә килми бит. Без – дин әһелләре космоэнергетика белән шөгыльләнүчегә “бу эшең – шайтан гамәле” дип әйтсәк, ул безне “сез берни аңламыйсыз”, дип себерке белән куачак. Хакыйкатьтә шайтаннар адәм балаларына тәэсир итә. Коръәни Кәримдә бу хакта күп урында әйтелә. Борынгы заманнарда ук шайтан кешеләргә сихер гыйлемен, башкаларга тәэсир итү алымнарын өйрәткән. Моның тарихы Вавилон шәһәренә барып тоташа. Аллаһы Тәгаләнең сынавы буларак, Харуд белән Маруд исемле фәрештәләр халыкка сихер, башкаларга йогынты ясау алымнарын ачкан. Бу хакта “Бәкара” сүрәсенең 102 аятендә әйтелә. Фәрештәләр: “Без сынау өчен генә килдек, әлеге гыйлемне өйрәнеп, зыян салмагыз. Моны сез белеп торсын өчен җиткерәбез”, – диләр. Ягъни, бу гыйлем бар, Аллаһы Тәгалә аңа юлын ачкан. Коръәни Кәримдә Раббыбыз: “Нәрсәне яратасыз, сезне шуңа күндерермен”, – ди. Кеше космоэнергетика, сихер, парапсихология һ.б. өйрәнә икән, Аллаһы Тәгалә шушы кодрәтне бирә. Бер дустым берзаман кешеләргә тәэсир итү юлларын өйрәткән китаплар укырга кереште. Басмада язылганча, диварга кара нокта куясың, шуңа башта бер, аннары ике, биш, унбиш минут карап утырасың. Соңрак, утны сүндереп, кулны сузып бармак очларына карап торасың. Нур күрә башлаганчы күнегүне кабатлыйсың һәм шунда өченче күз ачылырга тиеш. Аннары урамда синнән алда барган кешенең муен тамырына карап, эчеңнән генә “миңа борыл” яки “сул яисә уң якка күч” дип әйтәсең, теге борылып карый. Менә шушы алымнарны өйрәнүче дус­тым төш күрә. Имеш, зур дамбадан барганда бөтен халык коелып төшә, ә ул бармаклары белән чак ябышып исән кала. Моннан аңлый: мин – мөселман, үз динемне өйрәнмичә, әллә кайларга кереп киттем, ди. Әлеге хәл аңа Исламны тирәннән өйрәнергә этәргеч бирде. Без Аллаһы Тәгаләнең хак юлын онытырга тиеш түгел. Ул мөселман кешесенә дә карамат дигән көч җибәрә. Ягъни иманлы бәндәгә күрү, сизү көче иңдерә. Алар авыруыңны әйтә, холкыңны тасвирлый, дәвалый ала башлый.

– Безгә Ай да, Кояш та тәэсир итә. Әйтик, кояшлы көнне урамга чыксак, кәеф күтәрелә. Димәк, аларга да Аллаһы Тәгаләдән көч килә инде?

– Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, Ай, Кояш Аллаһы Тәгаләнең мәхлукатлары. “Рахман” сүрәсенә караганда алар да, йолдызлар да Раббыбызга сәҗдә кыла. Кояш һәм агачлар, йолдызлар һәм Ай – бөтенесе Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кыла. Ул аларга көч тә биргән. Ай тулган чорда кешеләрдә агрессия арта, тискәре фикерләр туа. Расүлебез ай тулган өч көндә, аларны ак көннәр дип тә йөртәләр, ураза тотарга кушкан. Шул рәвешле агрессиягә каршы торабыз, буш сүз сөйләү, кызып китү, гөнаһ-хаталардан үзебезне саклыйбыз. Кояш тотылганда да аның Җиргә тәэсире көчле. Пәйгамбәребез кояш, ай тотылганда Кусуф дигән махсус намаз укырга өнди. Чөнки бу вакытта төрле хәвеф-хәтәрләр, аварияләр булуы ихтимал.

– Кояш чыкканда, зәвәлгә җиткәндә һәм баеганда намаз укырга ярамый. Ни өчен?

– Кояш зәвәлгә, ягъни иң биек ноктага җиткәндә, аңа табынучылар гыйбадәт кыла. Кояш баеганда да, кояш чыкканда да шул хәл кабатлана. Менә шушы мәҗүсиләрдән аермалы буларак, Аллаһы Тәгалә мөселманнарны намаз укудан тыя. Кеше ничек тели, шулай яши, диләр. Дөрес итеп сайлый белергә кирәк. Ислам дине тәгълиматны нигездән аңлата.

