Архивы гаиләмәхәббәт - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кайнанам: «Кысыр марҗага өйләнгәнсең, нәселебезне корытачак бу имгәк», дия иде
Ярминкәдән арзанрак бәягә шикәр комы, он, ит-май алырга дип, ирем Рәис белән Мәскәү базарына барган идек. Сәүдә рәтләре бик бай, сатып алучылар күп булганга сөенеп йөрдем. Буалылар да, чүпрәлеләр дә бик тырышкан, уңган авыл хезмәтчәннәренә рәхмәттән гайре сүз юк, әлбәттә. Шәхси эшкуарлар алып килгән симез каз, үрдәк түшкәләренең бәяләрен белешеп торганда, кемдер җиңемнән тартты. Артыма борылсам, ун-унбер яшьләр чамасындагы бик сөйкемле кыз бала җитәкләгән, карсак буйлы, таза гәүдәле, күз тирәләрен, ирен читләрен җыерчыклар сарган ханым елмаеп карап тора. Аптырап калдым. “Әллә танымадың инде, кызый? Бик нык үзгәргәнменмени соң?” – дип, җиз подноска көмеш тәңкәләр сибелешеп төшкәндәгедәй яңгыравыклы тавышы белән челтерәтеп көлеп җибәргәч кенә, күңел төпкелемә сарган еллар томаны арасына яшеренгән хатирәләр пәрдәсе беркадәр ачылгандай булды. Зәмзәмия! Көлгәндә энҗе кебек ялтыраучы ап-ак, тип-тигез тешләре, иягендәге соргылт миңе, бит очларындагы мәхәббәт чокырчыклары тәгаен шуныкы! Күз карашы гына элеккечә ялкынлы түгел, нилектәндер, тирән моң сарган кебек тоелды. Моннан егерме ел чамасы элек мәгариф оешмалары җитәкчеләренең белемен күтәрү курсларында бергә укыган коллегамны рәхәтләнеп чәйләп утыру өчен үзебезгә кунакка чакырдым. Мәгънәле ирем көзге каникулда әнисенә ияреп шәһәр күрергә килгән кунак кызын курчак театрына алып китте. Ә без күптән күрешмәгән танышым Зәмзәмия (исемнәр үзгәртелде – авт.) белән серләшеп туймадык. Ул сөйләгәннәрне гыйбрәт өчен газета укучыларга да җиткерергә ниятләдем. //Татарстан яшьләре//

…Колхозчы әти-әниемә матди яктан авырлык килмәсен дип, пединститутның өченче курсында читтән торып укуга күчеп, эшкә урнаштым, – дип, тормышын тас-вирлауны студент елларыннан башлады Зәмзәмия. – Диплом алган елымда яраткан егетем Ихсан өйләнешергә тәкъдим ясады. “Энекәшләремә, сеңелкәш-ләремә югары уку йортларына кереп, һөнәр үзләштерергә, аякка басарга булышасым бар, сабыр ит!” – диюемә үпкәләп, миңа үч итеп, Яңа ел кичендә салган баштан унҗиде яшьлек күрше кызын урлап кайтты да, Чаллыга китеп урнашты. Аны бик каты яратканга, озак еладым, күп яшь түктем.

Сүз катучылар, йөрәк хисләрен аңлатучылар күп булса да, мәхәббәтсез гаилә корасым килмәгәнгә, барысын да кире кактым. Эш белән әвәрә килеп, күпсанлы туганнарымны, олыгаеп килүче әти-әниемне кайгыртып йөри торгач, яшьлегемнең алтын еллары узып китүен сизми калганмын. Институтта бергә укыган сабакташларым белән очрашуга баргач, күңел күзем ачылгандай булды: барысы да парлы-парлы, мин генә ялгыз, моңлы-зарлы икәнмен бит! Элеккеге группадашларымның да моңа эч-лә-ре пошты, җыйнаулашып миңа – утызны тутырган сазаган кызга кияү эзләделәр. Кандидатларның берсен – очрашуга сыңар чәчәк алып килмәгән, кафега кергәч, минем күз төшкән ризык өчен түләргә акчасын кызганган эшкуар кәмәшен, үтә чыккан саран булганга, икенчесен – сигез классны көч-хәлгә ерып чыккач, зират каравылчысы булып эшләүчесен надан дип кире бордым. Өченчесен – хатын арты хатын аерган, өч балага түлисе алименттан качып, ай саен эш урынын алыштырып йөрүчесен пыраклатып куып җибәрдем. Чираттагысының төрмәдән кайткан булуы, беркайда эшләмичә, беркатлы кешеләрне алдап, аферистларча көн күрүе өркетте. Булачак кияүләрнең кайберсен сүз белән чыбыркылап, сөмсез сыер кебек, көпә-көндез эш урыныма бәреп кереп, артымнан калмый тагылып йөрүчесен хезмәттәш егетләр ярдәмендә офистан куып чыгарып, әрсезләнеп, караңгы почмакта сагалап торып, мине мәҗбүриләп үзенеке итәргә җыенганын полициягә тапшырып котылдым.

