Архивы бәхетсезлек - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстан Прокуратурасы һәлак булган кешене эшкә урнаштыруга ирешә
2018 елның 2 октябрендә Татарстанның Биектау районында “Промаренда” компаниясендә бәхетсезлек очрагы теркәлә, анда бер хезмәткәр үлә. Прокурор тикшерүе вакытында ирнең фирмада рәсми эшләмәве ачыклана, шуңа күрә һәлак булган кешенең гаиләсенә иминият түләүләре каралмаган булып чыга. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биектау районы прокуратурасы ир-атның эшкә урнашу фактын раслаган һәм “Промаренда” компаниясен хезмәткәр гаиләсенә иминият түләү таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән.

Суд таләпләрне канәгатьләндергән. Бу һәлак булган ир-атның гаиләсенә 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр акча һәм айлык иминият түләүләр алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

https://prokrt.ru/
фото:http://www.temakazan.ru/

Запись Татарстан Прокуратурасы һәлак булган кешене эшкә урнаштыруга ирешә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Хәсрәтемне юарга дип шушы сыра шешәсен күтәреп кайткан идем, кызым куып чыгарды» [гыйбрәт өчен]
Көндез шәһәр транспортында халыкның азрак йөрүеннән файдаланып, сырхауханәдән яңарак кына чыккан дус хатыным Рәсимә янына барып, хәлен белеп кайтырга уйладым. Дәрвишләр бистәсенә юл тотучы кызыл автобуска кереп урнашуга, юан ботларын ямьcез итеп як-якка аерып, каршы як утыргычтагы ике урынны бер итеп җәелгән хатынны күреп алдым. Шактый зур гәүдәле, мул күкрәкле, кабактай зур башлы, кырык биш яшьләр чамасындагы хатын, сәдәфләре коелган соры курткасының керле чабуларын җилбәгәй җибәргән. Кесәсеннән яртылаш эчелгән сыра шешәсе тырпаеп тора, күзләре сәер елтырый, үзе черек тешле зур авызында әвәләп, лач-лоч китереп, чертләтә-чертләтә сагыз чәйнәп бара. //Татарстан яшьләре//

Салонда кеше юк диярлек. Ике-өч тукталышны сүзсез генә узгач, комач йөзле хатын чәерен авызыннан алып тәрәзә рамына ябыштырды да, бераз карлыкканрак, әмма көчле тавыш белән кычкырып җырлап җибәрде:

Тала, тала, тала, тала,

Тала ике беләгем,

Талмас иде лә беләгем,

Яна минем йөрәгем….

Миңа аның матур тембрлы, бормалы-бизәкле тавышы үтә дә таныш кебек тоелды. “Кайда ишеткән идем соң әле?” – дип баш ваткан арада, бераз салмыш хатын, җырлаудан туктап, елауга күчте. Елап туйгач, элекке танышын очраткан сыман, яшьле күзләрен мөлдерәтеп миңа күтәрелеп карады. Аның хисләрен кем белән дә булса бүлешеп, эч серен бушатасы килүе йөзенә чыккан иде. “Мин Эльза исемле”, – диде дә, җавап бирүемне дә көтмәстән, моңсу тавыш белән сөйли башлады.