– Гөнаһ кылмыйча, гыйбадәтләрен үтәп яшәгән кешеләр бар. Тик аларның кайбер юллары ябык: сәламәтлекләре юк, матди хәлләре начар, шәхси тормыш кора алмыйлар… Моны без, гадәттә, сынау дип әйтәбез. Ләкин бернинди сәбәпсез генә дә юллар ябык булмыйдыр бит?

– Беренчедән, бу – сынау. Икенчедән, ни кызганыч, Коръәни Кәримне аз беләбез. Ул – яшәү кодексы, дога кылу, мәҗлестә Коръән уку, гыйбадәт кылу гына түгел. Аны укып, үзеңне борчыган сорауларга җавап эзләп утырырга кирәк. Күп юллар адәм баласының кылган хаталары, тәүбә итмәгән гөнаһлары, рәнҗеткән кешеләре һ. б. сәбәпле, Аллаһы Тәгаләнең хөкемен үтәмәгәндә ябыла. Ул кайберәүләргә бик каты ачулана, “күрә алмыйм”, ди хәтта. “Саф” сүрәсенең икенче аятендә: “Әй, иманлы бәндәләр, ник сез эшләмәгән эшегезне сөйләп йөрисез”, – ди. Мөселманның сүзе – гамәленә һәм гамәле – сүзенә туры килми икән, Раббыбыз ачулана. “Эшләмәгән эшегезне сөйләп йөргәндә, Аллаһы Тәгаләнең сезгә карата явызлыгы арта”, – диелә изге китапта. Хакыйкатьтә дә, бездә бит вәгъдә, сүз бирү, өйрәтү, тыю һ.б. гына. Пәйгамбәребез дә Мигъраҗ кичәсендә күккә менгәндә иреннәрен сузып утлы кайчы белән кискән кавемне күрә. Җәбраилдән сорагач: “Болар синең өммәтеңнең мөселманнары. Коръән укыйлар, шуны гамәлдә үтәмиләр иде”, – ди. Әйткән сүздә нык торырга кирәк. Юкса, иманыңа зәгыйфьлек килә, юлларың ябыла.

– Ул юлларны ничек ачарга?

– “Кайсы ягымда хата бар, шуны миңа ач әле”, дип Раббыбызга ялварырга, Аның белән сөйләшергә кирәк. Ул бит безнең муен тамырыннан да якын, бөтен әйткәнне ишетә һәм сорауның җавабын күңелгә салмый калмый. Әгәр Аллаһы Тәгалә ниндидер юлны ачмый икән, бу – Аның тарафыннан куелган билге. Димәк, син аны үтә алмаячаксың. Бервакыт Пәйгамбәребез янына эпилепсия белән авырый торган ханым килә һәм дога кылуны сорый. Расүлебез: “Дога кылам, терелерсең. Әмма шушы авыру белән калсаң, син җәннәтле. Кайсын сайлыйсың?” – ди. Хатын җәннәтне сайлый һәм: “Егылгач, гаурәтем ачыла. Гаурәтем ачылмасын өчен дога кылыгыз алайса”, – ди. Расүлебез шулай эшли. Шулай ук Пәйгамбәребез: “Мин дөньяда өч әйберне яраттым: ислемайны, хатын-кызларны һәм туйганчы ашауны. Аллаһы Тәгалә икесен бирде, берсен юк”, – ди. Аңа ислемайларны алып кайтып торалар, янында никахлы хатыннары була. Ә менә бервакытта да туйганчы ашамый. Пәйгамбәребезнең дә тормышы түгәрәк түгел. Яшәешнең хәерле ягы күбрәк. Юл ачылмау да омтылышка этәргеч булып тора.

– Уй белән дә галәмгә мәгълүмат җибәрәбез, диләр. Бу шулаймы?

