Архивы бәхетсез - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Ә син аек баш белән нишләп шушы адәм ыстырамын түзеп яшәдең?» [тормыш хәле]
Ир белән гомер буе интегеп яшәдем. Өйләнешүгә эчәргә тотынган иде, бүгенәчә эчә әле, туктаганы юк. Шуның аркасында кеше арасына да матурлап, парлап чыгып йөргән булмады, теләгәнне ашап, теләгәнне киеп булмады. Башка хатыннарның күлмәкләренә кызыгып яшәдем. //Безнең авыл гыйбрәте//

Әмма үз гомеремдә бер генә тапкыр булса да үзем теләгән, күзем төшкән кием ала алмадым. Кайсы очсызрак – шуны алдым. Яки кем бирә, шуны кидем. Күршеләремнең кызы минем белән бер яшьлек хатын иде, ул шәһәрдә яшәде, ире дә әйбәт иде, ата-аналары янына еш кайтып йөрделәр. Шушы хатын миңа кайчак үзенең киемнәрен бирә иде. “Яраса, шикләнмичә ки! Ташларга кул бармый, бер дигән бит әле алар”, – дия иде. И-и, кая инде ул шикләнүләр! Аның киемнәреннән нык уңдым мин. Миңа караганда бераз тазарак иде ул, ә мин исерек белән изелеп яшәгәч, артыгын җәелеп китә алмадым. Кайсына кереш тегеп, кайсын кисеп, үземә яраклаштырып кия торган идем. Эчкән кеше “гаиләм бар”, “тормышка кирәк” дими бит ул. Минеке дә гомере буе үзенең акчасын эчеп бетереп барды. Үзенеке беткәч, бар, алып кайт, күз алдыңда үләм бит, дип кибеткә җибәрә иде. Исереккә иртән дә кирәк бит аңа.

Алып кайтсам – акча бетә, алмасам – кара тавышка, сугышка китә. Менә шушы икене сайлап яшәдем гомергә. Ике бала, кем кертсә, шунда кунып үстеләр. Үземнең әни ничек яшәгәнемне белеп торды. Әмма “кайт” димәде. “Барган җиреңдә таш бул”, – дип кенә әйтер иде. “Бер туктар, көт”, – дигәнен дә әйтте. Шулай, барган җирдә таш булып, якты киләчәккә өметләнеп, картлыкка аяк бастык менә. Яшь вакытта бүгенге акылларым булса, әнине тыңламыйча булса да китәр идем иремнән. Кеше ни әйтер дигәнгә дә карыйсы түгел икән, үзеңне кайгыртып һәм балаларны тәрбияләп яшәргә кирәк. Ә мин гомерем буе исерек көйләп яшәдем. Бик авыр чакларда китәргә талпынып та караганым булды. Әмма кайда чыгып китәсең? Ике бала белән кем көтеп тора, кайда урнашасың? Шулай дип торып калдым. Безнең авылда бер хатын аерылып кайтты шулай. Аның өч баласы иде әле, минекенә караганда күбрәк тә. Күрше авылда иде ул кияүдә. Моның да ире эчеп, гаиләсенә тормыш күрсәтмәгән. Бу хатын шуннан качып, төп йортына, әнкәсе янына кайтып ауды. Йортта буй җиткән энекәше дә бар иде әле, җитмәсә. Берәр елдан соң энекәше өйләнеп, йортка килен төшерде. Бу хатын балалар бакчасында иде ул чагында эштә. Колхозда эшләсәң, финский йорт бирербез дигәч, колхозга чыкты, унбиш еллап сыер сауды. Колхоз аңа зур гына йорт салып бирде, ул балалары белән шунда күчеп чыкты. Ялгыз хатын, ире дә юк, берүзенә өч бала дип, бар да булыштылар. Сорап барса, колхоз икмәген дә бүлеп бирә иде. Ә мин ирле булып яшәгәч, боларның берсен дә күрмәдем. Барысын үзем тартып бардым. Соң, аерылып, мин дә шулай ике бала белән колхозга урнашсам, калдырмаслар иде бит. Ул чагында колхозлар миллионер, колхозчы тук иде. Китсәң, яшь чакта гына китеп, яңа баштан тормыш корып була. Бер калдыңмы – юк инде, каласың. Хәзер тормышны ничек яңа баштан корасың ди? Оныклар үсеп килә бит инде, кая мин тормыш башлыйм. Бу хатынга да шуны әйтсем килә: яратмасаң, бик интегеп яшәсәң, кит син иреңнән. Йортлы да булырсың, насыйбың чыгып, кабат кияүгә дә чыгарсың. Акыл картайгач кына килә икән ул, әмма соң була. Картайгач, иргә ачу да килми хәтта. Үземә күбрәк ачуланам. “Ярар ла ул исерек баш берни уйламыйча яшәде, аңа хәзер дә ике дөнья бер. Ә син соң, син аек баш белән нишләп шушы адәм ыстырамын түзеп яшәдең?” – дип, үз-үземнән сорыйм. Сөйләсәң, китап язарлык моң-зар түгәргә була. Башка хатыннар җәй көне отпускылар алып, рәхәтләнеп ял итәләр иде. Ирләре белән санаторийларга, тагын әллә кайларга йөрделәр. Ә мин, акча булсын дип, гел алар урына кала идем. Башта берсен ял иттерәм, аннары икенчесе урынына калам. Әле шулай эшләп тә көчкә җиткерә идем. Ичмасам, бер генә хезмәт хакымны да тулысынча үземә тотмаганмын, дип үкенәм. Үземнең акчамны үземә тота алма инде! Аласы бар иде матур күлмәк, пәлтәләр, озын кунычлы сапожкилар! Башка хатыннар шулай киенеп йөрде бит, гел үзләрен карадылар. Ир дә үз ягына җүләр түгел: кибеткә кайткан бер аракыны эчеп карамыйча тынычланмый иде. Әйтәм бит, сөйләсәң сүз. Тоташ үкенечкә калмасын дисәң, исерек белән яшәргә генә кирәк түгел. Барлык яшь хатыннарга да шушы бер генә сүз минем.

