Архивы бурыч - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда торак-комуналь хезмәтләр өчен бурычларны гафу итәләр дигән сүз тарала
Казанда коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларны гафу итәргә мөмкиннәр. Казан депутаты Алексей Серов бу мәсәлә буенча Татарстан прокурорына мөрәҗәгать иткән һәм бурычларны гамәлдән чыгарырга сораган, дип яза e-Kazan.ru.

Алексей Серов казанлыларны су, газ, электр, җылылык белән тәэмин итүче компанияләрне тикшерүне һәм шәһәрлеләрнең бурычы барлыгын-юклыгын белешүне үтенгән. Әгәр өч елдан арткан бурычлар була икән, алар гамәлдән чыгарырга мөмкин.

Бурычны гамәлдән чыгару элек тә билгеле иде, әмма бу идея Чечнядагы вакыйгадан соң популярлашты. Анда яшәүчеләр газ өчен 9,3 миллиард сум акча түләргә тиеш булган. Ләкин срогы чыгып, бурычлар өметсезгә әйләнгән. Прокуратура аларны мәҗбүри түләтү социаль киеренкелек китереп чыгарырга мөмкин дип санаган. Шуңа күрә бурычлар юкка чыгарылган.

Россиянең башка төбәкләре, шул исәптән Татарстан да, бу идеяләр белән рухландырды. “Газпром” гына шикләнеп, район суды карарына шикаять биргән. “Тикшерүләр, суд карары кирәк, гомумән, кемдер газ өчен түләргә теләми икән – бу аңа көчсезлеген кичерергә сәбәп түгел”, дип белдергән.

Әлеге мөрәҗәгатне 30 эш көне эчендә тикшерәчәкләр.

e-Kazan.ru
Фото: Сравни.ру

Запись Казанда торак-комуналь хезмәтләр өчен бурычларны гафу итәләр дигән сүз тарала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Өч ел бурычын кайтармый: хәзер аңлыйм инде, ялганлаган, акча бирсен өчен генә мескенләнгән”
Тормышымның бер күңелсез өлеше бар, хәер, күңелсез дип әйтү дөрес тә булмас, үзәккә үтте ул минем. Уйладым-уйладым да, шушы газетага хат язарга булдым әле. Очраклы рәвештә генә әлеге хатымны мин атап язган кеше, яки аның туганнары укып, бераз булса да оялып куймаслармы дигән өмет белән язам .

Өйләнешкәч тә, хатыным белән сигез ел авылда яшәдек. Әти-әни белән бер түбә астында кысанрак була башлагач, өч яшьлек улыбыз белән, карындагы икенче баланы көтә-көтә, шәһәргә юл алдык.

Тимер-томыр җыю һәм эшкәртү буенча эшли башлаган идем, озакламый ерактагы бер шәһәрдә эш тәкъдим иттеләр. Тәвәккәлләдек тә, кызыбызга тугыз ай да булмаган иде әле, шунда чыгып киттек.

Тормышны өр-яңадан кору бер дә җиңел булмады, билгеле. Хатыным белән дә еш кына сүзгә килгән, ачуланышкан чаклар булды. Ул инде бөтенләй өметен өзеп: – Акчасыз изаланып яшәү дөрес түгел, булмаганга хыялланып, мин авылга кайтып китәм, үзең генә яшәп кал! – дип кырт кисеп карады.

Аллага шөкер, кычкырышсак та җайландык, дуслаштык. Минем эшләр рәтләнеп китте. Бер егет белән дуслашып, икебез бергә эшли башладык. + Шуннан соң, фирмадан аерылып чыктым да, үз эшебезне булдырдык. Хатыным да тынычланды, балалар акрынлап кына үстеләр.

Акчабыз булгач, яңа йорт салдык, машина сатып алдык. Яңадан туган якка кайтып урнашасы да килмәде.  Тик әткәйнең хәле начарлангач, авылга кайтырга мәҗбүр булдык. Без кайтканны гына көткән, диярсең, әткәй үлеп китте. Әнкәй исә:  – Мин хәзер ялгызым ничек яшәрмен, акылдан язам бит, – дип елый башлады.

Апалар барысы да кияүдә, читтә үз тормышлары белән яшәп яталар. Гаиләдә бердәнбер егет мин, әнкәй белән торып калдык. Тегендә барып барлык мөлкәтемне саттым да, авылда яңа йорт салдык. Монда да үз эшемне җәелдердем. Акчага кытлык кичермәдек.