Шуннан: “Зәмзәмия, тынычлан! Ялгыз башың бик әйбәт көн итәсең бит, иркен фатирың, акчалы эшең, җан тынычлыгың булуына куан, Ходайга шөкер ит! Туган-тумачаң, дусларың бихисап, шулар белән аралашудан тәм тап!” – дип үз-үземә әмер бирдем. Ирең юк – чирең юк! Әнә, күрше Мәхмүзәнеке хыянәт итә, хезмәттәшем Әлфирәнеке акчасын өйгә алып кайтмый, авылдашым Гөлүсәнеке, эчеп алса, котырынып якыннарына кул күтәрә, зәмһәрир кыш уртасы дип тормый, хатынын, балаларын урамга куып чыгара, минәйтәм. Хәер, моңсуланып ятарга вакытым юк иде. Чираттагы ялыма чыккач, әле шифаханәдә рәхәт чигәм, йә путевка юнәтеп, Кара, Мәрмәр, Урта диңгез буенда җылы кояш нурларында сыртымны кыздырып, су коенып ятам, дөнья гизүдән тәм табам. Шулай яши торгач, утыз бишем тулды. Эне- сеңелләрем барысы да гаиләле, бала-чага үстереп мәш киләләр. Әти белән әни картайды. Соңгы кайтуымда әни: “Кызым, Аллаһы Тәгалә һәр җан иясен парлы итеп яралткан. Синең өчен җаным тыныч түгел, балакаем. Мәрхәмәтле олы кызыма үз насыйбын очратырга насыйп ит, Илаһым, дип намаз саен елый-елый дога кылам. Әллә артыгын сайланасыңмы, бәбкәчем? Кимчелексез кеше юк инде ул. Киемнең дә уң ягы да, сул ягы да бар бит. Янә-шәң-дәге кешеләрнең җитешмә-гән якларын күрмәмешкә салышу әйбәтрәк. Каңгырап йөреп, япа-ялгыз картайганчы, кияүгә чыгып, бала үстерүең күпкә хәерлерәк”, – дип сискәндереп җибәрде.

Беркөнне кичкә таба, үзем эшләгән район үзәгенә китәргә дип, автобус тукталышына чыгып бастым. Ярты сәгать чамасы басып торгач, эчемә салкын җил үтә башлады. Расписание буенча тиешле вакыты узды, ә автобусым юк та юк. Кыш көне тиз караңгылана бит. Бераздан ябалак-ябалак кар төшә башлады, тирә-якта берни күренми. Кире кайтып китәр идем, иртән-иртүк планерка үткәрәсем бар. Әле анда чыгыш ясарга яхшылап әзерләнеп бетмәгән идем. Бер сәгать чамасы таптанып торгач, кар ерып, “УАЗ” машинасы килеп туктады. Сәлахи бе-лән шулай уйламаганда-көтмәгәндә таныштык. Ул районыбызның Мари-Эл чигендәге иң ерак бер авылында автомеханик булып эшләүче, җитмеш биш яшьтәге әнисе белән генә торучы буйдак егет икән. Кырыкка җитеп ки-лү-ен дә әйтте. Ремонттагы комбайннарга “Сельхозтех-ника”дан запас частьләр алып кайтып килеше. Ярты юлны ярыйсы гына уздык, соңрак буран көчәеп, тирә- юнь күзачкысыз мәхшәргә әверелде. Юл югалтып, батып калсак, эшләр харап, япан кырда катып үлүебез бик ихтимал. Сәлахи миңа: “Әнә, алдагы авылның утлары шәйләнә, анда гаиләсе белән армиядә бергә хезмәт иткән дустым Альберт яши. Шуларга кереп кунып чы-гыйк, сине иртән-иртүк рай-он үзәгенә илтеп куярмын”, – дип тынычландырды. Ризалашмый чарам калмады.