– Апа, миннән дә бәхетсезрәк кеше бармы икән бу дөньяда? – диде ул, көрсенеп. – Ятимлектә үстем. Ирләремнән уңмадым. Беренчесе көнләшеп үзәк-бәгыремә төште, кыйнады. Аерылдым. Икенчесе үтә чыккан саран иде, ияртеп килгән кызымны күралмады. Шуннан ризык кызганды. Аннан да китәргә мәҗбүр булдым. Өченчесе – төрек иде, Хуҗабәк исемле төзүче. Бер дә начар кеше түгел иде дә, ашказанына чыккан яман шештән бик иртә китеп барды. Ул үлгәч, төрекләр мине аның Киров районындагы фатирыннан пыр туздырып куып чыгардылар. Хәтта телевизор белән киң караватыбызны, кер юу машинасын, савыт-сабамны, кышкы киемнәремне дә алып чыгарга өлгермәдем. Мин Хуҗабәкне җирләү мәшәкате белән Төркиягә киткән арада, йозакны алыштырып куеп, безне уртак торагыбызга кертмәделәр. Ирем безнең ил кешесе түгел иде шул, аның белән законлы рәвештә язылышып яшәмәгәч, уртак балабыз булмагач, үз хокукларымны яклый алмадым. Эшчеләр тулай торагында 13 квадрат метрлы бүлмәм бар иде. Төрекләр фатирдан куып чыгаргач, кызым белән янәдән шунда әйләнеп кайтырга мәҗбүр булдык. Ул чакта мәктәптә (!) эшли идем әле мин. Урыс балаларына татар теле укытып азапландым. Алар безнең телне өйрәнергә атлыгып тормый шул. Кирәксенмиләр. Чирек ахыры саен ата-аналарның мәктәпкә килеп, мине эт итеп сүгеп китүеннән туйгач, башымны юләргә салып, укучыларымның барысына да уңай билге тезәргә тотындым. Болай кылануымны завучыбыз сизеп алып, директорга әләкләде. Җитәкчелек белән борчак пешми башлагач, эшемне алыштырып, базарга сату итәргә чыктым. Кышкы салкында ката-туңа көнозын урамда басып торганда үпкәмә суык тимәсен өчен, башкалардан күрмәкче, аз-маз гына аракы йоткаларга керештем. Кайвакыт арттырыбрак җибәргәләдем ахрысы. Исереп кайтып авуларым ешайгач, инде буй җиткән кызым белән арабыз бозылды. Аңа үпкәләрлегем юк: исерек ананы кем хөрмәт итсен? Былтыр мине айнытмакчы булып, мәҗбүриләп табибка алып барды. Кодлаштырды. Эчмәгәч, яшәүдән бөтенләй кызык тапмый башладым. Сүлпәнләндем. Эшем артка тәгәрәде. Сатуда җитмәүчелек килеп чыккач, хуҗам гафу итмәде. Дүрт ягың кыйбла дип, эш урынымнын өреп кенә очырды. Кайтып кызыма зарланган идем, хәлемә кермәде. Хәсрәтемне юарга дип, иртән менә шушы сыра шешәсен күтәреп кайткан идем, бердәнбер кызым бүлмәбездән куып чыгарды. “Шайтаныма олак, исерек пәри, бүтән күземә күренәсе булма! Бүгеннән син миңа әни түгел!” – дип артымнан кычкырып калды.

– Йа Аллам, инде кая барырсың икән, сеңелем? – дип соравыма, Эльза ирен чите белән елмаеп кына куйды:

– Кайгырмасана, апа, илдә чыпчык үлми. Клыки авылында балачак дустым бар. Хатыны күптән вафат, бала-чагасы юк, ялгыз яши. Йортына ничек тә сыйдырыр әле.

Автобустан төшкәч, үргә каршы җәяү тәпиләгәндә, Эльза турында уйланып бардым, җаныма тынычлык иңмәде. Әрәм булган бичара. Яралы язмыш колы. “Кыз чагында бар да матур, каян килә ямьсез хатын?” дигән йөремсәк гыйбарә исемә төште. Эльза да, баш ташлап эчә башлаганчы, болай ук шөкәтсез, нурсыз хатын булмагандыр. Ә тавышы ничек матур!

Йөрәк чиреннән яңа тернәкләнеп килүче Рәсимәнең фатирына килеп кергәч, эчке халәтемнең киеренкелеген сиздерергә теләмәсәм дә, хисләремне яшереп кала алмадым, күрәсең.

– Сиңа ни булды? Төсең киткән. Авырыйсыңмы әллә? – дип каршылады ул мине.

Юлда ишеткән-күргәннәрем турында тәфсилләп сөйләп бирдем. Берәүнең дә сандыгы буш түгел шул. Бүгенге көндә зур заводта технолог булып эшләүче Рәсимә ахирәткәем дә чиксез борчулы. Зур тетрәнү кичерүе урынга еккан иде аны. Ярый, табиблар ярдәме тигән. Яшьли яратып кавышкан, утыз ике ел бергә гомер кичергән ире, өч кызының атасы, чәчләренә чал кергәч, Рәсимәне зар елатып, яшь хатынга чыгып китте. Дустымның фикеренчә, гаиләнең таркалуына, иреннән бигрәк, ул үзе гаепле.

