Архивы Гафур Каюмов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гафур Каюмов турында: “Аны аңларга теләүче табылмады…”
Узган атна татар сәнгате өчен күңелсез тәмамланды, ул минем өчен дә чиксез зур югалту булды. Татар театр сәнгате, әдәбияты талантлы драматург, режиссер, артист Гафур Каюмовсыз калды. Әле кайчан гына аңа 59 яшь тулган иде. Кызганыч, фаҗигале үлем Гафурны арабыздан алып китте.

Кайчандыр мин эшләп киткән «Җидегән чишмә» Арча халык театрына режиссер булып килде ул һәм 1987нче елда без куйган Әнгам Атнабаевның «Балакайларым» пьесасын кабат сәхнәгә кайтарды. Шул спектакльне чираттагы тапкыр тамашачыга тәкъдим иткәндә сәхнә артында фаҗигале төстә һәлак та булды. «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышында катнашучылар өчен күрсәтеләсе спектакльгә репетиция вакытында, декорация куйганда ул баскычтан егылып төшеп тимер казыкка кадалып, бик нык имгәнә һәм больницада мәңгелеккә күзләрен йома.

Гафур белән мин ул телевидениедә эшләгән вакытта таныштым. Ул аңарчы Тинчурин, Камал театрлары сәхнәсендә бик күп образлар иҗат итеп тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән иде инде. Телевидение аныкы булмаганын тойдымы, ул кабат театрга китте. Бик күп планнар корып китте. Татар камера театры оештыру хыялы белән янып йөрде ул.

Телевидениедән китүенең дә сәбәбе шул булды бугай. Тик аны аңларга теләүче генә табылмады. Ләкин ул, бернигә карамый, иҗат дөньясына чумып яшәде. Алай гына да түгел, мин беренче хикәяләремне кыюсыз гына аңа күрсәттем. Һәм ул мине иҗатка дәртләндерде. Шул Гафур куйган канатлар ярдәмендә дистәләгән хикәя повестьлар иҗат иттем. Ул минем беренче тәнкыйтьчем булды. «Тәүбә» дигән повестемны сорап алып, Әлмәт дәүләт театрында сәхнәләштерде дә. Әлеге театрның баш режиссеры буларак, ул бу театр эшчәнлегенә яңа сулыш өрде, тирән мәгънәле әсәрләр иҗат итте.

Гафурның идеяләрен күтәреп алучы, аның иҗат киңлеген аңлаучы, яклаучы күп булды, дип әйтә алмыйм. Чөнки ул дөреслекне күрмәмешкә салыша белми иде. Ялагайланмады, тәлинкә тота белмәде. Аның иҗади тәхәллүсе дә Мосафир иде бит. Шул мосафир булып яшәде дә ул. Арча районындагы авылына кайтып өй салды.

Минем авылым аннан 20 чакрымлап кына булса да, ул даими чакырып торса да, өлгереп булмады. Үзе дә миңа килеп чыгам, дип вәгъдә биреп килде. Белгән булсам, җәяүләп барасы идем…

…Бардым, Гафурның Яңа Сәрдә авылына да барып чыгарга туры килде, тик бу сәфәр якын дустымны соңгы юлга озату өчен булып чыкты. Баксаң, аның туган авылында салган йорты да, бакчасы да, ишек аллары да театр студиясен хәтерләтә. Әйтерсең, анда кино төшерү өчен әсәр генә сайлыйсы калган. Әнә шулай чын рәссам, иҗатчы иде шул ул. Тынгы белмәде, иҗат белән янды, көйде. Аның яшәү рәвеше дә күпләр аңлап бетермәслек иде. Баштарак безне аптыратып ул ит ризыкларыннан баш тартты. Мин бу вакытлыча гынадыр дигән идем дә, ул тулысынча вегетариан булып яши бирде…

Авыр вакытлары күп булды Гафурның. Туры сүзле булганнардан кемгә җиңел?! Әмма ул сер бирмәде, күңел төшенкелеген башкалаларга сиздермәде. Мин аңлый идем, кеше юкка гына табигатькә, туган авылына сыенмый. Гафур Каюмов чын мосафир булып яшәде, Мосафир булып калды. Кызганыч, андыйларның кадерен бу дөньядан киткәч кенә аңлыйбыз. Гафур кемнәрдер аркасында авырлыклар кичерде, ләкин үпкә саклап, үчләнеп йөрмәде. Үпкәләп тә китмәгәндер. Тик ул тулы мәгънәдә яшәп кенә бетерә алмады. Ул башкаларга охшамаган иде, ул бу Җир кешесе түгел иде кебек. Әнә шул илаһи дөньясына капыл гына бөтенләйгә китеп тә барды.

Кеше китә, җыры кала, диләр. Бу Гафур Каюмовка тулысынча туры килә.

Авыр туфрагың җиңел булсын, Гафур дустым! Җәннәт ишекләре синең алдыңда киң итеп ачылса иде. Син безгә, татар сәнгатенә җитмәячәксең!