Көннәрнең берендә, авылдашым Р. миңа бурычка акча сорап кергән иде. Бирдем инде, шикләнмичә дә, икеләнмичә дә бирдем. Ике атнадан соң кайтарам диде. Ике атнада үтте, өч атна да, бер ай да. Мин инде акчасы юктыр дип, борчымадым. Авыл кешесе бит, ни дисәң дә, алдап качмас. + Мин үзем акчага, тиенгә ябышкан кеше түгел. Биредәге бурыч суммасы бик зур – биш нуль белән исәпләнә. Акча алганда әйткән сәбәбе дә бик җитди иде Р.ның. Хәзер аңлыйм инде, ялганлаган, акча бирсен өчен генә мескенләнгән.

Берничә мең сум турында гына әйтмим диясем килә. Инде менә өч ел вакыт үтте, бурычын кайтармый минем “ышанычлы” авылдашым. Инде үзе югалганга күптән, хәтта туганнары белән дә хәбәргә чыкмый. Ә мин аның туганнарыннан бурычын талап ала алмыйм. Авылдаш дип ышанып, бернинди ышаныч кәгазьләре дә яздырмадым. Авылда яшәп яткан әти-әнисе кызганыч, полиция аша рәхәтләнеп таптырып, бурычын икеләтә түләтергә мөмкин булыр иде югыйсә.     Күпме авырлыклар күреп, үз тырышлыгым, көчем белән тапкан акчалардан колак кактым мин шулай ышанучан, беркатлы булуым аркасында.

"Себерке" газетасы

Запись “Өч ел бурычын кайтармый: хәзер аңлыйм инде, ялганлаган, акча бирсен өчен генә мескенләнгән” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әти-әниләре кияүгә: “Алып кит, зинһар, бөтен пенсия акчабызны талап эчә” [гыйбрәт өчен]
Бу хәл әле пенсиягә чыгасы елларда булган иде. Пенсия өчен төрле кәгазь-документлар җыештырып йөрим, шунда бер оешмада секретарь булып утыручы таныш хатын бурычка акча сорады. Бераз запасым бар иде, ярый, кич өемә килерсең дидем. Ә ул, кичне көтеп тормыйча, эшен калдырып артымнан ук килеп тә җитте.

– Халисә апа, әҗәтне өч айсыз бирә алмам, көтәрсең инде, – дип, төче елмаеп, бер кап арзанлы чәй сузды. Шактый гына сумма биреп җибәрдем. Бернинди расписка-фәлән дә язышмадык, мин тәкъдим дә итмәдем, читенсендем. Сирәк кенә урамда очраштырды, юк-бар сөйләшкәләп, ашыгып кына узып киттек. Үтте өч ай. Акча китергән кеше юк. Киттем моның эш урынына, ә анда инде икенче хатын утыра. Танышымның исемен әйтеп сүз башлауга: “Халисә апа, әллә ул юньсез синнән дә әҗәт алган идеме?” – дип куйды. Баксаң, ул хатын бик күп кешеләрдән, бергә эшләгән иптәшләреннән дә бурычка акча җыйган икән. “Ул инде бөтен поселок буенча акча җыйган, әллә аның эчеп, эздән язганын син дә ишетмәгән идеңме?” – диде. Аның төрле кичәләргә берүзе генә йөргәнен, бераз “уҗымга чыкканын” ишеткәнем бар, һәрхәлдә, исереп йөргәнен белми идем.

– Соң, сез бер оешмада эшләгәч, белә торып ник әҗәткә бирдегез? – дидем, аптырап.

– Башта без дә бик аңлап бетермәдек, эчкән кеше шулкадәр оста ялганлый бит ул, – диештеләр биредәге кызлар. – Йә аларга каяндыр бер көтү кунак килеп төшкән, йә авылда каенанасын авыр хәлдә Казанга дәваларга салганнар… Иртәнге якта да авызыннан хәмер исе килгәндә: “Менә искәрмәстән дуслар килгән иде, куна калдылар, иртән башларын төзәттерәсе булды, үзем дә бер генә рюмка тоттым”, – дия иде.