– Иң зур ялгышым: ирем мине яратып өйләнде, шунлыктан беркайчан да хыянәт итмәячәк, балаларым белән мине ташлап, беркая да китмәячәк, дип сансызланып, үз-үземне карамавымда, аңа тиешле җылылыкны биреп бетерә алмавымда, – ди Рәсимә. – Үзең беләсең, күп вакытым командировкаларда, юлда узды. Төшемле, гаиләгә файдасы зур дип, эшемне юкка алыштырмаганмын. Бөтен көчемне эшемә һәм балаларыма гына биреп, дөрес яшәмәгәнлегемне хәзер генә аңладым. Үз-үзен хөрмәт итмәгән эш колын, хезмәтчене кем яратсын соң? Очрашып йөргәндә, һәркайсыбыз сөйгәненә матуррак күренергә тырыша. Бергә яши башлаган мәлдә, үз кимчелекләреңне эчкәрәк яшерәсең. Ә тормыш арбасын җигелеп тартканда, үзара мөнәсәбәтләрдә ихласлык артса да, үз-үзеңә игътибар кими, иркәләнү-назланулар икенче планга күчә шул. Ә ир-атлар чибәрләргә тартыла. Табигатьләре шундый. Алларында дәртләнеп биеп, күз, бил уйнатып, елмаеп торучы җилбәзәкләргә күз аталар. Минеке дә үз кулы астында эшләүче, утыз яшен яңа тутырган ялгыз чибәркәйгә капланды…

Көн иткәндә ирдә дә, хатында да мин-минлек баш калкыта бит ул, үз сүзем сүз булсын дип, бер-береңә юл куймаган, теләсә-нәрсә әйтеп ташлап, җанны биздергән чаклар да булгалап куя. Эштән күңел кителеп кайткач, бөтен ачуымны иремнән, балаларымнан алган вакытларымны яшермим. Әйтерсең, кәефем төшкәнгә, эшем уңмаганга алар гаепле… Сайлаган парыңның сиңа игътибары, күңел җылысы җитми башладымы, яныңнан юкка чыгасын көт тә тор икән. Хаталануымны авыз пешкәч кенә аңладым…

Зур, зәңгәр күзләреннән бәреп чыккан ачы яшьләре дустымның сула төшкән яңаклары буйлап тәгәрәште. Ихластан кызгандым мин аны. Тынычландырырга өметләнеп, берсеннән-берсе саллырак дәлилләр тездем:

– Борчылма әле шулкадәр. Тормышың җитеш, торырга йортың, ашарга ризыгың, юанырга эшең бар. Иң мөһиме – терелеп, аягыңа баскансың. Йөрәгеңне сакла! Син ялгыз түгел бит. Бер дигән кызларың, оныкларың өзелеп тора үзең өчен. Кеше алдында абруең зур. Эшеңдә хөрмәт итәләр. Тәлгатеңнең дә башына тай типмәгәндер. Җете кызыл тиз уңа, диләр. Күрерсең, башын иеп әйләнеп кайтачак ул яныңа.

– Ахирәткәем, иреңнең кадерен бел. Җылы сүзләреңне, йөрәк назыңны кызганма, берүк. Янәшәдәге кешеңне Ходай бүләге дип сана. Олыгаеп килгән мәлеңдә язмыш сезне юкка гына очраштырмаган, шуны онытма! – дип озатып калды мине Рәсимә.

Бер көн эчендә гыйбрәтле ике язмышның шаһиты булдым. Хаталардан беребез дә хали түгел. Адәм баласы, егылса да, янәдән торып баса, язмышыңа ни язылган булса, шуны күрми хәлең юк.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Запись «Хәсрәтемне юарга дип шушы сыра шешәсен күтәреп кайткан идем,  кызым куып чыгарды» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Улым үләр алдыннан «Хатын-кыздан да кабәхәт зат юк» дип язып калдырган»
Үсмер чагымда, егетлек чорында кешеләр белән, бигрәк тә хатын-кызлар белән аралаша белми торган оялчан, бик аз сүзле бер мокыт идем мин. Шунлыктан тәүге сөйгән кызыма да мәхәббәтемне белдерә алмый калдым. Тора-бара тормыш үзгәрттеме, язу өчен кешеләр белән аралашуның кирәген аңлап, үзем “шомара” башладыммы, һәр очраган кеше белән ачылып китеп, эчкерсез аралашырга гадәтләндем.  //Татарстан яшьләре//

Аралаша алу – үзе бер һөнәр. Кеше күңеленә ачкыч таба белү, тормыш хәсрәтләреннән үз эченә бикләнгән кешенең кара “кайгы төенен” чишеп, эчендәгеләрен тышка чыгарту, психологик, нечкә бер сәнгать төре кебек дияр идем.