Гафур Каюмовның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ, Безнең гәҗит

Запись Гафур Каюмов турында: “Аны аңларга теләүче табылмады…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Галиябану”ның Хәлиле, “Зөләйха”ның ире, артист, режиссер Гафур Каюмовны соңгы юлга озаттылар
27 июль татар җәмәгатьчелеге драматург, режиссер Гафур Каюмов белән хушлашты. Ул Арчаның “Җидегән чишмә” халык театрында репетиция вакытында баскычтан егылып торба кисәгенә килеп төшә һәм район хастаханәсендә җан бирә.

Гафур Каюмовны туган авылы – Арча районы Яңа Сәрдә авылында җирлиләр. Аны белгән кешеләр Азатлыкка Гафур Каюмов турында истәлекләрен сөйләде.

Данил Салихов

Данил Салихов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе: Без Гафур Гаюмов белән сабакташлар идек. Ул Казан театр училищесына армиядә хезмәт итеп кайткач килде һәм аны икенче курска кабул иттеләр. Без – Фәрит Бикчәнтәев, Роберт Мортазин, Венера Шакирова, Камил Камал – бергә укыдык. Гафур укып бетергәннән соң Актанышка китте. Бер ара Түбән Камада, аннан Тинчурин, Камал, Әлмәт театрларында эшләде. Аңа кадәр телевидение, мәдәният министрлыгы… Соңгы эш урыны Арча халык театры булды менә… Гафур – бик тырыш егет иде. Гаиләләре белән шундый алар. Бер эштән дә, минеке түгел бу дип, тайчынмады. Драматургиясенә килгәндә, аз язды, әмма берәгәйле итеп язды. Әсәрләре тирән, мәгънәле булды.

Гөлнара Кәшипова

Гөлнара Кәшипова, Татарстанның атказанган артисты: Гафур Каюмов Әлмәт драма театрында үзе язган “Сагынырсың син дә бер” дигән драмасын куйды. Бу 1998-1999нчы еллар, әле мин үзем дә театрда яшь актерларның берсе. Гафур абый, сиңа ышанып тапшырам дип, баш рольгә билгеләде. Гөлсинә – катлаулы, авыр роль, ләкин без бергәләп бу образга җан өрә алдык дип уйлыйм. Спекталь уңыш белән барды, тамашачылар соравы белән аның видеокассеталарын әзерләделәр, ул да сатылып бетте. Әлеге спектакльне чакыру белән килеп әзерләсә, берничә елдан соң ул Әлмәт театрына баш режиссер итеп билгеләнде. Әлмәт театрында аның “Мирас” спектакле дә зур уңыш белән барды.

Гафур Каюмов – иркен кеше. Бәлкем шуңа да туктаусыз эзләнгән, бер җирдән икенче җиргә күченеп йөргәндер ул. Гаҗәеп дәрәҗәдә киң күңелле, спектакльгә кирәк дисәләр, аягындагы башмагын салып бирә ала иде. Аның бөтен хыялы – кече театр оештыру булды. Татарның үзенең кече театры булырга тиеш дия иде. Һәм Әлмәттә эшләгән дәвердә шушы хыялына беркадәр якынлашты. Кече театр ихласлык таләп итә, анда ялган кабул ителми, юри елап, юри уйнап булмый. Анда сәхнәдә яшәргә кирәк. Хыялына бик якын килсә дә, югарыдан ярдәм булмаганга, тормышка ашыра алмады булса кирәк. Ләкин ул, эшем белән мондый театрның кирәклеген раслап күрсәтәм дип әйтә иде.

"Зөләйха" фильмыннан өзек

Аерым дөнья кешесе иде бит ул. Зәмһәрир суыкта тукталышта нәп-нәзек плащта, яланбаш, җәйге ботинкадан чыгып басканы күз алдында. Туңмыйм ди, миңа исә ул вакытта өши, ләкин үзен шушындый салкыннарга, дөнья гаделсезлекләренә әзерли кебек тоелды.

Нияз Игъламов

Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе: Кызганыч, ул бер җирдә дә төпләнеп эшли алмады, аның каравы бөтен җирдә эшләп карады. Бөтен театрларда, министрлыкта, телевидениедә, язучылар берлегендә. Без бергә “Идел-йорт” халык театрлары фестивалендә эшләдек. Пьесалары бөтен театрларда барды. Якты кеше иде… Бәлкем аңа уңыш дигәнең җитеп бетмәгәндер. Аңа бер генә әйбер дә җиңел бирелмәде чөнки. Туктаусыз хәрәкәттә булды, бәлкем шушы сыйфат та комачаулагандыр. Бу хәбәрне бик авыр кичерәм. Ул бит әтиемнең шәкерте. Бик көчле курс иде ул. Без якыннан аралаша идек, дустымны югалттым… 59 яшендә китеп барды.