Дустының гаиләсендә безне бик җылы каршыладылар. Җыйнак кына авыл өендә нибары бер диван буш булып чыкты. Икебезгә бергә урын җәйгәннәрен күргәч, күзләрем маңгаема менде. Минем сораулы карашымны сизеп алган Сәлахи: “Борчылма, Зәмзәмия, укаңны коймам, җылы мич кырыена ятып, хуҗалар йокыга киткәнче генә түз инде, соңрак идәнгә төшеп ятармын”, – диде. Миңа аның җавабы сәер тоелды, “биг-рәк кыюсыз Бохар песие, мокыт” дип, эчтән генә аннан көлүем хәтердә калган.

Сәлахи шуннан соң яныма килеп йөри башлады, авылга кайтарып куйгалады. Туганнарыма да ошады ул. Сабыр, акыллы, кешелекле, тик үтә чыккан юаш. Көчле холыклы әнисе бердәнбер улын үзенә кол итеп үстергән икән. Өйләнешеп бергә яши башлагач, малаен миннән көнләшеп, төрле ахмаклыклар эшләп, каныма тоз салды. Ирем белән үзара килешеп, район үзәгендәге эшемне ташламадым. Балага узганлыгымны белгәч, декрет ялына кадәр эшләп торырга булдым. Ялларда иремнең авылына мөмкин кадәр ешрак кайтырга тырыштым.

Каенанам беренче көннән үк үз итмәде. Һәр эшемнән гаеп табып, мине иремә начар итеп күрсәтергә тырышты. Әүвә-л-ге мәлдә, берничә ай балага узмавымны гаеп итеп: “Кысыр марҗага өйләнгәнсең, нәселебезне корытачак бит бу имгәк”, – дип ыслдады. Мин балага узгач: “Улым, бу баланың синеке булуына шигем зур, хатыныңа ул корсакны рай-он нәчәлникләре ясап җи-бәр-гән, куып чыгар үзен, си-ңа унсигез яшьлек кыз яучылап бирәм!” – дип мыскыл итте. Бергә эшләгән дус хатынымның илле яшь-лек юбилеен район үзәгендәге ресторанда зурлап үткәрергә булдылар. Безне дә кунакка чакырдылар. Яңа елга каршы кичтә шунда китәсебезне белеп алган каенанам, безне җибәрмәс өчен, “спек-такль куйды”. Башта авыруга сабышты. Фельдшер кызны чакырттык. Ул аның сәламәтлеге әйбәт, борчылырга урын юк икәнлеген әйткәч, яман котырынды. Фельдшер кыз артыннан ишек ябылуга, өстәл өстендәге кайнар сулы чәйнекне өстемә алып тондырды. Бик каты пештем. Санитар вертолет чакыртып, мине РКБдагы Пешү үзәгенә алып китеп салдылар. Үлемнән чак калдым. Нарасыем төште, үзем ана булу бәхетеннән бөтенләйгә колак кактым.

Сырхауханәдән терелеп чыккач, иремнең авылына аяк басмадым. Күңел төшенкелегеннән интектем, йокым – йокы, ашым – аш, эшем эш булмады. Мәгънәсез каенанам иремне минем янга җибәрмәс өчен төрле тозаклар корды. Каргышлы күз яшьләрем төшкәндер, күрәсең, озакламый үзен инсульт бәрде. Сәлахи эшен ташлап, урын өстендәге анасын карарга мәҗбүр иде. Иремне кызгандым, аңгыра, явыз кортканы гафу иттем, җыйнаулашып район үзәгендә, барлык уңайлылыклары үзендә булган иркен фатирда яши башладык.

