Архивы бөекҗиңү - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстан президенты Бөек Җиңү көне белән үзенчәлекле итеп котлый [видео]
9 май иртәсендә инстаграмда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенчәлекле видео урнаштырды. Бөек Җиңү көне уңаеннан ясалган әлеге видеоны меңләгән кеше карый.

С Днем Великой Победы! Боек Жину бэйрэме белэн!

Публикация от  Рустам Минниханов (@rusminnikhanov) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-05-09T04:29:54+00:00">8 Май 2018 в 9:29 PDT</time>

Шулай ук кичә Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантана узды. Әлеге чарадагы чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туган җирнең азатлыгы өчен гомерен кызганмаган батырларның исеме мәңге онытылмаячагына ышаныч белдерде, дип яза Ватаным Татарстан басмасы.

Тантанада, шулай ук, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.

“Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоры хәрбиләре! Чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм. 1945 елның 9 мае илебез тарихында, күп милләтле халкыбыз язмышында, һәр гаилә тормышында иң әһәмиятле вакыйга. Җиңүне алып килгән бу көн бик тә кадерле, шул ук вакытта йөрәкләрдә авыр хатирәләр уята. Туган җирнең азатлыгы һәм якты киләчәге өчен гомерен дә кызганмаган батырлар мәңге онытылмас! Җиңү көне – изге бәйрәм, аны безгә сез, әтиләребез, бабаларыбыз бүләк итте”, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент Армия составында Татарстаннан 700 мең кеше катнашканын, безнең якташлар хәрби операцияләрдә көрәшкәнен, кырларда, фабрика-заводларда, госпитальләрдә Җиңү хакына аяусыз хезмәт куйганын билгеләп узды. “Бөек Ватан сугышы елъязмасында татарстанлыларның батырлыгы һәм каһарманлык үрнәкләре мәңгегә калачак. Безнең якташларның 100 меңнән артыгы фронтта батырлыгы өчен орден-медальләр белән бүләкләнде. 48 кеше Тулы Дан ордены кавалеры булды. Татарстаннан чыккан 185 кеше Советлар Союзы Герое Алтын йолдызына лаек булды. Татарстан белән бәйле кешеләрне дә исәпкә алсак, барлыгы 341 кеше. Борис Кузнецов – шуларның берсе – бүген безнең белән. Бу якты бәйрәмдә без тыныч күк өчен үз гомере белән түләгән кешеләрне искә алабыз”, – дип Рөстәм Миңнеханов бер минут тынлык игълан итте.

“Сезнең һәркайсыгыз Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте. Сез авыр сынауларга каршы тора белеп, Ватаныбызны фашизмнан азат иттегез. Сезнең көчле рухыгызны, Җиңүгә омтылышыгызны беркем сындыра алмады. Вакытлар уза, ләкин фронтта күрсәткән солдатлар батырлыгы, тылда йокысыз эшләгән хезмәтчәннәрнең фидакарь хезмәте беркайчан онытылырга тиеш түгел. Шулай ук, авыр елларда олылар белән беррәттән эшләгән сугыш чоры балаларына ихлас хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Кадерле ветераннар, безгә бүләк ителгән тынычлык, курку белмәс көчегез, аяусыз көрәшүегез өчен сезнең алда баш иябез. Кадерле ветераннар, Бөек Җиңү белән тәбриклим! Дөньялар тыныч булсын! Ихлас йөрәктән сәламәтлек, иминлек, озыр гомер, күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп яшәвегезне телибез”, – дип изге теләкләрен юллады Президент ветераннарга.

Алга таба тантанада сугышчан бүләкләр тапшырылды. Геройларын соңлап тапкан бүләкләрнең шәһадәтнамәләре мәрхүмнәрнең туганнарына тапшырылды. Александр Невский орденына укчылар дивизиясенең разведка взводы командиры Сәгыйрь Закиров лаек. Бүләкләү турында карар 1944 елда чыккан булган. Орден таныклыгын 1981 елда вафат булган ветеранның улы Рифгать Закиров кабул итеп алды.

Кызыл Йолдыз ордены белән сержант Васыйх Нургатин бүләкләнде. 1988 елда гүр иясе булган ватандашыбызның бүләге улы Фәрит Нургатинга тапшырылды. III дәрәҗәле Дан ордены белән Фәгыйль Исмәгыйлевны бүләкләү турында карар 1945 елда чыккан булган. Бүләкне улы Алмаз Исмәгыйлев кабул итеп алды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, киңкырлы җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар бүләкләнде. Шуларның берсе – отставкадагы милиция подполковнигы Мансур Хәсбиуллин. “Сугышлар кабатланмасын, дөньялар тыныч булсын! Медаль өчен барлык ветераннар исеменнән зур рәхмәт”, – диде ул җавап нотыгында. Шушы ук бүләккә гвардия сержанты Павел Плетнев лаек булды. ТРның “Фидакарь хезмәте өчен” медале сугыш ветераннары Лидия Архиповага, Антонина Парфеновага тапшырылды.