Рәмзия Ә., Мөслим.

Запись «Ә син аек баш белән нишләп шушы адәм ыстырамын түзеп яшәдең?» [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Син нәкъ җиде елга соңардың, мин иртәгә кияүгә чыгам» [гыйбрәт өчен]
Мин дә бәхетле булам дип хыялланган хатын-кызларның берсе. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, педучилищега кердем һәм укып йөргәндә бер егет белән таныштым. Ул минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем булды. Бик матур йөрдек. Хыял канатларында күкнең җиденче катына очып менгәндәй, үземне чиксез бәхетле хис иттем. Тик… Дәүләт имтиханнары тапшырып йөргәндә егетем миңа бүтән кызны очратуын, минем белән араны өзүен аңлатып, хат язды. Башларымны кая орырга белмәдем… //Татарстан яшьләре//

Яшьлек шул җүләрлеге белән рәхәттер инде ул: елап туйгач, башны күтәрергә, ничек тә бирешмәскә дигән карарга килдем. Уңганлыгымны, тормышта югалмаячагымны аңлар да, егетем яныма кире кайтыр дип уйладым. Училищены кызыл дипломга тәмамладым. Урта белем белән генә калып булмас дип, Казан дәүләт университетының юридик факультетына киттем. Ул чакларда анда уку олы мәртәбә иде. Керү имтиханнарын яхшы тапшырып, биш ел дәвамында башымны бәрә-бәрә укыдым. Ничә ел үтсә дә, беренче мәхәббәтемне йөрәгемнән алып ташлый алмадым. Таныш-белешләр: “Ул өйләнмәгән әле, һаман ялгыз”, – дигәч, өмет чаткылары күңелемне җылытып торды. Аңа тугры калам дип бүтән егетләр белән дә йөрмәдем. Туганнар: “Шул гомер беренче мәхәббәт дип авыз суыңны корытып йөрисең, картаеп бетәсең бит инде, җүләр! Ул сине әллә кайчан оныткандыр, яратса килми калмас иде”, – дип сүгеп тордылар. Алган белгечлегем буенча әйбәт кенә эшкә урнаштым, акчасы да яхшы чыга. Тора-бара тормышым бөтәйде, эшемнән фатир бирделәр, машина алдым. Артымнан бер егет тагылып йөри башлады. “Минем яраткан кешем бар”, – дигәнемне колагына да элмәде. “Кайда соң ул? Ник яныңда түгел?” – дип, ярама тоз сала иде әле. Шулай елдан артык көне-төне саклап-сагалап йөреп, тәки үзенә каратты. Башны югалтырлык мәхәббәт түгел иде бу, хөрмәт иттемме, кызгандыммы – кияүгә чыгарга ризалыгымны бирдем. Ә иртәгә туй дигән көнне телефоным чылтырады. Әллә кайда, томаннар артында калган сагышлы бер җыр кебек яңгыраган бик кадерле тавыш исемем белән дәшеп: “Галия, синең белән сөйләшәсе бар иде. Бик