Каенанамны җирләгән көнне, төшемдә бик матур нәни кызчык күреп, елмаеп уяндым. Нарасый, күбәләктәй кагына-кагына, миңа нәни кулларын суза. Күзләре зәп-зәңгәр, чәчләре сап-сары, җитмәсә, ефәк сыман йомшак, дулкынланып тора, имеш. Иремә берни әйтмичә, балалар йортына киттем. Ә анда каршыма сөйкемле сабый бала йөгереп килде дә: “Ән-нә!” – дип аякларыма сарылды. Шул мәлдә, әйтерсең, тәнемнән ток йөгереп узды, күзләремә яшь бөялде. Төшемә нәкъ менә шул кызчык кергән иде. Ирем белән киңәш-табыш иткәч, Зәринәне үзебезгә алырга булдык. Үз балабыз итеп рәсмиләштердек. Кызыбыз унберенче яшь белән бара. Әйбәт укый, музыкага сәләте ачылды. Миңа өй эшләремдә булыша. Әтисе белән бакчада казыналар, чәчәкләр үстереп мәш килә ул. Менә шулай бер көйгә яшәп ятабыз. Кунакка кайтыгыз. Сәлахи, аз сүзле булса да, кешелекле, якты кү-ңелле ул. Ирең белән уртак телне тиз табарлар дип уйлыйм.

Хәмидә ГАРИПОВА.Казан.

Запись Кайнанам: «Кысыр марҗага өйләнгәнсең, нәселебезне корытачак бу имгәк», дия иде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Алия һәм Разил Вәлиевләр: «50 елның ничек үткәнен сизми дә калдык!»
Алия һәм Разил Вәлиевләр гаиләсе быел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тапшырыла торган «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды. //Татар-информ//

Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев ныклы гаиләнең нигезе ир белән хатынның рухи уртаклыгы дип саный.

Вәлиевләр гаиләсе быел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә озак еллар бергә гомер иткән матур гаиләләргә тапшырыла торган «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды. Разил Вәлиев һәм Алия Вәлиева илле ел бергә гомер иткәннәр.

Бәхетле парларны «Казан» гаилә үзәгендә тәбрикләделәр.

“Мин алдыма бер максат куеп яшәргә тырыштым. Бабай да, әти дә әйтә килделәр: “Алдыңа максат куеп яшә, максат куймасаң, бу карурман кебек катлаулы дөньяда адашып, вакытыңны юкка үткәрәчәксең”, – диделәр. Минем шагыйрь булам дигән максатым бар иде һәм шушы юлдан бардым. Гаилә мәсьәләсендә дә уңга-сулга икеләнеп йөрү теләгем юк иде. Өйләнгәнче уйла! Өйләнгән икәнсең – яшә! Уңга-сулга йөри башласаң, гаиләңдә тәртип булмый, – диде «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале яңа лауреаты Разил Вәлиев “Татар-информ” хәбәрчесе гаилә бәхетнең рецептын сорагач.

“Мин үземне уйлап өйләндем дия алмыйм. Әмма беренче көннән үк Алиянең нинди кеше икәнен аңларга тырыштым. Миңа аның әдәбиятка бик якын кеше булуы ошады. Аның белән танышкач, туганнары турында да, туган ягы турында да сорашмадым, без Бальзак турында сөйләштек, – дип үзенең мәхәббәт тарихының серләрен ачты халык шагыйре. – Алия белән торакларыбыз янәшә иде. Безнең әдәбият институты тулай торагында атна саен иң атаклы шагыйрьләр иҗат кичәләрен үткәрәләр иде. Алия дә шунда йөрергә ияләшеп китте, ул тулай торакта мин дә яшим – миңа да ияләште”.

“Әгәр дә кешенең уртаклашыр фикере юк икән – тормыш мәшәкатьләре генә берләштерә алмый, – дип дәвам итте ул. – Ниндидер бер хыялый рухи уртаклык булырга тиеш. Шунсыз гаилә булмый. Мин 20 яшемдә өйләнеп, 50 ел бер хатын белән яшәгәнмен икән, димәк, безне берләштерә торган уртаклыклар күп булган инде. Шулар булмаса, бергә яши алмаган булыр идек. Бик күп авырлыклар күрергә туры килде. Институтта укыганда ук кызыбыз туды. Безне тулай торактан куып чыгардылар. Мәскәү читендә яшәдек, эшләп укыдым һәм бу бик зур сынау булды. Шуны җиңеп чыгу киләчәк тормышта ярдәм итте. Авырлыкларны бергә җиңдек: миңа авыр булганда – Алия булышты, Алиягә авыр булганда, мин булыштым. 50 елның ничек үткәнен сизми дә калдык”.

