Архивы блогер Олеся - Tatar Today - татар яңалыклары.

Наил Табанаков “Чәчкә белән шуры-мурылар булдымы” дигән сорауга җавап биргән: “У-у-у…”
Наил Табанаков – 2000 еллардагы бик популяр җырчы иде. Ул Чәчкә белән дуэтлары белән дә танылды. Блогер Олеся Лесная автор-башкаручы Наил Табанаковның эш урынында – автосервиста интервью алган.

– Ничек хәлләрегез?

– Ярый, Аллага шөкер. Аяк-кул исән, бәреп үтермәделәр әле.

– Сәхнәдән китүнең төп сәбәбе нинди?

– Кешене концертка җыю өчен, популяр булырга кирәк. Мин – танылган кеше, ләкин популяр түгел. Шуңа күрә миңа концертка кеше җыю авыр. Нәрсәгә авыр – артык акча түгү. Чыгарып атасың – зал арендасы, рекламага тоткан акча үзен акламый.

– Ә сәбәбе эчүчелек булмадымы?

– Эчүчелек дип, минем баш тартканым юк. Авызны ябып тормыйлар.

– Салсалар, эчәсең инде?

– Салсалар түгел, үзем сатып алып та эчәм. Нәрсәгә яшереп торырга инде аны.

– Сәхнәдән киткәч, нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Банкетларга йөрим. Автосервиста эшлим.

– Банкетларда күпме эшлисез?

– Бер чыгу 15 мең.

– Эстрадада дусларыгыз бармы?

– Дуслар бөтенләй юк. Мин шул Рахматуллин белән аралашам. Нормаль кеше.

– Нормаль пацан?

– Әйе. Мин бит сәхнә артында нәрсә булганын үз күзем белән күрдем. Берсе сәхнәгә чыгып китә җырларга, икенчесе кала гримеркада, тегесен «чәйни». Аннары тегесе сәхнәдән керә, монысы чыгып китә, монысы тегесен чәйни.

– Кемнәрнең иҗатын аерып әйтер идегез?

– Кеше буларак түгел, менә Иркә молодец. Хатын-кызлардан Илсөя инде. Хәзерге артистларның сәхнәдәге кассовый җырларын кабул итә алмыйм.

– Татар эстрадасындагы кайсы җырчыларны бөтенләй күралмыйсыз?

– «Мәйдан» каналын беркөнне җибәрдем. Элек ТМВТ чыгара иде нормаль җырчыларны. Хәзер ТМТВда да шул, «Мәйдан»да да шул. Анда карыйсың – мин хәтта исемнәрен дә белмим. Кемнең акчасы бар инде.

– Сез минуска җырлый идегезме?

– Мин минуска гына җырлыйм.

– Әй, блин, плюска дип әйтәсе идем инде.

– Юк. Бер съемка булды «Ленин» мәдәният йортындагы паркта, анда плюска җырларга куштылар. Мин ТНВда Наилә исемле режиссер белән пух-прах килеп беттем, шуннан мине «ТНВ»га чакырмыйлар.

– Сезнең Чәчкә белән шуры-мурылар булдымы?

– У-у-у.

–  Булмаган кая диген.

– Бәреп үтерде дип тә язды инде ул мине «Юлдаш» гәзитенә. Кыйнады дип тә язды. Шуры-муры дип теге, аны бит инде кеше сөйләде. Аннары ул безнең пиар да булды.

– Сез специально ясадыгыз?

– Әйе. Чөнки ул вакытта без беренче дуэт татар эстрадасында без җырлый башладык.

– Сезнең соңгы вакытта җырларыгызны яңартып җырлый башладылар. Илнат Фәрхуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова. Ул җырларны кешегә бирергә кызганыч түгелме? Алар бит инде сезнең белән танылган җырлар.

– Юк, Олеся кызганыч түгел. «Кызлар көлә» җырын Илнат җырлый. Минем башкаруда ул бөтенләй икене стильдә иде. Мин сәхнәдән киткәч үк ул җыр онытылды. Ә хәзер Илнат җырлый башлады. Мин банкетларда җырлыйм, бөтенләй башкача кабул ителә. Миңа да плюс, андый кызганыч әйберләр юк.

– Тормыштагы иң зур үкенечегез нинди?

– Иң зур үкенеч… Бар инде ул. 90 елларда хәйран гына әшәкелекләр эшләп йөргән булды.

– Группировкалар, тегесе-монысы?

– Әйе… Нәрсәгә кирәк булган ул? Мин хәзер аны бөтенләй аңламыйм.

– «УНИКС»ны тутырып концерт куярга теләгегез юкмы?

– Кем килсен минем концертка зал тутырып. Хәзер анда аренда 200 мең, ди. Юк…

– Берәр спонсор табып.

– Юк. Акчаны аны алуын алырсың да. Бирәсе дә бар. Аның бит кире кайтарылышы булырга тиеш.

– Фанаткалар язамы соң?

– Вконтактеда инде күбрәк. Көнгә бер 100 сообщение килә инде минем. Хәлегез ничек дип. Мин аларга әйбәт дип язып тормыйм инде.

Интервью азагында – Олесядан «фирменный» оятсыз табышмак:

– Артыннан килеп икене тыгасың, рәхәтләнеп китеп барасың?

– «Мне нравится ход ваших мыслей». Нәрсә икән инде бу тагын.

– Ярар, белмәдең инде. Тапочки!

– Әә.

– Син уйлаган нәрсә түгел.

ЧЫГАНАК: https://www.tiktok.com/@leesnayaaleesnaya

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Наил Табанаков “Чәчкә белән шуры-мурылар булдымы” дигән сорауга җавап биргән: “У-у-у…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..