– Уйлар чынга ашучан, шуңа да гел изге нияттә булырга кирәк. Начар фикер – йортыгыз каршыннан үтеп барган таныш түгел кеше. Эндәшсәң, туктый, кем син дип сорасаң, әйтә, ә инде алга таба кызыксынсаң, яныңа килә. Тискәре фикер дә башка керә, аннан максатка әйләнә, гамәлгә күчә, гөнаһка илтә. Динебез уй-фикерне дөресләргә өйрәтә һәм һәрнәрсәне хәерлегә юрарга кирәк. Расүлебез: “Нинди генә хәлдә булсагыз да, әлхәмдүлиллаһ”, – дип әйтегез дигән. Бер кыйсса да искә төште әле. Патшаның акыллы вәзире була һәм ул һәрвакыт “әлхәмдүлиллаһ” ди икән. Бервакыт болар ауга чыга һәм шунда патша пычак белән кулын кисә. Вәзир “әлхәмдүлиллаһ” дигәч, патша ачуланып, моны зинданга ябарга боера. Вәзир янә “әлхәдүлиллаһ” ди. Ауда йөргәндә вәхшиләр килеп чыга да, иң симезе дип, патшаны тотып корбанга алып китәләр. Карасалар, кулында – яра. Мондый хәлдә корбанга бармый, үтерергә дә ярамый дип, җибәрәләр. Патша зиндандагы вәзире янына чабып килә дә котылып калуын әйтә. “Тик синең зинданга эләккәч “әлхәмдүлилләһ” дигәнеңне генә аңламадым”, ди. Вәзир: “Син корбанга ярамагач, икенче урында мин була идем. Зинданда котылып калдым”, – ди. Шуңа да гел “әлхәмдүлилләһ” дип әйтергә кирәк.

– Догаң кабул булсын дисәң, башкаларга да шуны теләргә кирәк, диләр…

– Фәрештәләр амин дигәндә дога кабул була. Ә инде берәү икенче берәүгә дога кылса, фәрештәләр һичшиксез амин ди һәм үзеңә дә шул булсын дип телиләр. Бу хакта Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә әйтелә. Шуңа да башкаларга да хәерлесен генә теләргә кирәк. Начарын теләсәң, үзеңә әйләнеп кайтмый калмый.

Автор: Энҗе Басыйрова

Акчарак

Фото: https://pixabay.com

Запись “Дустым сихер өйрәнә башлады. Күнегүне кабатлагач, өченче күзе ачылырга тиеш. Әмма ул төш күрә…”- Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Күз тию куркынычы: авырып, урын өстенә ята, үлем дәрәҗәсенә җитә”
Көнләшеп караган кешенең күзе кайчак тия, кайчак юк. Нишләп шулай? Әгәр дә син Аллаһ биргән нигъмәтләрен булганда үзең гафләттә йөрмәсәң, ягъни һәрдаим Аллаһны зикер итеп торсаң, мактанмасаң, масаймасаң, күз тими. Ярты мизгелгә генә Аллаһны онытсаң, шайтан сине Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанырга котырта, һәм аның сүзен тотсаң, күз тиюен көт тә тор. Менә шул онытылып киткән бер мизгелдә хөсетле кешенең күз карашы – агулы угы килеп кадала да инде.

Күз тию хак, аннан саклану тиешле. Әмма ул Аллаһның рөхсәте булса гына тия.

Кешегә ничек күз тия соң? Бу бик гади. “Бәкара” сурәсенең 102 нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «… Аллаһның рөхсәте булмаса, бер кеше дә икенче берәүгә зарар китерә алмый, сихер белән дә, күз тидереп тә…»

Зарар тигән икән, димәк, Аллаһның рөхсәте бар. Ә ни өчен Аллаһ рөхсәт итә?

Биредә сихер ясаучы да, күз тигезүче дә, аннан зыян күрүче дә гаепле. Зыян күрүченең гаебе күбрәк тә әле. Әгәр кеше көнләшеп карамаса, күз тими. Ә хөсетлекне, көнләшүне нәрсә китереп чыгара соң? Сезнең байлыгыгыз, матурлыгыгыз, белемегез, балагыз, гомумән, бөтен нәрсә кешедә көнләшү хисе тудырырга мөмкин. Ягъни кешенең ишек алдындагы сыеры да, аты да, сарыгы да көнләшү уята ала һәм аларга күз тия. Моны дәлиле шул – Рәсүлебез әйтеп калдырган: «күз тию» дигән. Шуңа күрә күз тию һич кенә дә җиңел нәрсә түгел. Кечкенә балалар күз тиюне аеруча авыр кичерә.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм: “Күз тию – хак нәрсә”, – диде. Бу хәдиснең тулы әйтелешендә: “Кайсыгыз да булса үзегездә, байлыгыгызда яки башкаларда үзенә ошаучы әйберне күрсә, бу әйбернең хәерле булуын, бәрәкатен сорасын, чөнки күз тию – ул хак” дигән юллар бар.