Сүз уңаеннан, Разил Вәлиев үзенең Алиягә беренче бүләк китабы “Русча-татарча сүзлек” булуын искәртеп узды. “Чөнки аның татарчасы бик тә чамалы иде. Аңа – татарча, миңа русча өйрәнүне максат итеп куйдык. Ул хәзер миннән дә артыграк татар булып китте, ул бик милләтпәрвәр шәхес”, – диде Разил Вәлиев үзенең тормыш иптәше белән горурланып.

Запись Алия һәм Разил Вәлиевләр: «50 елның ничек үткәнен сизми дә калдык!» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

60 ел бергә яшәүче Садриевлар: «Авырлыклар кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың»
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бәйрәм уңаеннан, без 60 ел бергә гомер итүче Садриевлар гаиләсе белән очрашып, озак, тату яшәү серләрен сораштык. //Шәһри Казан//

Эх, Мөкә-Мөкәрәмә

– Элек 10 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек. Ходай безгә картаймыш көнебездә 100 квадрат метрлысын насыйп итте, – дип каршы алды безне Мөкәрәмә апа.

Күрше фатирда гаиләсе белән оныклары Рамил яши. Ике кызы да якында гына торалар. Йортлары артында үзенә күрә кечкенә генә урман бар. Мөдәрис абый белән Мөкәрәмә апа еш кына, җитәкләшеп, саф һава суларга шунда чыгалар. «Озак еллар бергә, тигезлектә, балаларның, оныкларның, оныкчыкларның рәхәтен күреп, кадер- хөрмәттә яшәү – зур бәхет», – ди алар.

Тормышлары җиңел булмый. Тигезлектә яшәүләренең серен дә Мөдәрис абый күп сынаулар узу, авырлыклар белән бәйли. «Юклык берләштерде безне, булсын дип тырыштык, эшләдек»,– ди ул.

– Бүген яшьләрнең барысы да бар. Фатир, машина, кияргә кием, ашарга ризык… Тормышлары җитеш булгач, кайгырыр урын юк, күңелләренә башка яман уйлар килә, күрәсең, гаилә кыйммәте югала, хыянәт арага керә, аерылышулар күп. Авырлыкларны бергә кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың, – дип сүзгә кушыла Мөкәрәмә апа.

«Балачагыбыз булмады безнең», – ди алар, беравыздан. Икесе дә – сугыш чоры балалары. Мөдәрис абый тумышы белән Әлкидән булса да, алты яшеннән Казанга күченгәннәр. Бүген «Идел-пресс» нәшрияты урнашкан урында 1950 елларга кадәр 387нче заводның хуҗалыгы булган. Мөдәрис абый әйтүенчә, анда хәрби заводлар, фронт өчен товар җитештергәннәр. Шәһәр уртасындагы «авылда» ат абзары, сыер, дуңгыз фермасы да булган, яшелчәләр дә үстергәннәр. Мөдәрис абый ат белән Кремльгә продуктлар ташыган. 13 яшеннән авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән малай, паспорт алуга, заводка урнашкан. 16нчы Казан моторлар төзү заводында 44 ел токарь булып эшләгән.

Мөкәрәмә апа – Арча ягы кызы, Үгез-Елга авылыннан. Аңа яшь ярым чакта әтисе дөнья куя, әнисе сугыш вакытында гел окоп казуда була. Сугышта хәбәрсез югалган Нурмөхәммәт абыйсын бүген дә эзли әле Мөкәрәмә апа.

– Бик авыр еллар кичердек. Күпләп бәрәңге утырта идек. Күрше авылдагы апам умарта тотты. Мине шул бәрәңге белән бал коткарып калгандыр инде. Сугыш елларында күргәннәремне туплап, бер китап та бастырасым килә, – ди ул.

Мөкәрәмә апа 30 елдан артык хәзерге «Тасма» предприятиесендә хезмәт иткән.

