Архивы витамин - Tatar Today - татар яңалыклары.

Йөрәк өчен иң файдалысы…
Кардиолог һәм терапевт Ирина Мурадян йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеген профилактикалауда нинди витамин мөһим роль уйнавын аңлатты.

Табиб сүзләренә караганда, организмда D витамины дәрәҗәсен белү мөһим.  “D витамины дефициты йөрәк-кан тамырлары авыруларының өстәмә риск факторы буларак карала. Һәм гипертензияне профилактикалау һәм дәвалауда комплекслы якын килү компонентларының берсе булырга мөмкин”, – дип китерә Medical Note порталы кардиологның сүзләрен.

Россиядә 30-60 кг/м.га кадәр күрсәткеч нормаль санала.

Кардиолог билгеләп үткәнчә, канда D витамины кытлыгы булганда, дозировка һәм препаратны сайлап алуны табиб үткәрергә тиеш. Шулай ук кан күрсәткечләрен контрольдә тотарга кирәк.

Чыганак: РИА-Новости

Запись Йөрәк өчен иң файдалысы… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Көзге авитаминоз булмасын дисәгез…
Көз җитү белән күп кеше арыганлыкка, хәлсезлеккә, витаминнар җитмәүгә зарлана башлый. Еш кына авитаминоз барлыкка килә – кеше үзеннән үзе витаминнар җитмәүдән интегә башлый.

Авитаминоз нәрсә ул һәм аны ничек ачыкларга?

Витаминнар һәм минералларны кабул итүче күп кенә кешеләр бу матдәләрне организмның сәламәтлеген саклау һәм дөрес эшләү өчен кирәк, дип саный. Чынлыкта, без азыктан, әгәр дә ул төрле һәм балансланган булса, барлык кирәкле матдәләрне алабыз. Әмма кайбер очракларда, чыннан да, махсус өстәмәләр кирәк – ул минераль комплекслар булган поливитаминнар яки “чиста” витаминнар. Мондый өстәлмәләрне даими һәм контрольсез куллану проблемалар китереп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә дозировканы табиб билгеләргә һәм исәпләргә тиеш.

Нәрсә соң ул авитаминоз?

Күпләр авитаминоз – ул витаминнар җитмәү дип саный. Ләкин, чынлыкта, без ешрак бер генә микро- яки макроэлемент җитмәү белән очрашабыз. Бу хәзерге дөньяда кешеләр җитәрлек дәрәҗәдә туклана алганга барлыкка килә – хәзер ел әйләнәсе җиләк-җимеш, яшелчә, яшел тәмләткечләр, чикләвекләр, ит һәм сөт продуктлары бар һәм аны җитәрлек дәрәҗәдә кулланып була. Ниндидер витаминның җитмәве авитаминоз булмаса, нәрсә соң ул чынлыкта?

Авитаминоз – организмның тереклек эшчәнлеге өчен куркыныч һәм кискен витаминнар яки минераллар җитмәү ул.

Авитаминозның сәбәпләре – комплекслы:

– баланссыз туклану;

– витаминнарны үзләштерүне бозуга китерә торган ашказаны-эчәк тракты авырулары;

– алкоголь кулланучы һәм тәмәке тартучы затларда очрый торган матдәләр алмашы процессларын бозу;

– хәвеф-хәтәр төркемендә авырлы хатын-кызлар бар.

Мәсәлән, В төркеме витаминнары – ул тулы бер матдәләр җыелмасы.

– В1-В3 витаминнары нерв системасын саклау өчен кирәк.

– В6 витамины – аксымнар һәм углеводлар метаболизмы өчен, шулай ук гемоглобин ясалу өчен.

– В9 витамины (яки фолий кислотасы) – эритроцитлар өчен, шулай ук йөклелек вакытында яралгының нерв системасын үстерү өчен.

– В12 витамины – фолий кислотасы метаболизмы өчен. Фолий кислотасының да, В12 витаминының да җитәрлек булмавы турында түбәндәге симптомнар сөйли ала:

* даими арыганлык,

* хәтер һәм игътибар кимү,

* ярсынучанлык,

* аппетитның булмавы.

Витаминнар эчәргә кирәкме?

Әйе, әгәр сез куркыныч зонасында булсагыз, сәламәт яшәү рәвеше алып бармыйсыз һәм начар тукланасыз икән, әлбәттә, кирәк. Әмма витаминнарны мөстәкыйль рәвештә үзеңә үзең язып куярга кирәк түгел, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теге яки бу симптомнар булганда табиб витаминлы-минераль комплексы дәвалану тәкъдим итәчәк.

Запись Көзге авитаминоз булмасын дисәгез… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кофеның нинди файдалы үзлекләре бар?
Кофе уртача күләмдә кулланганда өлкән кеше организмына зыянлы түгел, ә, киресенчә, файдалы. Бу хакта агроном, чәй һәм кофе буенча белгеч Елизавета Тихонова сөйләде. Sputnik радиосы шул хакта хәбәр итә.

Эчемлек яшь организмга да уңай тәэсир итә. Әмма кофеин күләме күп булу сәбәпле, күп процессларны көчәйтә, шуңа күрә балаларга аны эчәргә киңәш ителми, дип аңлатты белгеч.

Чәйнең организмга йогынтысы кофе белән чагыштырганда дәвамлырак — ике сәгать урынына сигез сәгать, әмма кофе тагын да көчлерәк йогынты ясый. «Бер чынаякка 8 грамм кофе салына, бу шактый күп, организм активлаша. Йөрәк, баш мие ике сәгать югары режимда эшли”, — диде Тихонова.

Кофега шикәр, сөт яки башка өстәмәләр салган очракта гына өстәмә энергия алырга мөмкин. Шул ук вакытта кофеда B төркеме микроэлементлары һәм витаминнары бар, алар кофе бөртекләрен кыздырганда да югалмый. Моннан тыш, ул С витаминын үзләштерүгә ярдәм итә, дип өстәде белгеч.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Фото: lifehacker.ru

Запись Кофеның нинди файдалы үзлекләре бар? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..