Архивы бәя - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда 1 августтан газ бәясе артачакмы?
1 августтан Татарстанда табигый газга ваклап сату бәясен 1 куб. м өчен 5,89 сумга кадәр күтәрәчәкләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, газ бәяләре 3% тан артмаячак. Бәяләр «Газпром «ҖАҖ һәм аның аффилирлы затлары тарафыннан табыла торган газга күпләп сату бәяләрен раслау турында» Федераль монополиягә каршы хезмәтнең боерыгы нигезендә күтәреләчәк. Хәзер Татарстанда газ бәясе 1 куб. м өчен 5,72 сум тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, июль аеннан ТКХ бәясе 4% ка артты.

Чыганак: Вечерняя Казань

Запись Татарстанда 1 августтан газ бәясе артачакмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тиздән 1 миллионнан да кимрәк бәягә машина алып булмаячак
Тиздән Русия автосалоннарында бәясе 1 миллионнан да арзанрак булган машиналар калмаячак. Бу хакта fishki.net сайты яза.

Машина җитештерүчеләр, НДС артканга, бәяләрне арттыра башлаган. Әйтик, бюджетлы саналган Lada Vesta белән Hyundai Solaris модельләренең бәяләре 1 млн сумны узган. «Автостат» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Cadillac – 60-300 мең, Porsche – 186-648 мең, Hyundai – 8-65 мең, Mitsubishi – 20–64 мең, «АвтоВАЗ» – 15-25 мең, Citroen – 20-100 мең, Peugeot –20-80 мең, Renault – 15-38 мең, Lifan 30 мең сумга арткан.

Экспертлар фикеренчә, бәяләрнең алга таба үсеше дәвам итәчәк. Ел нәтиҗәләре буенча автомобильләрнең бәясе 7% ка күтәреләчәк.

Фото: autoassa.ru

Запись Тиздән 1 миллионнан да кимрәк бәягә машина алып булмаячак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Россиядә сөт, икмәк, токмач, шикәр кебек ризыкларга бәяләр артты
Соңгы атналарда Россия халкына “бәяләр һөҗүме” оештырдылар. Тик җирле хакимият тә, үзәктәгесе дә моны гүя күрмәмешкә салышты, дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы.

Адәм баласы өчен көн саен кирәкле ризыклар – сөт, эремчек, сөт өсте, кефир, икмәк, токмач бәя­ләре 3-5-7 сумга “сикерде”. Моңа кадәр 40-42 сум торган шикәр комы 49 сумга җитте. Бер дистә йомырка хакы әле ноябрь аенда гына 45-50 сум чикләрендә тирбәлсә, Яңа ел алдыннан 70-80 сум булды. Карабодай бәясе, гомумән, ике тапкыр диярлек артып, 80 сумга менде. Сүз уңаеннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең әнә шул кара­бодайның гына кыйммәтләнүен игъ­­­ти­барга алып, моны “корпоратив сүз куешу” дип бәяләвен әйтеп үтим.

Хәтта Чаллыда җитештерелә торган 5 сум 50 тиенлек бәдрәф кәгазе дә кинәт кенә бер сумга өскә “атлады”. Кибеттә бәя язылган кәгазь­ләрне алыштыру белән мәш килгән сатучы кыз: “Ә нигә соң әле кәгазь­нең дә бәясен күтәрәсез?” – дигән соравыма каршы: “Безгә һәр көн саен һәрбер әйбернең бәясен күтәреп торырга куштылар”, – дип, ничек бар, шулай җавап бирде. Бер­очтан икенче кибеткә кереп, электр кырынгыч бәяләре белән танышмакчы булдым. Монысында – “моңарчы күрелмәгән” ташламалар: 30-35 мең сумлык телевизор һәм суыткычлар бәһасен, Яңа ел бүләге, дигән булып, берәр мең сумга киметкәннәр… Азык-төлек кибетләрендә дә, башкаларында да кирәкмәсрәк товарларның гына бәяләре элеккечә калган. Соң, әйтик, 20 меңлек кырынгычны кем алсын! Хәтта ул өч кырынгычлы “Филипс” булса да. Шуңа күрә аның хакын җиде мең сумга ук төшереп куйганнар. Гәрчә әлеге электр могҗизасының бәясе дөньяның теләсә кайсы почмагында безнең акчага күчереп исәпләгәндә 6-7 меңнән артмаса да.

Декабрь аенда ел саен шулай: кибетләрдә халык, дөнья бетереп, әйбер җыя. Сәүдәгәрләргә шул гына кирәк: еллык планны бер ай эчендә 20 процентка диярлек үти ич алар! Берочтан халык хисабына баеп та калалар. Бу урында кысмыррак Дания кылт итеп искә төште әле. Кайчандыр шунда булганда, халкының акчаны саный белүенә исем-акылым иткән иде. Нәкъ менә шул декабрь аендагы “распродажа”лардан бер елга җитәрлек дип әйтерлек (80 процентлык запас дип укы) оекбаш, күлмәк-ыштан, аяк киеме, сөлге, савыт-саба һәм башка товарларны алып куя икән алар! Сатылмыйча яткан әйбер бәясе Яңа ел алдыннан биш тапкыр диярлек төшә анда чөнки. Ел башлангач, киштәләр яңа фасонлы, яңа модельле товарлар белән тула. Ә инде аларның бәясе, әлбәттә, күпләрне “тешли”.