Бер сәхабә, икенче кешенең тәненә карап: “Синең тәнеңнең төсе кияүдә булмаган кызларныкы кебек”, – дип әйткән. Бераздан соң теге, авырып, урын өстенә ята, үлем дәрәҗәсенә җитә. Бу хакта Пәйгамбәр галәһиссәләәмгә җиткерәләр. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләәм килеп: “Нишләп сез кешегә карап, аны үлем дәрәҗәсенә җиткерәсез? Шуның өчен нәрсәнедер охшаткан вакытта, Сүбехәәнәллааһ, мә шәәә Аллааһ дип әйтегез!” – дип әйткән.

Мәчеткә кешеләр еш кына үзләрен, яки баласын өшкертергә дип киләләр. Өшкерү сүзе шөкер тамырыннан килә. Аллаһ Коръәндә дүрт җирдә: “Сез Миңа аз шөкер кыласыз”, – дип әйтә. Гомумән кеше авырлык килгәндә генә Аллаһы Тәгаләне искә төшерә башлый. Аңа мөрәҗәгать итә.

Аллаһ: “Мин сезне Үземә гыйбадәт кылыр өчен яралттым”, – дип әйтте. Нәрсә ул гыйбадәт? Аллаһ нәрсә тели, ярата, риза була – шуны үтәргә кирәк. Һәм нәрсәне ул теләми, яратмый, риза булмый, шуннан тыелырга тиешбез. Әгәр кеше, Аллаһка ышанып, инанып, Аллаһны гел истә тотып, гыйбадәтен үтәсә, бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле булачак.

Инде кеше үзен сихердән, күз тиюдән, бозымнардан, күрәзәче янына барудан, явыз бәндәләрдән, җеннәрдән, шайтаннардан имин булыр өчен, иң элек Аллаһка ышанырга тиеш.

Һәрхәлдә Аллаһка таянырга һәм Аңа тәвәккәл итәргә тиеш. Шулай ук бөтен эшләрне “бисмилләәһиррахмәәниррахиим” дип башлап керешергә кирәк. Мунчадан, бәдрәфтән кала, “Ләә иләәһә илләллааһ Мүхәммәдүррасүүлүллааһ кәлимәсен” еш әйтергә мөһим. Кем “Аятел-көрси” иртән яктан укыса – көне буена, ә инде кич белән укыса, төне буена кешеләрнең зарарыннан, күз тиюдән, бозымнардан, шәйтан вәсвәсәсеннән, ерткычлардан имин булыр. Гел тәһарәтле булып йөрергә тырышырга кирәк. Мәчеткә еш барырга, намазларны вакытында үтәргә кирәк. Коръән укырга һәм аның белән гамәлләр кылу, зикер-тәсбих әйтү (Сүбехәәнәллаааһ, Әлхәмдүлилләәһ, Аллааһү әкбәр, Ләә иләәһә илләллааһ, Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһил галиййил газыйм, Әстәгъфируллааһ) зарур. Көндәлектә кулланыла торган догаларны укырга, гел кабатларга кирәк. Гыйлемле кешеләр янында булып, алардан файдалы гыйлем өстәргә кирәк.

Әгәр кеше үзен авыр хис итсә, бала гел еласа, шундый тәртип буенча гамәл кылырга кирәк:

Башта, 2 рәкәгать намаз укып, тәүбә кылырга, Аллаһтан гафу сорарга кирәк. Аннары түбәндәге тәртип буенча Корән укырга кирәк:

1) Әл-Фатиха сүрәсе,

2) Әл-Бәкара: 1-5; 163; 255-257; 284-286 аятьләр,

3) Әл-Гимран сүрәсе: 18; 26-27 аятьләр,

4) Әграф сүрәсе 54-57 аятьләр,

5) Исра сүрәсе: 110-111 аятьләр,

6) Мөэминун сүрәсе: 115-118 аятьләр,

7) Саффәт сүрәсе: 1-10 аятьләр,

8) Әррахмән сүрәсе: 33-40 аятьләр,

9) Хәшер сүрәсе: 21-24 аятьләр,

10) Җин сүрәсе: 1-4 аятьләр,

11) Күфирун сүрәсе,

12) Ихләс сүрәсе,

13) Фәләк сүрәсе,

14) Нәс сүрәсе.

Шулай ук, төнлә торып, тәһәҗҗүд намазы укып, Аллаһтан ярдәм, җиңеллек, шифа сорарга кирәк.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да иман, ихсан, тәкъвалыкны насыйп итсен. Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга – туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Кешеләрнең һәм җеннәрнең зарарыннан имин кыл. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.

Татар-ислам сайтыннан

Фото: https://pixabay.com

Запись “Күз тию куркынычы: авырып, урын өстенә ята, үлем дәрәҗәсенә җитә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..