тә күрәсем килә, сагындым”, – диде. Башым әйләнеп китте. Элекке җүләр чагыма кайткандай булдым. Канатларым булса шунда ук ул яшәгән якларга очып китәргә әзер идем. Ләкин акыл өстенлек алды. “Син нәкъ җиде елга соңардың, мин иртәгә кияүгә чыгам, – дидем, горур гына. – Моңа кадәр сиңа табынып яшәдем. Булачак иремне үлеп яратам дип әйтмим, әмма хөрмәт итәм. Ә безнең мәхәббәтне син саклый алмадың. Сау бул!” – дидем дә, телефонны куйдым. Аннан туйганчы еладым. Аның чылтыратуы турында берәүгә дә әйтмәдем.

Туйлар узды. Каенана белән яши башладык. Бердәнбер баласы булгангамы, каенана улын миннән көнләде, аны миңа каршы котыртты. Ирем тора-бара салгалап кайтып, юкка-барга бәйләнергә тотынды. Нигәдер балага уза алмадым. Бер ел торгач каенанам: “Безгә кысыр хатын кирәк түгел. Оныклар сөясем килә”, – дип, мине өйләреннән куып чыгарды. Элек минем өчен үлә язып торган ир дә мине дошман күрә башлады. Ярар, үземнең фатирга кайтып яши башладым. Озак та үтмәде, ир: “Синсез яши алмыйм”,– дип, килеп җитте. Әйбәт кенә яшәп киттек кебек. Әмма ир дигәнем әнисе янына хәл белергә барса, төптән үзгәрә дә кайта, тавыш чыгара. Аерылырга кирәк моннан дип тә уйлап карадым, әмма әти-әнине кайгыртмыйм дип түздем. Ел артыннан ел узса да бәби сөю бәхетенә ирешә алмадым. Төрле клиникаларга йөреп күпме акча түккәнмендер – файдасы тимәде. “Аерылып, бүтән кеше белән яшәп кара, бәлки, балага узарсың”, – дип тә киңәшләр бирделәр. Кемгә генә чыксам да бәхетсезлек артымнан калмас дип уйладым. Каенанам гомер буе талады, әле дә басылмый. Югыйсә, акчаны иремнән күбрәк эшлим, тормышны мин тартам. Ә иремне эчеп йөргән өчен әллә ничә җирдән эштән кудылар. Сөйләшеп-җайлап, тагын урнаштырам. Бәби урынына карап, гел көйләп кенә торам үзен, барыбер ярый алмыйм. Нигә мин шул кадәр бәхетсез икән дип, кайвакыт төннәр буе елап чыгам. Теге вакытта туйдан качып, нигә беренче мәхәббәтем янына чапмадым икән дип үз-үземне битәрлим. Җитмәсә каенанам: “Син кысыр”, – дип, яралы йөрәгемне телгәли. Аның аркасында тормышыбызның яме китте. Алга таба ничек яшәргә?

Каенаналар, зинһар, улыгыз белән киленегез арасына кермәгез! Алар бәхете өчен сөенеп кенә яшәгез.

ГАЛИЯ. Башкортстан.

Запись «Син нәкъ җиде елга соңардың, мин иртәгә кияүгә чыгам» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..