Гафур Каюмов (сулдан икенче) сәхнәдә

Резедә Гарифуллина, “Җидегән чишмә” Арча халык театры артисты: Ул шулкадәр якты кеше, без аны бик сөенеп каршы алдык. Аталарча кайгыртучан, җылы мөгамәләдә, бөтен нәрсәне сабыр итеп аңлатып бирә иде, беркайчан да тавыш күтәрмәде. Кызганыч, нибары бер спектакль чыгара алдык, гәрчә планнар зурдан иде. Кичә исә Арчада барган күчмә утырыш кунакларына Әнгам Атнабаевның “Балакайларым”, “Бабайлар чуагы” спектакльләреннән өзекләрне әзерләдек. Репетиция вакыты иде, барыбыз да сәхнәдә мәш килеп әзерләнәбез. Кем бишек аса, кем өстәлне әзерли. Гафур абый әле генә безнең белән иде, кай арада юкка чыккан. Пәрдә артына баскыч куеп, шуннан менгәндә егылган ул. Әллә йөрәге тоткан, әллә аягы тайган – монысын инде хәзер бер Ходай белә…

Тавышын ишетеп килгәндә, Гафур абый идәндә иде инде. Ашыгыч ярдәм Арча хастаханәсенә алып китте, ләкин йөрәге операцияне күтәрмәгән диләр. Без бөтен коллектив җыелдык һәм, беләсезме, соңгы көннәрендә ашкынып, безгә рәхмәтле булып эшләп йөргәнен искә алабыз да, ярый әле шушындый шәхескә, чын мәгънәсендә иҗат кешесенә бәхетле мизгелләр бүләк итә алганбыз дип, шөкер итәбез.

Гафур әфәнде “Зөләйха” фильмында да төшә, Зөләйха ире ролендә

Азатлык радиосы язмасы (чит ил агентлыгы)

Запись “Галиябану”ның Хәлиле, “Зөләйха”ның ире, артист, режиссер Гафур Каюмовны соңгы юлга озаттылар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Режиссер Гафур Каюмов фаҗигале төстә вафат була
26 июль кич танылган татар драматургы, театр режиссеры Гафур Каюмов Арча мәдәният йортында сәхнә чормасына менгәндә егылып төшеп һәлак була. Аны хастахәнәгә илтеп өлгермәгәннәр, дип хәбәр итә Татар-тудейга үз чыганаклары.

Гафур Каюмов Арча халык театрында режиссер булып эшли иде. Укучылары, хезмәттәшләре һәм дуслары аның туганнарының авыр кайгысын уртаклаша. Фаҗига сәбәпләре һәм тулырак мәгълүмат ачыклана.

Википедиядән: Гафур Шәкүр улы Каюмов — танылган татар драматургы, театр режиссеры.

Гафур Каюмов 1959 елның 2 мартында Татарстанның Арча районы Яңа Сәрдә авылында туган. 1979 елда Казан театр училищесында актерлык осталыгы бүлегендә укырга керә. Укуын тәмамлауга, аны Республика күчмә театрына эшкә чакыралар. 1990 елдан 1997 елга кадәр ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.

Гафур Каюмовны режиссерлык эше мавыктыра һәм ул 1994-1999 елларда Мәскәү институтының мәдәният, сәнгать хезмәткәрләрен режиссерлыкка әзерләү бүлегендә укый, Болгария республикасының Милли академиясендә театр факультетында белемен күтәрә.

Театр һәм кино сәнгатендә шактый тәҗрибә һәм белем туплаган Гафур Каюмов 1980 еллардан башлап драма әсәрләре иҗат итә башлый. Аның пьесалары төрле театрларда куела, кызыклы спектакльләргә әверелә. ”Упкын өстендә уен” 2 пәрдәле трагифарс жанрында язылган әсәре, “Кабан күле серләре” пьесасы Г.Камал исемендәге, Тинчурин исемендәге, Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама театрларында, Башкортстанның «Нур», Уфа башкорт яшьләре театрларында, Туймазы, Сибай, Салават шәһәрләре театрларында һәм Ырынбур дәүләт татар драма театрында, Марий Эл драма театры сәхнәләрендә куела. Бу инде үзе үк Гафур Каюмовның драматургиягә килүе очраклы булмавы турында сөйли.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның “Мирас” (1990), “Һинд кызы” музыкаль комедиясе (1992), “Сарык арыслан” притча-әкияте (1997) куела.

Гафур Каюмов драматургиянең төрле жанрларына мөрәҗәгать итә, сәхнә законнарын белеп, шартлы алымнарны уңышлы файдаланып яза. Бүгенге көнгә кадәр язылган “Язмышлар ярында”, “Юбилей”, “Сагынырсың әле син дә бер…”,”Ак баба иле”, “Ахырзаман авазы”, “Эх, Алла боерса”, “Ач күзеңне-монда мин…”, “Таныштыру-кавыштыру бюросы”, “Соң инде”, “Аномалик табигать күренеше”, “Ыру”, “Әрнү” пьесалары драматургның үсеш юлында әһәмиятле бер этапны хасил итәләр.

1997-2000 елларда ул Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшләп ала. 2004 елдан башлап Гафур Каюмов – Әлмәт дәүләт театрында баш режисссер.

Запись Режиссер Гафур Каюмов фаҗигале төстә вафат була впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..