Архивы гарасат - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстандагы гарасатның коточкыч нәтиҗәләре [фото]
Мөслим районының Ташлыяр авылына “чакырылмаган кунак” – гарасат кереп чыккан. Гарасат балалар бакчасы, клуб, ФАП, башлангыч мәктәп урнашкан бинаның түбәсен каерып аткан.

Ярты түбә күрше ихатаның бәрәңге бакчасына барып төшкән.

– Гарасат көндез сәгать ике белән өч арасында булды. Аллага шөкер, кеше-кара зыян күрмәде. Дөрес, түбәсе булмау һәм газ торбасы өзелү сәбәпле, бинада урнашкан оешмалар эшләми, – дип сөйләде безгә әлеге авылда яшәүче Лилия Гарипова.

– Инде газ торбасын ялгап куйдылар. Хәзерге вакытта түбә калдыкларын сүтү белән мәшгульләр. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары нигезендә бинаны төзекләндерү өчен җирле бюджеттан, резерв фондыннан акча бүлеп бирелде. Дүшәмбедән түбә ябу эшенә тотынырлар, атна-ун көн эчендә бу эшләр тәмамланыр дип уйлыйм. 1 апрельгә кадәр мәктәп укучылары каникулда, балалар бакчалары карантинда иде. Шуңа күрә балалар бакчага, мәктәпкә бара алмый дип кайгырасы юк. Байтак оешмалар кебек, клуб та эшләми, – дип сөйләде безгә Мөслим районы башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Рөстәм Ильясов.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Татарстандагы гарасатның коточкыч нәтиҗәләре [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Түбә генә түгел, фронтоннар да юк, өй үзе дә ярылган»
Синоптиклар юраган хәвефле җәй үзенең холкын һаман күрсәтеп тора. Нурлат һәм Чирмешән районнарындагы гарасаттан соң, нәкъ бер ай үтүгә, көчле җил Питрәч районына да килеп җитте. Кичә Шәле  буйлап бер полоса давыл үтеп киткән. Нәтиҗәдә, бүген авыллар хәрәбә хәлендә: кемнең өй түбәсе юк, кемнең гаражын урыныннан кузгалткан, хәтта нигезеннән күчереп куелган корылмалар да бар. //Интертат//

–Кичә авылда Сабан туе иде, – ди Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов. –Бәйрәм урман эчендә безнең. Кичке сәгать 4 белән 5 арасында әзрәк җилләп алды, яңгыр яуды. Әмма бу артык комачауламады, халык рәхәтләнеп бәйрәм итте, күңел ачты. Шуннан соң, Сабан туен тәмамлап, авылга кайтсак, ис-акыл китте. Авыл урамнары түбә калдыклары, калай, шифер белән тулган. Кайберәүләр түбә калайларының кайда икәнен дә белми хәтта. Түбә генә түгел, фронтоннар да юк, өй үзе дә ярылган. Кунак өен нигезеннән куптарып алып, кырыйга күчереп куйган.

Шәле – зур авыл. Шуңа күрә микән, җилнең бөтен авылны колачларга көче җитмәгән.

–Без үзебез Сабантуйда идек, әниләр өйдә, – ди зыян күрүче Гөлфинә Камалиева. – Урман эчендә җилле яңгыр гына явып узгач, авылда мондый хәлләр бардыр дип уйламадык та без. Кайтсак, хәйран калдык. Безнең йортның түбәсе дә, фронтон да юк. Гаражның стеналары какшаган, өйнең арткы почмагында мунча иде, анысының да кирпечләре урыныннан кузгалган. “Бер минут та булмады”, – диләр, әмма шуның кадәр зыян салып өлгергән. Менә бүген өмә авылда, түбәләрне  сүтеп, яңадан коралар. Бәхеткә, йорт-җиребез иминиятләштерелгән иде.

Дилүс Мөхәммәтшин дә өен, каралты-курасын иминиятләштерелгән булган.

–Йорт түбәсен шифердан япкан идек. Бер якка бик зур зыян килгән. Шифер ватылып, чәрдәкләнеп беткән, бөтен килеш тә алып очырган, өчесе бөтенләй дә юк. Үзем давыл килгәндә өйдә идем, бер-ике минут тирәсе булгандыр ул. Шул вакыт эчендә алып та киткән, әнә. Урамга чыгарга куркыныч иде: электр чыбыкларын да җиргә алып салган. Мондый давыллар без кечкенә чакта еш була иде, табигать алышына ахры, тагын кабатлана башлады, – диде ул.

Шәле авылында барысы 9 йорт зыян күргән. Гарасат Тугаш авылы ягыннан килгән диләр. Табигый бәла-казаның бу авылга китергән зыяны турында соңрак язарбыз.

Чулпан ШАКИРОВА

Запись «Түбә генә түгел, фронтоннар да юк, өй үзе дә ярылган» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..