Кызганыч, безнең сәүдә өл­кәсендә, кем әйтмешли, “ниппель” системасы шул – бәя төшми, ә һаман саен үсә генә. Җәен бензин хакы биш сумга күтәрелгәч, бер танышым, ачы елмаеп: “Нефть бушлайга калгач, бензин бәясе күпмегә үсәр икән?” – дип куйган иде. Чыннан да шулай бит бездәге хәлләр! Көлсәң көл, еласаң ела…

Фото: pixabay.com

Запись Россиядә сөт, икмәк, токмач, шикәр кебек ризыкларга бәяләр артты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа ел яллары вакытында Русиядә бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр күпмегә арткан?
1 гыйнвардан өстәмә кыйммәт салымы (НДС) 20 процентка җитү сурәтендә Русиянең нефть ширкәтләре бензин һәм дизель ягулыгына бәяләрне күтәрә башлаган.

Ягулык базары вәкилләре сүзләренә караганда, яңа ел яллары вакытында ягулык бәяләре илнең Европа өлешендә һәм Уралда арткан. “Лукойл” һәм “Башнефть” ягулык салу урыннарында бензин һәм дизель ягулыгының бер литры 65-80 тиенгә арткан. Моннан тыш, бензин бәясе Татарстанда, Воронеж, Свердлау, Сарытау, Пенза, Волгоград өлкәләрендә күтәрелгән дип яза“Коммерсантъ”.

Русиядә 1 гыйнвардан бензин һәм дизель ягулыгына акцизлар да 1,5 тапкыр артты. Әмма бу әлегә бәяләрдә сизелми. Экспертлар фикеренчә, моның йогынтысы яз айларына күренә башлаячак.

Былтыр октябрьдә вице-премьер Дмитрий Козак НДС артуы белән бәйле нефть ширкәтләренә бәяләрне 1,7 процентка күтәрергә рөхсәт биргән иде.

Басма чыганаклары сүзләренчә, НДС артуы нәтиҗәсендә барлык эре ширкәтләр дә ягулыкка бәяләрне күтәргән. Әмма моны әлегә арту дип атап булмый, “бу салым артуны компенсацияләү генә” ди белгечләр.

Азатлык радиосы язмасы ( чит ил агентлыгы)

Запись Яңа ел яллары вакытында Русиядә бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр күпмегә арткан? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда транспортка билет бәясе кайчан һәм күпмегә артачак?
Пассажир ташучылар һәм Казан башкарма комитеты вәкилләре Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясен 3 сумга яки 28 сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткән. Бу мәгълүматны Тарифлар буенча дәүләт комитетында расладылар.

2019 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясе артмаячак, әмма соңрак  кыйммәтләнергә мөмкин. Яңартылган тарифны кабул итүгә 1 айга кадәр вакыт китәргә мөмкин, диде Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат секретаре Гөлзада Кычакова.

Тәгаенләнгән карарны Дәүләт комитеты тагын 30 көнгә кичектерергә хокуклы. Аннары документ тагын 10 көннән генә үз көченә керәчәк.

tatar-inform

Запись Казанда транспортка билет бәясе кайчан һәм күпмегә артачак? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа елдан нинди товарларга бәя артачак?
Киләсе елдан бик күп нәрсәләргә бәяләр күтәреләчәге турында инде ишеткәнсездер… Чыгымнарыгызны дөрес чамалар өчен бәяләрнең ничек артасын белеп торыгыз.Фаразлары буенча, бензин, тәмәке, шәраб һәм автомобильләрнең бәясе артачак. Бу турыда “Известия” сайты яза.

Ягулык һәм тәмәке 4,6 процентка, алкоголь — 0,9 процентка, автомобильләр 0,2 процентка арта. Инфляция исә дүрттән 5–5,5 процентка кадәр җитәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Экспертлар фикеренчә, бензин бәясе арту товарларны транспортлауга чыгымнарны арттыра. Бу факт барлык җитештерүчеләргә дә кагылачак. Шулай итеп киләсе елга көнкүреш техникасы, электроника, аяк-киемнәре, өс киемнәре һәм транспортта хезмәт күрсәтү бәясе дә арта.

Социаль әһәмияткә ия булган товарлар өчен өстәмә бәягә салым (НДС) 10 процент һәм ул артмый. Бу төркемгә дарулар, яшелчәләр, ярмалар, ит һәм балалар өчен ризыклар керә.

Запись Яңа елдан нинди товарларга бәя артачак? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җәмәгать транспортында йөрү бәясен башка сыймаслык суммага күтәрмәкчеләр [фикер алышыйк]
Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 33 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Башкала хакимияте әнә шул мәсьәләне тикшерергә тәкъдим иткән. Юлда йөрү бәясен хәзерге 25 сумнан 33 сумга кадәр җиткерүне пассажир ташучылар үзләре сораган. Тарифлар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнәчәкләр, шуннан соң гына бәяне арттыру-арттырмау турында карар кабул ителәчәк. Күпчелек исә утсыз төтен чыкмый, дигән фикердә. Өстәвенә дизель ягулыгы бәясе артканнан-арта. Мәсәлән, 2015 елда ягулыкның бер литры 32 сум 75 тиен торса, бүген ул 42 сум 80 тиенгә җиткән. Юлда йөрү бәясен арттыру кесәгә сугачакмы?