Запись Татарстан президенты Бөек Җиңү көне белән үзенчәлекле итеп котлый [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда “Үлемсез полк”ка фотосурәтләрне “Ярдәм” мәчете бастыра [видео]
Казанда “Үлемсез полк”ка фотосурәтләрне “Ярдәм” мәчете бастыра. “Ярдәм” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов 9 май чарасына басылган тауар акчасы мохтаҗларга китәчәк ди. //Аzatliq.org//

Казанның 102нче мәктәбендә эленгән белдерүдә “Үлемсез полк” чарасында 5-11нче сыйныфларга катнашу мәҗбүри, “портретларны Колахмәтов урамындагы мәчет басмаханәсендә ясатырга була” дип язылган.

Азатлык үлгәннәрнең рәсемнәрен, аларга табынган кебек, күтәреп йөрү ислам кыйммәтләренә каршы килмиме дигән сорауга җавап эзләп мәчеткә юл алды.

“Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” басмаханәсендә 9 май алдыннан сугыш символлары төшкән тауар нәшер итү белән шөгыльләнәләр.

Павел Зубань

“Зур Казан” хезмәткәре Павел Зубань Казанга гаиләсе белән Донецки шәһәреннән күчеп килгән. Православ дине вәкиле. Аның фикеренчә, басмаханәдә ислам диненә каршы булырдай тауар җитештерелми.

“Бу рәсемдә безнең мәчет имамының бабае сурәтләнгән. Узган ел “Үлемсез полк”та катнашу өчен ясалды, быел да кирәк булачак. Безнең типографиядә 9 май бәйрәме өчен төрле тауарлар әзерләнә. Соңгы арада машиналарга ябыштырмалар ясыйбыз. Халыкка ошый, кайберәүләре әлеге ябыштырмалар белән машиналарының бөтен кузовын бизи. Шулай ук “Үлемсез полк” өчен транспарантлар да бастырабыз. Безгә мәчеткә йөрүче мөселманнар, яки басмаханә бар икәнне күреп урамнан керүчеләр мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, кичә бер өлкән яшьтәге ханым фотосурәт ясауны сорады. Оныгына мәктәптә “Үлемсез полк”та катнашырга әзерләнергә кушканнар”, ди Зубань.

Аның сүзләренчә, зур фотосурәтне транспарант итеп ясау 390 сум булса, кечкенәрәге 290-320 сум. Быел кызыксынучылар артык күп түгел ди ул. Җиңүнең 70, 75 еллык юбилей елларында ихтыяҗ зуррак булган.

Икенче дөнья сугышында катнашкан кешеләрнең фотоларын күтәреп, алар белән “Үлемсез полк” рәтендә үтүдә мәчет имамы Илдар хәзрәт Баязитов бернинди начарлык та күрми.

Илдар Баязитов

“Аны күтәрү аңа гыйбадәт кылдым дигән сүз түгел. Рәсемнәр алар истә калдыру өчен. Әгәр мин ул бабайны диварга элеп гыйбадәт кылсам, бу, әлбәттә, начар булыр иде. “Зур Казан” басмаханәсе төрле социаль юнәлештәге проектларда катнаша. “Ярдәм” мәчете инде күп еллардан бирле сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Брайль системында махсус китаплар чыгарып килде. 2014 елда мәчет үз басмаханәсен ачып, әлеге системда әдәбиятны үзе нәшер итә башлады.

Социаль проектлар күрмәүчеләр, ятимнәр, инвалидларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Шулар өчен азмы-күпме табыш керсен дип тырышабыз. Безнең типографиягә мөрәҗәгать иткәннәр сыйфатлы тавар ала, шул ук вакытта изге эшкә үз өлешен кертеп сәдака биргән кебек була. 9 майга җитештерелеп сатылган тауарлар акчасы да мохтаҗларга китә”, ди Баязитов.

Аның сүзләренчә, узган ел Казан хакимияте аларга 9 майга плакатлар, фотолар ясаткан булган, ә быел юк. Илдар хәзрәт тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар белән быел да “Үлемсез полк”та катнашырга тели.

“Парадка кеше үзе аңлап чыгарга тиеш. Аны беркем дә мәҗбүр итми. Балаларыбыз күпме кешеләрнең сугышта катнашуын белергә, әби-бабалайларын хәтерләргә тиеш. Үлемсез полкка 1941 елда һәлак булган бабам истәлегенә багышлап чыгабыз. Бу сугышны, тарихны онытырга ярамый”, ди Илдар Баязитов.

Элекке Совет берлегенә кергән илләрдә, аерым алганда Таҗикстанда президент тарафыннан расланган Җиңү бәйрәмен уздыру чаралары исемлегенә “Үлемсез полк” кертелмәгән. Әлеге чара ислам кыйммәтләренә каршы килә дип белдерелә. Шулай Үзбәкстанда да оештыручыларның “Үлемсез полк” чарасыннан баш тартканлыгы билгеле булды.

Запись Казанда “Үлемсез полк”ка фотосурәтләрне “Ярдәм” мәчете бастыра [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..