Архивы бэбибокс - Tatar Today - татар яңалыклары.

Чаллыдагы “бэби-бокс”та беренче баланы калдырып киткәннәр [видео]
27 гыйнвар Чаллы шәһәренең балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына (“бэби-бокс”) беренче баланы калдырып киткәннәр. Азатлык хәбәрчесе анда барып шул тартманы карады һәм табиблар белән сөйләште. //Azatliq.org//

Табиблар калдырылган баланың иминлегенә зыян китермәс өчен әлегә бик күп мәгълүмат бирми. Баш табиб урынбасары Наил Агишев сүзләренчә, калдырылган сабый – кыз бала, аңа бер ай да юк, баланы калдырып киткән кеше бернинди язма да калдырмаган, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый, ул табиблар күзәтүендә.

Татарстандагы әлегә бердәнбер бәби тартмасы Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 2015 елда ачылды. Бу вакытка кадәр анда бала калдыручы булмаган. Әлеге тартма ата-аналарга аноним рәвештә баланы калдырып китү мөмкинлеге бирә. Калдырып китүчегә юридик яктан иминлек гарантиясе бирелә. Тартма медицина үзәгенең видеокамера булмаган җирендә урнашкан. Үзәкнең баш акушеры Марина Абрамова Азатлыкка бу җайланманы эшләтеп күрсәтте.

“Төймәгә баскач диварда махсус тәрәзә ачыла, аннан бала сыярлык караватка ошаган җайланма чыга. Баланы урнаштырганнан соң икенче төймәгә басып тәрәзәне ябып була, ябу төймәсе 20 секунд эчендә басылмаса, бала өшемәсен өчен тартма үзе ябыла. Баланы калдыручы фикерен үзгәртсә, тартманы 30 секунд эчендә кире ачып була, ләкин 30 секунд узганнан соң, тартма бикләнә һәм табибларга сигнал җибәрелә. Бала табиблар карамагына күчә.

“Бэби-бокс” җайланмаларын булдыру тәкъдимен 2015 елда Русиянең тикшерү комитеты күтәреп чыкты. 2016 елның сентябрендә Русия хөкүмәте бу тартмаларны тыю турында канун өлгесен хуплады, бу документ хәзер думада карала. Татарстанда “Бөтенрусия ата-аналар каршылыгы” дигән иҗтимагый оешманың җирле активистлары бәби тартмаларына каршы чыкты.

Баш табиб урынбасары Наил Наил Агишевтан “бэби-бокс” тартмаcына карата фикерен белештек.

– Наил әфәнде, “бэби-бокс” тартмаларын булдыруны Русия хөкүмәте хупламады. Бу җайланмаларга табибларның фикере нинди?

– Беренчедән, әгәр шундый җайланма ярдәмендә сабый гомере саклана икән, димәк алар кирәк. Ә инде аның юридик ягы, әхлак ягы белән кем җаваплы – шулар шөгыльләнсен.

– Республика, шәһәр буенча гариза язып балалардан баш тарту санын әйтә аласызмы?

– Санын төгәл әйтмим, әмма гариза язып, баладан баш тартып, аны тудыру йортында калдыру – була торган хәл. Төрле сәбәпләрдән тудыру йортында калдыралар, монда күрәсең башкачарак хәл булгандыр.

Сүз уңаеннан, “бэби-бокс” тартмасына язылган мәгълүматка күрә, калдырып китүче баланы кире үзенә кайтара ала, моның өчен аңа медицина үзәгенең юридик бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Запись Чаллыдагы “бэби-бокс”та беренче баланы калдырып киткәннәр [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..