Гөлшат ГАНИЕВА, Казандагы “Фактор будущего” фонды мөхәррире:

– Әлеге яңалыкны ишеткәннән бирле ачуым чыгып йөри. Хезмәт хакларын арттырмыйлар, ә бәя­ләр гел сикереп тора. Мин үзем әлегә айга 750 сумлык юл картасы сатып алам. 50 тапкыр барырга җитә бу. Юлда йөрү бәясе артса, анысы да кыйммәт­ләнәчәк бит. Башта автобусларда йө­рүнең сыйфатын арттырсыннар иде. Йөртүчеләр арасында бик дуамаллары да бар. Кайбер чакта, исән-сау кайтып җитеп булырмы икән, дип борчыласың. Озак көтәргә дә туры килә. Аннан бөтенесе бер-берсен этешә-төртешә башлый. Юлда йөрү – үзе бер газап. Башта әнә шуларны тәр­типкә салсыннар иде. Бар да яхшы булса, утыз өч сум акчамны да кызганмас идем анысы.

Марат САБИТОВ, тамада:

– Юк, сукмаячак. Чөнки җәмәгать транспортында йөрмим. Шул ук вакытта юлда йөрү бәясен арттыру белән килешәм. Чөнки иртә таңнан алып караңгы төнгә кадәр рульне кулыннан ычкындырмаган автобус, трам­вай, троллейбус йөртүче­ләрне бик кызганам. Әллә аларга бик күп хезмәт хакы түлиләр дип уйлыйсызмы? Билет бәясен арттырудан кергән акчадан шоферларга, кондукторларга да өлеш чыгарсалар, аларның үз-үзен тотышы да үзгәрәчәк, ми­немчә. Югыйсә автобус шоферлары кара болыттан да караңгырак чырайлы әнә.

Венера ХАРИСОВА, теш табибы:

– Бәя күтәрелүгә каршы. Ике балам да җәмәгать транспортында йөри. 33 сум бик кыйммәт бит. 25 сумннан 30 сумга кадәр күтәрелсә дә, бер хәл. Миңа калса, дәүләт ярдәм итәргә тиеш. Акчалы кешеләр болай да “иномарка”да гына җилдерә. Бәя артып кына автобуста тәртип урнаш­мая­чак. Әлеге төр җәмәгать транспорты катнашындагы аварияләр көн саен диярлек булып тора. Куып йөри­ләр, җәяүлеләр кичүеннән уздырмыйлар. Пассажирларны йөртү­ләрен онытып та җибәрәләр хәтта. Автотранспорт оешмасы җи­тәкчеләре бәяне арттырганчы, автобуста тәртип урнаштырсын иде. Ул чакта күбрәк түләргә дә жәл түгел.

Рөстәм ГЫЙЛЬМАНОВ, башкаладагы төзелеш оешмасы хезмәткәре:

– Соңгы тапкыр җәмә­гать транспортына моннан ун ел элек утырганмындыр. Анысы да трамвай иде. Кондукторы яныма килмәде, бушка кайттым. Бәяләр артуга тыныч карыйм. Көн саен бәяләр күтәрелеп тора. Машинада йөрүчеләр бензин кыйммәт булудан зарлана. Кибетләрдә ризык бәя­се гел артып тора. Кеше­гә бер генә юл кала – акчаны тагын да күбрәк эшләргә кирәк булачак.

Мансур МОСТАФИН, автобус йөртүче:

– Юлда йөрү бәясен йөз сумга кадәр күтәрсәләр дә, моңа карап кына юл хәллә­ре яхшы якка үзгәрмәячәк. Мин моны егерме елдан артык автобус йөртүче шофер буларак әйтәм. Җәмәгать тран­спорты төгәл билгелән­гән расписание буенча хәрәкәт итәргә тиеш. Бездә исә автобус шоферлары, пассажирлар саны күбрәк булсын дип, үзара узышырга тотыналар. Юлда үзләрен артык дорфа тоталар. Юлда йөрү бәясен арттырганчы, гади халыкның хезмәт хакын күтәрергә кирәктер, минемчә. Җәяү йөри башласалар, безгә пассажирлар да калмаячак.

Алинә ШӘМСЕТДИНОВА, студент:

– Без тулай торактан укырга барганда, кич өйгә кайтканда, кызлар белән җы­елышып, такси чакыртабыз. Алай күпкә арзанрак чыга. Өстәвенә тиз һәм уңайлы. Юл­да йөрү бәясен тагын да арттырсалар, таксига өстен­лек бирүчеләр күбәячәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Запись Җәмәгать транспортында йөрү бәясен башка сыймаслык суммага күтәрмәкчеләр [фикер алышыйк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..