«Әтигә охшаган, матур иде»

Яшьләрне таныштыручы, кавыштыручы да – завод. Эш урыннарыннан егетне – уңыш җыярга, кызны бәрәңге алырга Питрәч районының Колай авылына җибәрәләр. Эшкә оста, җитез Мөкәрәмәгә шунда ук күзе төшә егетнең. «Зифа гәүдәле сәламәт кызны бер күрүдән үк үз иттем», – ди Мөдәрис абый. Мөкәрәмә апа да яшьлек елларын хәтерендә яңарта. «Артымнан егетләр күп чапты, берсенә дә исем китмәде. Мөдәрис бик матур, әтигә охшаган иде», – дип елмая. Бераз очрашып йөргәч язылышалар.

– Кияргә күлмәк тә юк, Мөдәриснең өстеннән хәрби хезмәттән киеп кайткан шинеле төшмәде. Мин, акча җыеп, коңгырт төстә күлмәк сатып алдым. Аны озак еллар кидем. Баксаң, ул мәктәп формасы булып чыкты. Без форма күргәнмени? Мәктәптә укыган чакта форма түгел, язарга дәфтәр, каләм дә юк иде бит, – дип искә ала Мөкәрәмә апа.

10 квадрат метрлы кечкенә генә бүлмәгә килен булып төшә. Каенана, иренең энесе белән бергә яши башлыйлар.Уллары, ике кызлары дөньяга аваз сала. Соңрак бу бүлмәне сатып, төзелеш материаллары юнәтәләр, йорт салып чыгалар. Кызганыч, улларының гына гомере кыска була. 35 яшендә ул суга бата. Төзи башлаган ике катлы йорты да төгәлләнмичә кала. Торак төзелешен кызы белән кияүләре дәвам итә.

– Агач йорт. Газ кермәгән, мичкә яга идек, суны урамнан ташыйбыз. Аннан, тузган торак дип, бу йортларны сүтә башладылар. Алмашка яңа фатир тәкъдим иттеләр. Ризалаштык. Хәзер менә иркен, бар уңайлыклары да булган фатирыбызда яшибез, – дип сөенәләр.

Яшьлекләре авырлык белән узса да, ул чорларны сагынып искә алалар үзләре. «Иң мөһиме – бергә идек», – диләр.

Татулыкның тагын бер сере – сабырлык

– Теш пастасын япмаган өчен дә үпкәләсәң, бергә яшәп булмый инде ул. Гаиләдә тугрылык та кирәк. Гомер буе яраткан кешем белән генә яшәргә хыялландым. Хыянәтне кичерә алмас идем.Сүзгә килгән чаклар, ачуланышкан вакытлар да була, гафу итә белергә кирәк. Балалар гаиләне ныгыта. Хәзер менә өч оныгыбыз, дүрт оныкчыгыбыз – юаныч, – ди Мөкәрәмә апа.

Садриевлар гаиләсенең үз традицияләре бар. Бер көн калдырмый ураза тотып, зурлап, Гает бәйрәмен каршылаганнар. Туган көннәргә барлык туган-тумача бергә җыела. Мөкәрәмә апаның туган ягы Арча районына кайтып йөриләр. Табигать кочагында булырга яраталар. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип яшиләр. Әле Мөдәрис абый 77 яшендә дә кызына йорт салырга ярдәм иткән, төзелеш материалларын әзерләп торган. Мөкәрәмә апа намазын калдырмый. Ике тапкыр хаҗда булган, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Суверенитет алган вакытта да, Ирек мәйданында митингларда катнашып, милләт өчен янып- көеп йөргән активистларның берсе булган ул.

Бүген Мөдәрис абыйга – 85, Мөкәрәмә апага – 83 яшь. Күзләрендә яшьлектәге мәхәббәт чаткылары әле дә дөрли. Хәзер инде ул 60 ел сыналган, ныгыган, хөрмәт катыш сөюгә әйләнгән.

– 70 ел яшәгәннән соң уздырыла торган таҗлы туебызга тагын 9 ел да 9 ай гына калып бара. Килерсез әле, алла боерса, – дип көлеп-шаяртып озатып калды безне Садриевлар.

Насыйп булсын, еллар узган саен, сезгә карап сокланырга язсын!

Эльвира МОЗАФФАР

Запись 60 ел бергә яшәүче Садриевлар: «Авырлыклар кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..