Архивы газета - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда атнасына 3 тапкыр чыгучы 40 ел тарихы булган газетаны ябалар. Сәбәбе җитди
25 декабрь “Вечерняя Казань” иҗтимагый-сәяси газетын ябу турында карар кабул ителгән. Газетны сатып алырга теләүче булмаган. Татарстанда 1970нче еллар ахырыннан бирле чыгып килүче “Вечерняя Казань” газетының ябылуы турында үз чыганакларына сылтанып “Idel.Реалии” яза.

Чыганак сүзләренчә, сишәмбе редакциядә узган җыелышта газетның шеф-мөхәррире Хазбулат Шәмсетдинов хезмәктәрләрнең килешүе 31 декабрь тәмамлана һәм озайтылмаячак дип белдергән. Шәмсетдинов сүзләренчә, газет җитәкчелеге ярты ел чамасы сатып алучы эзләгән, әмма таба алмаган.

“Вечерняя Казань” 1979 елдан бирле чыга. Газетның гомум тиражы – 17 400 данә. Газет атнасына өч тапкыр чыга.

Соңгы елларда басмадан Марина Юдкевич, Ирина Плотникова, Инна Серова, Айсылу Кадырова, Сергей Козин кебек абруйлы журналистлар китте. “Idel.Реалии” чыганаклары мәгълүматынча, дүрт ел элек газетны “Нәфис Косметикс” ширкәтенә якын эшмәкәр Камил Гайнуллин сатып алган булган.

Азатлык радиосы язмасы  (чит ил агентлыгы)

Фото: https://pixabay.com

Запись Татарстанда атнасына 3 тапкыр чыгучы 40 ел тарихы булган газетаны ябалар. Сәбәбе җитди впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Саба таңнары”ның киләчәге бармы? Үсүме? Таркалумы? [очрашу]
Бу көннәрдә Журналистлар союзында “Саба таңнары” газетасы редакциясе белән очрашу узды. Булачак журналистларга әлеге матбугат чарасының тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге хакында сөйләделәр. //Tatar Today//

“Саба таңнары” татар телендә чыгучы район газеталары арасында алдынгы урында бара. 2016 елда “Иң яхшы сайт” номинациясендә редакция “Ел лидеры” булган. Шулай да, басма матбугатның  күптәнге баш бәласе – тираж кимү – Саба газетасын да читләтеп узмый. Совет чорында “Колхоз байрагы” һәм “Җиңү байрагы” дигән исемнәр астында чыккан басманың тиражы 7196 булган. Бүген бу сан бик нык кимегән: район халкы өчен нибары 3119 данә газета чыгарыла.

“Саба таңнары”ның шундый хәлдә калуының төгәл сәбәбен баш мөхәррир Рөстәм Исмәгыйлев үзе дә аңлата алмый.  Аудитория кимүне ул олы яшьтәге укучыларның күбесе бакыйлыкка күчүе белән дә, интернетның алга китүе белән дә бәйләп карый. “Газетабыз бүгенге таләпләргә җавап бирә микән дигән сорау да еш борчый безне”, ди ул.

2012 елда редакция яңа бинага күчкән. Мөхәррир сүзләренә караганда, яңа бина төзергә район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм хәтта президент үзе ярдәм иткән. Шуңа да, идарәчеләрнең татар газетасына карата җылы мөнәсәбәтен тойган Рөстәм Исмәгыйлев “Студентлар сездә практика үтергә теләсәләр, кайда һәм нинди шартларда яшәячәкләр?” дигән сорауга җавапны бик тиз тапты. “Бу мәсьәләдә дә башлыкларга мөрәҗәгать итсәм, ярдәм итми калмаслар”, диде. Студентларга уңайлы шартлар тудырылыр дигән өметтә кала ул.

Чагыштыру өчен узган гасырның 80 нче елларын алыйк. КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире һәм “Саба таңнары”ның элекке даими корреспонденты Васил Гарифуллин җәйге практикасын да шушы газета редакциясендә узган. Яшәү шартлары, йомшак итеп әйткәндә, бик үк уңайлы булмаган: ул вакытта әле беренче курс студенты булган Васил Гарифуллин дусты Фаил Мөбәрәкҗанов белән бер әбинең тавык келәтендә яшәгәннәр, эшкә иртәнге биштә килә торган булганнар.

Бүген мөхәррир “Саба таңнары”нда хезмәт хакы югары, торыр җир табып бирәчәкбез, дип вәгъдә итә, әмма очрашуга килгән булачак журналистларның район газетасында эшләргә атлыгып тормавы аермачык күренде. Араларыннан берәү дә: “Укып бетергәч, “Саба таңнары”на барам”, димәде.  Сораулар да аз бирелде, алары да әле укытучы үгетли торгач кына. Эш нидә соң? Авыл җирендә яшәү куркытамы яшьләрне, әллә район газеталарының дәрәҗәсе түбән дип саныйлармы?

Сер түгел, район редакцияләрендәге эшчеләрнең күп өлеше инде өлкән буын кешеләре. Карашлары хәзерге таләпләргә туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Шуңа газеталарның тиражын арттыру, аларга яңа сулыш өрү өчен яшь көчләр кирәк, басма матбугатның сакланып калу-калмау мәсьәләсе турыдан туры бүгенге студентларга бәйле.

Запись “Саба таңнары”ның киләчәге бармы? Үсүме? Таркалумы? [очрашу] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..