Гипноз белән эш итүче психотерапевтлар кебек булдыра алмасам да, ишләрем арасында үз эченә бикләнеп йөргән бер бичараның телен чишеп, хәсрәтләрен уртаклаша алам икән, үземне аз булса да бәхетле саныйм. Шундый чакларда татар, башкорт классигы, язучы, шагыйрь Мәҗит Гафуриның ярлы катлам халыкка багышлап язган шигырь сүзләре күңелемә килә: “Кайда ярлы, кайда моңлы, кайда зарлы күп була – мин шулар арасында булам, алар белән килешеп була…”

“Тышлары керле булса да, юк аларда эч кере, гәпләшеп утырасың рәхәтләнеп син дә мин…” – дип язган бит ул.

Паркта һаман үзе генә йөрүче, сагышлы күзләрен аска төбәп уйланып утыручы карт белән уртак тел таба алмый шактый интектем. Очрашкан саен сүзләребез исәнләшү, һава торышы, бәяләр үсеше кебек көндәлек темалардан узмый иде. Гаилә хәленә карата сорау биргәндә Харис карт (исемен үзгәрттем): “Ялгыз мин, япа-ялгыз”, – дип, тупас кына әйтә дә, тынып, үз уйларына чума. Шул рәвешле күңел ишеген бикләп куя да, күзләрен бер ноктага төбәп, мәрткә киткән кешедәй катып кала. Аның янында син әллә бар, әллә юк, сөйләшеп торасыңмы-тормыйсыңмы – аның бернидә гаме юк, үз уйларына чумып тик утыра.

Харис карт белән чираттагы тапкыр шул ук паркта, Әниләр бәйрәме көнне очраштык. Көзнең кышка кереп китәргә теләмичә тартышкан кояшлы бер көне иде. Бераз хәл-әхвәл сорашып утыргач: “Ярый, мин кайтып карчыгымны котлыйм әле”, – дип урынымнан тора башлагач, ул мине:

– Хатының белән бәхетле гомер иттеңме? – дип, туктатты.

– Төрле чак булды, шулай да бәхетсез гомер кичердек димәс идем, – мин әйтәм.

– Ә мин уңмадым хатыннан, гомеремнең яртысы ялгызлыкта үтте, – диде Харис бабай. – Яратышып өйләнешкән идек. Ике малай үстердек. Икесен дә укытып, кеше итәргә тырыштык. Олы малай армиядән кайтуга өйләнеп, чит шәһәргә китеп, шунда фатир алып, яши башлады. Кечесе генә нишләптер өйләнергә ашыкмады. Ике институт тәмамлады. Олы малайның хатыны бер-бер артлы ике бала – малай белән кыз тапты. Хатыным эшеннән чираттагы ялына чыккан саен, миннән ризалык алып, шул балаларны карашырга дип, алар янына китте. Менә шулар янына йөри-йөри миннән дә, икенче малайдан да бизде. Киленнең әнисе үлеп китеп, әтисе ялгыз калган иде. Хатын белән кода, мәхәббәт уеннары башлап җибәргәннәр, бергә яши дә башлаганнар. Бу хәлне сизгәч, олы малай да әнисен әрләп караган, кече малай да авыр кичерде моны. Ә минем ул чактагы хәлемне бөтенләй дә сөйләп аңлатырлык түгел. Хәсрәтемнән, гарьлегемнән түзеп йөрдем-йөрдем дә, эчә башладым. Барлык авырлык икенче улыбызга төште. Бер якта – гаиләсен ташлаган ана, икенче якта исерек ата. Шуның өстенә өйләнергә теләп йөргән кызы авырга узган. Тик “бала синнән түгел” дип, малайның йөрәген яралаган. Шуннан соң кече улыбыз үз-үзенә кул салды – асылынып үлде. Үләр алдыннан: “Хатын-кыздан да кабәхәт зат юк икән”, – дип язып калдырган иде. Хатыным шуннан соң да акылына килмәде. Киресенчә, тагын да явызланып, үзенә тиешле торакны суд белән бүлдереп тартып алды, мин “малосемейка”да торып калдым. Менә хәзер хатынга ләгънәт укып, картаймыш көнемдә шунда яшәп ятыш. Малай үлгәч эчүдән туктадым. Фатирлы хатыннар да үзләренә чакырып карадылар. “Малосемейка”да янымда яшәргә риза хатыннар да булды, ләкин берсенә дә күңел тартмады. Авызың бер пешкәч, өреп кабасың дигәндәй, бүтән бер генә хатынга да ышанычым калмады…

Танышым сөйләгәннәрдән күңелгә уңайсыз, авыр булып китте. Мондый ачы язмышлардан Аллаһ үзе сакласын берүк!

Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы.

Запись «Улым үләр алдыннан «Хатын-кыздан да кабәхәт зат юк» дип язып калдырган» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..