Эштән куылгач, авылга үз әти-әниләренә кайтып киткән икән. Мин биредәге адресларын алып, киттем боларга. Әле домофоннар юк, дүртенче катка җайлы гына күтәрелдем. Ишекне укучы малай ачты, фатирларына кердем. Әти-әниең кайда диюемә малай: “Апа, әллә әни сездән дә акча алган идеме?” – дип сорады. “Әти инде күптәннән әҗәт түләп яши, үзебез такы-токы ашыйбыз, юньле ризык та күргәнебез юк, – диде малай, олы кешеләр кебек. – Әти кич кайта, ул кайткач кер инде син”, – дип озатып калды. Менә шулай, кул белән биргәнне аяк белән эзләп йөрим, акыл булмагач. Икенче көнне кич кабат бардым әҗәт юллап. Ире дә бик йончыган, төс ташлаган. Сөйләшеп киттек (мин аны элек белә идем). Фатирларында да ни юньле мебель, келәм-фәлән, савыт-саба юк. “Ныклап эчә башлаганына да инде өч ел бардыр, ашарга әзерләү, малайның өс-башын юу, дәрес хәзерләтү дә үземнең өстә, – дип зарланды ир. – Эшем дә бик акчалы түгел, бер ияләнгән коллектив, йөрергә якын дип, эш алыштырасым килми. Биргән әҗәтеңә расписка яздырткан идеңме соң?” Юк, минәйтәм. “Мин сиңа ышанам, – диде ул. – Башта вак-төяк әҗәтләрен түләп бетерим инде, әкренләп, бүлгәләп булса да, сине дә бәхилләтермен”. Берәр елдан икегә бүлеп түләде ул исерекбаш хатынының бурычын.

Хатын авылында да шулай эчеп, исереп ята икән. Әти-әниләре кияүгә: “Алып кит, зинһар, бөтен пенсия акчабызны талап эчә, без бит сиңа исерек кыз бирмәгән идек, дәваларга алып бар”, – дип әйтәләр ди. Шундый ук хатынлы тагын бер ир белән һаман сөйләшеп йөрибез. “Ике тапкыр дәваларга алып бардым, бераз гына тукталып тора да, кабат эчә башлый, хатын-кыз дәвага да бирешми икән, – дип сөйли бәхетсез ир. – Аптырагач, үзебез өйдән чыгып киткәндә батареяга бәйләп калдыра башладык. Берсендә елап-мескенләнеп, кызны бауны чишәргә мәҗбүр иткән, шуннан өч көн югалып торды, үзе кебек бер алкаш фатирыннан барып алдык”.

Сүзем әҗәттән башланган иде бит әле. Монысы узган ел гына булган хәл. Этнең дусты күп булыр, өенә килсәң юк булыр дигәндәй, тагын берәү бурычка акча сорады. Ялгызы гына яшәүче хатын, балалары белән аралашмый, дача участогында кечкенә генә йорт тергезмәкче икән. Аңа кадәр бары бер сарай кисәге генә булган (үзе сөйләве буенча әйтәм, барып күргәнем юк). “Сораган суммаңны биреп торам, ноябрь башында оныгым армиядән кайта, аның кайтуына, өс-башына дип саклаган акча”, – дидем. Ә ул дүрт-биш айга алмакчы. Беренче катта яшәүче авылдаш хатын чәйгә дәшәргә кергән иде. Аңа да хәлне сөйләп аңлаттым, килсен инде, алайса ул акча алырга килгәндә чыгып качкан кебек була бит дидем. Ул арада поселокның икенче башыннан әллә очып килеп җитте бурыч сораучы “дустым”. Аяк киемнәрен дә салып тормыйча, ишек төбеннән генә мине бик ашыктырып кулын сузды: “Бир тиз генә, ашыгам”, – диде. “Тукта, кер әле, менә күрше белән чәйләп тә алырбыз бергәләп, алган акчаңа расписка да язарсың”, – диюемә үпкәләп, ишекне каты ябып чыгып китте. Бурыч-акча менә шулай араны боза торган әйбер дә икән әле ул. Шул хәлдән соң теге “дустым”ның эзе суынды. Урамда да күрмәмешкә салынып, читләтеп үтә башлады. Бәлки андый “дус”ның югалуы хәерледер.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил бистәсе.Татарстан яшьләре

Запись Әти-әниләре кияүгә: “Алып кит, зинһар, бөтен пенсия акчабызны талап эчә” [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ипотекагыз булса, дәүләт 600 мең сумын кире кайтара икән [файдалы белешмә]
Бу Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 20 апрелендәге 373 нче номерлы карары нигезендә башкарыла //Татар информ//.

