Архивы ГТРК Татарстан - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Татарстан” каналында “Туган як” (бизәкләре) тапшыруын алып баручы вафат [фото]
1 июнь Казанда тележурналист, телевидениедә озак еллар “Туган як” (бизәкләре), “Авыл” тапшыруын алып барган  Галәветдин Зыятдинов (Олег Зыятдинов, Галәү Зыятдинов исемнәре белән дә чыгыш ясады) белән хушлашалар. Аңа 77 яшь иде.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бу хакта журналистның дусты, кияве, хезмәттәше, “Яңа Гасыр” телекомпаниясе хезмәткәре Самат Бәдретдинов хәбәр итә. (Казан, 31 май, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов).

Галәветдин Зыятдинов хатыны Нина белән

Самат Бәдретдинов әйтүенчә, Галәветдин Зыятдинов яман шеш авыруы белән 3 еллап авырган, ярты еллап авыр хәлдә булган. “Ул бик кешелекле кеше, һәрвакыт булышырга тырыша иде”, – дип искә алды аның турында хезмәттәше.

Телевидение журналисты, хәзер “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә “Авыл офыклары” тапшыруын алып баручы Раиф Гыймадиев Олег Зыятдиновның бик гади кеше булуын искәртеп узды. “Ул гади, авыл кешеләре турында программалар әзерли иде. Үзе дә бик гади, ачык кеше булганга, аны тамашачылар да бик яраталар иде”, – диде ул. Раиф әйтүенчә, бүген авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче урта һәм өлкән буын белгечләр барысы да Олег Зыятдинов тапшыруларын карап үскән, тәрбияләнгән кешеләр. “Алар арасында Олег Зыятдиновны белмәүче кешеләр юк”, – диде Раиф Гыймадиев.

Запись “Татарстан” каналында “Туган як” (бизәкләре) тапшыруын алып баручы вафат [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..