Әлеге ярдәм катлаулы финанс хәлендә калучыларга бирелергә мөмкин. Моның өчен казнадан 4,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Әлеге ярдәмнән бар кеше дә файдалана алмый, билгеле. Гаиләдә бер яки аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булучылар; бер яки берничә балигъ булмаган балага опекун булучылар; хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы гражданнар; инвалид яки инвалид балалары булучылар; югары уку йортының көндезге бүлегендә белем алучы, 24 яшькә кадәр булган кешенең торакта үз өлеше булучылар исә гариза язып, дәүләт ярдәменә дәгъвә кыла ала.

Әлеге программа нигезендә, кредит күләме 20 процентка кимергә мөмкин. Әмма сумма 600 мең сумнан артык була алмый.

Ярдәм исә төрле була ала. Калган бурычтан чигерү; ай саен түләүне киметү, яки кредит ставкасын азайту хисабына, түләү срогын 18 айга кадәр кыскарту. Әлеге чаралар өчен кредит алучы комиссия түләми.

Шунысын да истән чыгармаска кирәк, кредит алучыларның барысы да Россия гражданнары булырга һәм торак та безнең илдә сатып алынуы мөһим. Ипотека түләгәннән соң, һәр гаилә әгъзасына туры килгән керем региондагы яшәү минимумыннан 2 тапкыр артмаган булуы шарт. Бу күрсәткечләрнең 3 ай дәвамында саклануы да исәпкә алына.

Сатып алынган торакка да үз таләпләре бар. Монда 1 бүлмәле фатирның мәйданы 45 кв метр, 2 бүлмәленеке 65 кв метр, 3 бүлмәнеке 85 кв метрдан артмауга игътибар бирелә. Әлеге шарт күп балалы гаиләләргә кагылмый.

Торак бәясенә килгәндә, аның 1 кв метрының бәясе, төбәктәге торак бәясеннән 60 процентка да кыйммәт булмаска тиеш. Шул рәвешчә, «элиталы» йортлардан фатир алучыларга дәүләт ярдәм бирелми.

Программада 93 банк катнаша. Аларның исемлеген «Агентство по ипотечному жилищному кредитованию» сайтында танышырга була.

“Сбербанк” банкының “кайнар линиясе”ндә мәгълүм булганча, әлеге финанс оешмасы ипотекага кагылышлы өстә язылган дәүләт программасында дөрестән дә катнаша. Моның өчен “кайнар линия”гә шалтыратып, кредит алынган шәһәрдәге филиалның кредитларны түләү буенча бурычлары булучылар белән эшли торган бүлек телефонын алырга, яисә банкның сайтында күрсәтелгән анкетаны тутырырга кирәк.

“Абсолют банк” “кайнар линиясе”ндәге консультант та банкның дәүләт программасында катнашуын раслады. Моның өчен ул торакка ипотека бирү агентлыгына (агенство ипотечного жилищнего кредитования) мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. “Анда барлык документларны да тупларга ярдәм итәләр. Аннан соң банкка мөрәҗәгать итәсе була”, дип аңлатма бирелде.

КФУның идарә, икътисад һәм финанслар кафедрасы мөдире, профессор Игорь Кох фикеренчә, әлеге таләпләргә Россиядә һәр 2 гаиләнең берсе туры килергә мөмкин. “Әмма һәрвакыттагыча “су асты ташлары” булуы ихтимал”, ди ул.

Сүз уңаеннан, дәүләт ярдәме алу өчен 30дан артык документ тапшыру шарт. Кайбер белешмәләр түләүле.

Программа исә 2017 елның 31 маена кадәр гамәлдә булачак.

Запись Ипотекагыз булса, дәүләт 600 мең сумын кире кайтара икән [файдалы белешмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда бурычларын түләмәгән хатын-кыз машинасыз калган
Башкаланың Мәскәү районы суд приставлары 30 яшьлек хатын-кызның “Лада Калина” автомобиленә арест салу турындагы карар кабул иткән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә //Татар-информ//.

Әлеге хатын-кызның банктан алган автокредит бурычын түләмәү аркасында ярты миллион сумлык бурычы җыелган. Приставлар тарафыннан башкару эше 2015 елда ук кузгатылган була. Эш барышында аның шәхси автомобиле банкта залог буларак теркәлүе ачыклана. Бурычны түләү турындагы ышандырулар сүздә генә калып килгәч, приставлар машинага арест салырга булган.

Машинасын кире кайтарырга теләсә, бурычлы хатын-кыз 10 көн эчендә әҗәтләрен түләргә тиеш була.

Запись Казанда бурычларын түләмәгән хатын-кыз машинасыз калган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..